16+

Конкурс аша хокук өйрәнәләр

Күп очракта кешеләр, гомере буе закон таләпләренә буйсынып яшәсә дә, үзләренең нинди хокукларга ия булуын белми.

Конкурс аша хокук өйрәнәләр

Күп очракта кешеләр, гомере буе закон таләпләренә буйсынып яшәсә дә, үзләренең нинди хокукларга ия булуын белми.

Бу хатаны төзәтү өчен узган елдан Татарстан Республикасы балалар хокукы буенча вәкәләтле вәкил Гүзәл Удачина инициативасы белән "Балалар хокук даирәсендә" дигән мәгълүмати-социаль видеороликлар конкурсы үткәрелә башлады. Бүген бәйгенең беренче көне.

Конкурста катнашу өчен балалар хокукын чагылдырган, яки аны бозуны күрсәткән кыска видеоролик әзерләргә кирәк. Видеолар ике минуттан да артмаска тиеш. Жанр мөмкинлекләре чикләнмәгән.
- Узган ел конкурс балалар һәм олылар арасында зур кызыксыну уятты. Быел да меңнән артык гариза кабул ителер дип көтелә, - диде Гүзәл Удачина.

Бәйге балаларга үз хокуклары белән кызыклы формада танышырга, үзләренең иҗади мөмкинлекләрен күрсәтергә, шул ук вакытта актив гражданлык позициясе уятырга ярдәм итәчәк. Бәйгедә 6 яшьлек балалар да, 30 яшькә кадәрле олылар да катнаша ала.

- Бәйгегә урта яшьтәге кешеләрнең дә катнашуы бик мөхим. Чөнки конкурска әзерләнергә булышкан ата-ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр җайга салыначак. Алар бер-берсен яхшырак аңлыячак. Безгә балалар хокукын ата-ана, балалар күзлегенннән чыгып карау да мөхим, - ди Гүзәл Удачина.

Узган елгы тәҗрибәне истә тотып, оештыручылар быел конкурсант видеосын җибәргәннән соң өч көн узгач та аның белән элемтәгә чыгачак. Чөнки беренче конкурс вакытында кайбер эшләр буенча техник җитешсезлекләр күзәтелгән.
Конкурс берничә этаптан тора. 10 сентябрьдән - 31 октябрьгә кадәр катнашучылар үз эшләрен җибәрә, 1 ноябрьдән ун көн эчендә ул эшләрнең иң яхшылары сайлап алыначак. Ә Бөтендөнья балалар көнендә, ягъни 20 ноябрьдә, конкурска тантаналы рәвештә нәтиҗә ясала. Җиңүчеләр ахырга кадәр сер булып сакланачак. Иң яхшы 10 видеоролик авторы диплом һәм 20 меңлек премия белән бүләкләнә.

Узган елны эшләр шул кадәр әйбәт иде, шуңа да без 10 кешедән тыш тагын шуның кадәр иң яхшы дип саналган видеоларны өстәмә рәвештә бәяләдек. Шуңа да җиңүчеләр барлыгы 20 кеше булды, - ди Гүзәл Удачина.
Шуңа өстәп әле тагын тамашачы тарафыннан иң яхшы дип саналган видеороликны да билгеләп үтәчәкләр. Социаль челтәрләрдә иң күп каралган, кызыксыну уяткан, комментарияләр җыйган видео авторы да диплом һәм 10 меңлек премия белән бүләкләнәчәк. Иң яхшы видеоларны республика телеканалларында карап булачак.

Узган ел мин жюри әгъзасы буларак катнаштым. Эшләр шулкадәр күңелгә үтеп керерлек, кызыклы иде. Аларны караганда күбебезнең күзләреннән яшь тамды. Конкурс зур нәтиҗәләр бирер дип уйлыйм, - диде Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading