Шәһри Казан

Коммуналь оешмаларга ышан, ләкин тикшерергә онытма

Узган ел «Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге» оештырылды. Ул Казан шәһәре, Лабочевский урамы, 10в йортында урнашкан. - Без халыкның торак-коммуналь оешмаларга кагылышлы гаризаларын кабул итәбез, бушлай юридик киңәшләр бирәбез, торак милекчеләр ширкәтләре һәм торак-төзелеш кооперативлары рәисләре өчен түләүле курслар алып барабыз,- ди эшчәнлекләрен шәрехләп үзәк җитәкчесе Дмитрий...

Узган ел «Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге» оештырылды. Ул Казан шәһәре, Лабочевский урамы, 10в йортында урнашкан.

- Без халыкның торак-коммуналь оешмаларга кагылышлы гаризаларын кабул итәбез, бушлай юридик киңәшләр бирәбез, торак милекчеләр ширкәтләре һәм торак-төзелеш кооперативлары рәисләре өчен түләүле курслар алып барабыз,- ди эшчәнлекләрен шәрехләп үзәк җитәкчесе Дмитрий Романов.

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сүзләренчә, республикада халыкның 60 проценты күп фатирлы йортларда яши, шунлыктан бу өлкәдә тәртип саклануы зур әһәмияткә ия. Татарстан Президенты теләктәшлегендә торак йортларга капиталь төзекләндерү программасы гамәлгә ашырыла, клублар һәм фельдшер-аккушерлык пунктлары төзелә, мәктәпләр төзекләндерелә, юллар һәм ишегаллары яңартыла, балалар бакчалары сафка баса.

- Башкарылган эшләрне күрмәмешкә салышырга ярамый. Татарстанда торак йортларны капиталь төзекләндерү фонды булдырылды. Милекчеләрдән җыелган һәр бер сумга республика бюджетыннан 1 сум 20 тиен өстәлә. Кимчелекләргә каршы бергәләшеп көрәшергә кирәк,- ди ул.

Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкиле Ринат Гыйльманов, гади халык түгел, ә мөмкинлекләре булган кешеләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләми, андыйларга карата законнарны кырысландырырга кирәк, дигән тәкъдим ясады.

Реклама

Сүз уңаеннан, торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлегенә тәкъдимнәрне һәм шикаятьләрне «Халык контроле», «Ачык Казан» сайтларына да җибәреп була.

Хәбәр иткәнебезчә, Казанда гына да быел авария хәлендәге йортлардан 1853 гаиләне күчерү бурычы тора. Җәмәгатьчелек контроле үзәге белгечләре тузган торакларда яшәүчеләрнең гозер-үтенечләрен дә тикшерә.

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге җәмәгать оешмасының «Кайнар элемтә» телефоны (843) 236-29-97.

Шалтыратулар дүшәмбе-җомга көннәрендә 9.00 -18.00 сәгатьләрдә кабул ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: