16+

Кеше ракета гаскәрләренә барырга теләмәсә, ни эшләргә?

Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, 2021 елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр көзге чакырылыш кампаниясе үткәрелә. Чакырылыштагы хәрби хезмәт срогы-1 ел.

Кеше ракета гаскәрләренә барырга теләмәсә, ни эшләргә?

Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, 2021 елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр көзге чакырылыш кампаниясе үткәрелә. Чакырылыштагы хәрби хезмәт срогы-1 ел.

 Без авылны чыккан чакта...

 Армиягә китәсе егетләр:”Без авылны чыккан чакта,..”-дип, урамнардан җырлап уза, гадәттә. Бу көздә ничә кеше моңланып, җыр көйләр икән?
— Татарстаннан хәрби частьләргә 3 меңнән артык ир һәм егетне җибәрү планлаштырыла, 18 яшьтән 27 яшькә кадәргеләр чакырыла. Республика җыелу пунктыннан хәрби частьләргә озату 15 октябрьдән соң башлана,- дип хәбәр итте Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә хәрби комиссариатларда медицина каравы узганда, шулай ук “Патриот” республика җыелу пунктында коронавируска каршы чаралар күрелгән. Тән температурасы 37 градустан югары булган кешеләр вакытлыча читләштереләләр, андыйларны хәрби частьләргә җибәрү дә кичектерелә.

Татарстаннан чакырылачак 3 меңнән артык кешенең 37 проценты -Коры җир гаскәрләренә, 14 проценты- Милли гвардиягә, 11 проценты-Хәрби-диңгез флотына,10 проценты-Һава-космик көчләргә һәм 10 проценты Һава-десант гаскәрләренә һәм башка хәрби частьләргә озатыла.

 Ракетчик буласыңмы?
 
 Татарстанлыларның көзге чакырылыштагылардан 11 процентын Ракета гаскәрләренә җибәрү күздә тотыла.
— Әгәр кеше ракета гаскәрләре урынына башка гаскәрләр төренә барырга теләген әйтсә, аның теләге үтәләме?- дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
— Гаскәр төрләренә җибәрелгәндә, беренче чиратта, кешенең сәламәтлегенә нигезләнелә. Әгәр кеше “бу төр гаскәрләрдә хезмәт итәргә телим” дип әйтә икән, аның теләге исәпкә алына. ДОСААФ челтәрендә кемнәрдер алдан ук шофер булырга укыган икән, алар инде хәрби частьләргә дә “шофер” итеп җибәрелә,- дип җавап кайтарды генерал-майор Сергей Погодин.

 Ашау-байдан, кием-Ходайдан

 “Патриот” республика җыелу үзәгендә 3 мәртәбә кайнар аш тәэмин ителә, буфет та эшли. Ризыклары тәмле. Егетләргә тиз бозыла торган ризыклар тутырып җибәрергә кирәкми.
— Хәрби частьләргә егетләр Җыелу пунктында ук гаскәр төрләренә караган хәрби формага киендереп җибәрелә. Аларга шәхси гигиена тупланмасы (несессер) бүләк ителә,- диде Сергей Погодин.

 ... әле акча да бирәләр

 Армиягә чакырылыштагы хәрби хезмәткә алынучыларга “Позвони маме” федераль проектында катнашу мөмкинлеге тудырыла. Хәрби хезмәт чорында туганнарына шалтырату өчен сим-картага республика бюджетыннан 200 сум “мая” ягъни беренчел акча күчерелә.
— Җыелу пунктында ук армиягә китәчәк һәр кешегә банк картасы бирелә. Хәрби хезмәт чорында әлеге картага ай саен солдатларга-2 мең сум, ятимнәргә 3 мең сум акча күчереп барыла. 2021 елның 1 октябреннән әлеге акча түләве 4 процентка арттырылды,- диде Сергей Погодин.

Альтернатив хезмәткә 40 кеше билгеләнә. Армия урынына гражданлык-альтернатив хезмәтне сайлаганнар 1 ел түгел, ә 21 ай хезмәт итә.

 Татарстанлылар белән хәл тыныч

 Татарстан 51 хәрби часть белән шефлык хезмәттәшлегендә тора. Көзге чакырылышта да 1 меңнән артык ир һәм егет әлеге частьләргә җибәреләчәк.
— Хәрби частьләрдә татарстанлылар катнашында күңелсез хәлләр юк. Шөкер, хезмәтләре тыныч уза. Чакырылыштагыларның һәм хәрбиләрнең хокуклары сакланышын күзәтеп торабыз. Берәр төрле мәсьәлә туганда шунда ук хәбәр бирергә кирәк,- диде Казан гарнизоны хәрби прокуроры Сергей Баженов.

 Куен дәфтәренә
 Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының “кайнар элемтә” телефоны: 8 (843) 221-60-06;
 Казан гарнизоны хәрби прокуратурасының консультация пункты телефоны: 8 (843) 264-23-51.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading