16+

Корабль дизеле - машина өчен “үлем”

Татарстанда 26 октябрьдән сатыла һәм кулланыла торган мотор ягулыгы сыйфатын тикшерү айлыгы бара.

Корабль дизеле - машина өчен “үлем”

Татарстанда 26 октябрьдән сатыла һәм кулланыла торган мотор ягулыгы сыйфатын тикшерү айлыгы бара.

Республика Премьер-министры Алексей Песошин күрсәтмәсе нигезендә үткәрелә әлеге чара. Татарстанда ягулык-энергетика чыганакларын нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү буенча идарә җитәкчесе урынбасары Шамил Гомәров сөйләгәнчә, мотор ягулыгының сыйфатын тикшерү айлыклары 10 ел элек оештырыла башлаган.

 — Техник стандартларга җавап бирми торган ягулык 2005 елны 25-30 процентка кадәр җиткән иде. Административ җавапка тартырга керешкәч, 2008 елдан хәл уңай якка үзгәрә башлады. Ел саен нефть базаларыннан һәм АЗСлардан 2 меңгә якын проба алып лабораториядә тикшерәбез. “Татнефть” компаниясе мотор ягулыгы стандартларга туры килә, - ди Шамил Гомәров.

”Татнефть” компаниясенең сыек ягулыклары заводларда сыйфат тикшерүе узып чыга. Соңыннан да АЗСларда ай саен теләсә-кайсы бер көнне ягулыкны сыйфат тикшерүенә алабыз. Көндәшлек зур, сыйфат дәрәҗәсен төшерегә ярамый, - дип өстәде сыйфат буенча инженер Альберт Минһаҗев.
 Быелгы айлык барышында төрле милек формасындагы АЗСлардан 392 проба алынган, лабораториядә анализ ясалган 279 пробаның 14е стандартларга җавап бирми.

Татарстан җирлегендә мотор ягулыгы сату белән шөгыльләнүче эре компанияләр, болар-республиканыкылар һәм мәгълүм чит компанияләр, ягулык сыйфатына җаваплы карыйлар. Бензинда кимчелекләр аз, шәхси АЗСларда сатыла торган дизель ягулыгы белән хәл начаррак. 11 дизель пробасында кимчелекләр ачыкланды, - ди Шамил Гомәров.

Дизель двигателе транспорт чаралары хуҗаларына арзан бәядәге дизель ягулыгына кызыкмау киңәш ителә. АЗСларның кайберләрендә җәйге белән сезонара яки кышкы дизельне бергә кушып, “кышкы дизель” дип ялганлап сату очраклары бар икән.
Җәйге дизель -5 градуста кристаллаша башлый, двигатель эшләмәячәк. Кораблар һәм суднолар дизель ягулыгын машинада, гомүмән, кулланырга ярамый. Суднолар дизеле ул бөтенләй башка составлы, - дип кисәтте Шамил Гомәров.

Ягулык-энергетика чыганакларына контроль идарәсенә елына уртача 35-40 гариза-шикаять керә. Шамил Гомәров әйтүенчә, һәр хәбәр урынга барып тикшерелә. АЗСлардагы ягулык сыйфатын тикшерү белән өч бригада ел әйләнәсе шөгыльләнә, шунлыктан, начар ягулык сатып контрольгә эләгүең бик ихтимал. Астыртын гамәл тагын да кыйммәткәрәк төшәчәк. Айлык тәмамланганнан соң начар мотор ягулыгы саткан АЗСлар исемлеге ягулык-энергетика чыганакларын нәтиҗәле файдалану идарәсе сайтына куелачак. Аеруча начар ягулык сату очрагы ачыкланса, эш прокуратурага тапшырыла.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading