16+

Хакасларның киенү-бизәнү рәвешенә карап, гаилә хәлен белеп була

Хакасиядә яшәүче Мария Окунева хакасларның яшәү рәвешләре белән таныштырган идек. Бу юлы Мария аларның милли киемнәре һәм бәйрәмнәре белән таныштыра.

Хакасларның киенү-бизәнү рәвешенә карап, гаилә хәлен белеп була

Хакасиядә яшәүче Мария Окунева хакасларның яшәү рәвешләре белән таныштырган идек. Бу юлы Мария аларның милли киемнәре һәм бәйрәмнәре белән таныштыра.

– Ир-атларның күлмәге иркен итеп тегелгән, аңа 5 метр тукыма киткән. Хатын-кызларныкын тегү өчен 7 метр тукыма алынган. Арткы итәге алгысыннан озынрак итеп эшләнгән. Күлмәкләрне теккәндә кызыл, зәңгәр, яшел, коңгырт, кара һәм чия төсендәге тукымаларга өстенлек бирелгән. Хатын-кызларның күлмәкләре беркайчан да билләре буылмаган. Тол калган хатыннар гына искәрмә була ала.

Кияүдәге хатыннар бәйрәмнәрдә халат һәм тун өстеннән җиңсез өс киеме – сигедек кигән. Яшь кызлар һәм тол хатыннарга аны кияргә ярамаган.
Кышын сарык тиресеннән тегелгән тун кигәннәр. Тун һәм халатның җиң астыннан элмәк ясап, аңа ефәк яулык бәйләп куйганнар. Бай тормышлы хатыннар яулык урынына ефәк яки парчадан тегелгән бисерлы озын сумка теккәннәр.

Бизәнгечләрдән ярымай формасындагы күкрәкчәләр – пого игътибарга лаек. Ул плис яки бәрхет белән тышланып, перламутр төймәләр, коралл, йә булмаса бисердән йөрәк, түгәрәк һәм башка формалар ясап бизәлгән. Аскы ягыннан вак көмеш тәңкәләр эленгән чуклар төшә. Погоны хатын-кызлар кияүгә чыгарга җыенган кызларына әзерләгән һәм аны кияүдәге хатыннар гына кия алган. Поло аларны гына түгел, бөтен нәселләрен саклагыч саклый дип ышанганнар.
Калын көмеш тәңкәне диск рәвешенә китереп җәеп, шуннан йөзек ясаганнар һәм так сандагы коралл белән бизәгәннәр. Ә коралл гаиләгә бала бүләк итә торган Умай алиһәсе символы булган.

Яшь кызлар берничә толымнан йөргән. Ирле хатыннар ике генә толым үргән. Шуңа карап, аның кияүдәме-юкмы икәнлеген чамалап булган. Ирсез бала табучыларга бер генә толымнан йөрергә рөхсәт ителгән.

Ирле хатыннар кырпулы яулык бәйләгән. Тол ахтыннар бөкләми генә бәйләгән.
Хакасларның ышануынча, хатын-кызның колагы буш булырга тиеш түгел. Шуңа да алка такканнар. Кияүдә булганнар кораллдан ясалган алка кулланган. Аларны Урта Азиядән алып килгән татарлардан сатып алганнар. Бер коралл бер ат бәясе торган, дип сөйлиләр.

Бәйрәмнәр
20-22 март аралыгында хакаслар көн белән төн тигезләшүен бәйрәм итә. Бу көнне теләкләр әйтеп, изге каенга төрле төстәге тасмалар эләләр. Һәр төснең үз мәгънәсе бар. Ә явыз рухлар сыенган урын дип исәпләнгән кара тасмага үзләренең бәхетсезлекләрен төенләп бәйлиләр дә яндыралар. Бу көнне кояшка табыну йоласы да үткәрелә.

Тун пайрам (беренче бәйрәм) терлекчелекне хөрмәтләү белән бәйле булган. Бәйрәмгә беренче сөт ризыклары әзерләнгән, яңа күлмәкләр тегелгән. Әйрәннән арака ясаганнар. Билгеле бер көнне берничә авыл халкы иртән җыелып, тауга яки далага барган һәм шунда зур учак кабызганнар. Йола башкару өчен каен, ат бәйләр өчен багана урнаштырганнар. Хөрмәтле аксакал җыелган халык белән аларны тугыз тапкыр әйләнеп чыккан. Учакка, атка һәм каенга әйрәнне бөркеп, җир-күкләргә рәхмәт белдергән. Беренче әйрән белән араканы җиргә түгәргә ярамаган. Йола буенча, беренче сөтле ризык бәйрәм вакытында ашап бетерелергә тиеш. Аны икенче көнгә калдырырга ярамаган.

Милли ярышлар
Йолаларны үтәгәннән соң, ат ярышы, көрәш (курес) оештырылган, уктан атканнар. Хакаслар арасында билбау көрәше популяр булган. Көндәшен аркасына егып салган кеше җиңүче санала.

Уктан төз ату да зур дәрәҗә саналган. Терлекчеләрнең күбесе аучы да булган. Хакаслар таш күтәреп тә ярышкан. Ул хапчан тас дип атала. 80 кг лы ташны билгә кадәр күтәреп чүгәләргә, аннары торып басып, җилкә аша ыргытырга кирәк булган.

Сикерү ярышларының да үз кагыйдәсе бар. Ыстанга – йөгереп килеп, бер аяктан икенче аякка унбер тапкыр сикерү. Кылыы – шулай ук йөгереп барып, бер аякта гына унбер тапкыр сикерү. Куобах – унбер мәртәбә ике аякта сикерү. 1981 елда Сергей Шкуратов дигән кеше рекорд куйды – 117 метр да 92 см озынлыкта сикерә алды.

Авылдагы һәр кеше атта йөргән. Байлар чабышкы атлар да тоткан.
Бәйрәмнәр музыка коралларыннан башка узмаган. Фольклорның бер жанры булган тахпах бәйгеләре оештырылган. Кемнең тахпахы озын һәм тапкыр – шул җиңүче.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading