16+

Хәзер эшкә бармыйча акча эшләргә, уку йортына йөрмичә, укырга була

Хәзер бар нәрсә дә электрон форматка кайтып бара. Пандемия бу тенденцияне тагын да көчәйтте. Хәтта онлайн гына туйлар да үткәрә башлаганнар иде.  Инде менә сайлауларны дистанцион уздыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Хәзер эшкә бармыйча акча эшләргә, уку йортына йөрмичә, укырга була

Хәзер бар нәрсә дә электрон форматка кайтып бара. Пандемия бу тенденцияне тагын да көчәйтте. Хәтта онлайн гына туйлар да үткәрә башлаганнар иде.  Инде менә сайлауларны дистанцион уздыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары республика Сайлау кодексына үзгәрешләр кертүне хуплады. Аның нигезендә, электрон бюллетеньнәр файдаланып, сайлау һәм референдумнар үткәрү каралган.

– Мондый тәҗрибәләр эксперимент буларак Курган, Мурманск, Түбән Новгород, Ростов, Ярославль өлкәләрендә, Севастопольдә кулланылды. Быел, 11 сентябрьдә мондый формада сайлауны Калининград, Новгород, Томск, Ярославль, Калуга, Курск, Псков өлкәләрендә үткәрергә планлаштыралар. Дистанцион электрон сайлау гадәти сайлауларга алмаш буларак түгел, ә аның белән бер дәрәҗәдә булуын да искәртәсем килә, – дип аңлатты депутат Альберт Хәбибуллин.
Парламент вәкиле сүзләренчә, мондый ысул белән сайлаулар уздыру һич кенә дә тавыш бирүнең нәтиҗәләренә зыян китермәячәк.

– Тавыш биргәннән соң гражданин тавыш бирергә тиешлеләр исемлегеннән алыначак. Сайлауларның ачык булуын тәэмин итү өчен күзәтүчеләр эшли алачак. 2023 елның гыйнварыннан алып муниципаль берәмлекләрдә Сайлау комиссияләре эшчәнлеге туктатыла һәм җирле үзидарә органнарын сайлау, җирле референдумнар үткәрү территориаль комиссияләр җилкәсенә төшә, – ди Альберт Хәбибуллин.

Үзгәрешләр тавыш бирү формасына гына түгел, сайлау комиссиясе вәкилләренә дә кагылачак. Тавыш бирү мөмкинлеге булган комиссия әгъзаларын Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан гына билгели ала.

Яңа канун нигезендә, экстремистлык юнәлешендә, балигъ булмаганнарга карата сексуаль характерда җинаять кылучылар сайлана алмый.
Моннан тыш, сайлаучылар саны 500 меңнән арткан шәһәрләрдә, сайлаучылары 3 меңнән артык булган сайлау участоклары оештыру рөхсәт ителәчәк. Моны алар Үзәк сайлау комиссиясе белән килештерергә тиеш була.

Депутат Хафиз Миргалимов: “Инде 30 ел сайлауга кагылышлы кануннар белән маташабыз. Бер генә сайлау кампаниясе дә үзгәрешләрсез узмый. Халык даимилеккә күнегә алмый”, – дип ризасызлыгын белдерде.

Аның фикеренчә, бөтен юнәлешләрдә цифрлаштыру кертелә. 
– Хәзер хәтта эшкә бармыйча акча эшләргә, уку йортына йөрмичә, укырга була. Плюслары белән бергә, минуслары да бар. Дәүләт системаларына әледән-әле кибер һөҗүмнәр булып тора. Бөтен ирешкән әйбер тузанга әйләнүе бар. Без гражданнарны нәрсәгә өйрәтәбез? Ялкаулыкка! Читтән торып эшләргә, читтән торып тавыш бирергә...” – дигән фикерен җиткерде Хафиз Миргалимов.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев та бу канун проектының бары тавыш бирүнең тагын бер ысулы гына икәнен искәртте һәм сентябрьдә узачак сайлауда Татарстан бу формада тавыш бирмәячәген белдерде.
– Әле булмаган сайлауларда тавыш бирүчегә ышаныч белдермичә без вакытны чаптырабыз төсле. Безнең кешеләр мондый бәягә лаек түгел. Шикләр булды, миндә дә. Тик тормыш бер урында тормый, – диде парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Утырышта катнашкан 78 депутатның 70е канун проектын яклап тавыш бирде, 6сы каршы икәнен белдерде, 2се тавыш бирүдән баш тартты.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading