Балалар бакчасына түләүне 15 нче числодан да соңга калдырсагыз, ата-ана түләгән акчадан кайтарыла торган компенсациягә өметләнмәгез, дип аңлатты тәрбиячеләр. Бу чынлап та шулаймы?
Миләүшә Сафина, Казан
ТР Министрлар Кабинеты карары (№1096 30.12.2013 ел) нигезендә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен ата-аналар квитанцияне айның унынчы числосына кадәр түләргә тиеш. Компенсациягә килгәндә, ул мондый...
Балалар бакчасына түләүне 15 нче числодан да соңга калдырсагыз, ата-ана түләгән акчадан кайтарыла торган компенсациягә өметләнмәгез, дип аңлатты тәрбиячеләр. Бу чынлап та шулаймы?
Миләүшә Сафина, Казан
ТР Министрлар Кабинеты карары (№1096 30.12.2013 ел) нигезендә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен ата-аналар квитанцияне айның унынчы числосына кадәр түләргә тиеш. Компенсациягә килгәндә, ул мондый тәртиптә кайтарыла:
- баланың бакчада тәрбияләнгән көннәре өчен исәпләнелеп, һәр айның бишенче числосына кадәр квитанция бирелә;
- мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән төзелгән килешү нигезендә, шул квитанция суммасын ата-аналар 10нчы числога кадәр түли;
- даими түләп барган очракта, сумма учреждениенең исәп счетына айның 24нче числосына кадәр күчеп өлгерсә, ул ата-аналарның түләүләрен теркәп баручы реестрга кертелә, аннары 25ендә электрон рәвештә социаль яклау органнарына тапшырыла. Компенсацияне кайтару, матди ярдәм күрсәтү белән Республика үзәгенең филиалы шөгыльләнә. Түләүләр ниндидер сәбәпләр аркасында учреждение счетына 24енә кадәр күчмәгән икән, алар киләсе ай реестрына гына теркәлә. Шуңа да карамастан, компенсация югалмый. Ул бары бер айга соңарып кайтарыла.
Миңа нишләргә?
Былтыр мәктәпне тәмамладым. Гаилә хәлләре аркасында, укырга керә алмадым. Быел узган елгы БДИ нәтиҗәләре белән уку йортына бара аламмы?
Светлана Галеева, Яшел Үзән
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, БДИның нәтиҗәләре дүрт ел буе дөрес булып санала. Шуңа да БДИны кабат бирергә кирәкми, тыныч күңел белән, уку йортына документларыгызны тапшыра аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар