16+

Коронавирус пандемиясе вакытында эшсезләр саны алты тапкырга арткан

«Коронавирус пандемиясе берләштерде. Халыкның иле өчен кайгыртуын, патриотлык хисләрен күрсәтте. «Соры базар»дагы хәлне чамаларга да мөмкинлек бирде», – дип сөйләде журналистларга Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Коронавирус пандемиясе вакытында эшсезләр саны алты тапкырга арткан

«Коронавирус пандемиясе берләштерде. Халыкның иле өчен кайгыртуын, патриотлык хисләрен күрсәтте. «Соры базар»дагы хәлне чамаларга да мөмкинлек бирде», – дип сөйләде журналистларга Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре өчен 21 апрель аеруча истә кала торган көн булгандыр. Күп приютлар, тернәкләндерү үзәкләре бу көнне ябык режимда эшләүгә күчкән. Кайбер хезмәткәрләргә икешәр атна өйләренә кайтмыйча эшләргә туры килгән. Биш бала анасы Наталья Дунаева, 70 көн ябык режимда эшләгән Чулпан Ибраһимова... Мондый геройлар тагын бар. Газетабызның киләсе саннарында алар турында тулырак та язарбыз әле.

 – Язның бер көне ел туйдыра, диләр. Авыл җирендә бигрәк тә эш күп, күбесенең мал туарын карыйсы бар, бакчасында эш җитәрлек, бәрәңге утырту чоры. Ябык режимда озак вакыт кайтмыйча эшләргә мәҗбүр булуны гаиләдәгеләргә дә аңлатырга кирәк. Ул вакытта социаль хезмәткәрләргә өстәмә акча түләү турында да сүз юк иде әле. Һәрберсе, мин булмасам кем, дип, авыруларны ташларга теләмичә, үз эшләрен җаваплы башкарды. Монда учреждение җитәкчеләренең дә роле зур булды. Дәрвишләр бистәсендәге интернат йортка баргач, балалар: “ Ә тәрбиячебез хәзер безнең янда кунарга да кала”, – дип сөенгән иде. Бу назга сусаган балаларга гаилә җылысын тоярга ярдәм итте. Кичләрен балалар тәрбиячеләре белән бергә коймаклар пешерә, әкиятләр укый. Пандемия узгач, үз эшенә тугры калган хезмәткәрләрне бүләкләргә җыенабыз,–  дип тә өстәде министр.

Коронавирус  “соры базар”ның чын йөзен ачарга да ярдәм иткән. Эшсезләр саны алты тапкырга арткан. Әле март аенда гына бу сан  12 мең дип исәпләнсә, 22 июль мәгълүматлары буенча республикада эшсезләр 73 меңнән артып киткән. Дөрес, алар барысы да коронавирус сәбәпле өйдә утырырга мәҗбүр булган кешеләр түгел. Эшсезлек буенча пособие түләнә башлагач, рәсми рәвештә эшләмәүчеләр дә дәүләт ярдәменнән файдаланырга булган. “Соры базар”да эшләүче 25 меңгә якын кеше барлыгы ачыкланган. Министр фикеренчә, эш тәкъдим итүчеләр кимемәгән. Бүген ике кешегә бер вакансия  туры килә. Бигрәк тә төзелеш, транспорт, туклану, сәүдә өлкәсенә хезмәткәрләр таләп ителә. Шоферларга ихтыяҗ бар. Хезмәт хакы да начар түгел, 35 мең сумга кадәр вәгъдә итәләр.

– Ничек кенә булмасын, эш хакы эшсезлек буенча бирелә торган пособиегә караганда күбрәк, –  ди Эльмира Зарипова.
Коронавирус вакытында төзелеш, авыл хуҗалыгы тармагы эшен дәвам итә алган. Күп оешмалар дистанцион эшләү режимына күчкән. Кайбер оешмаларга бу ошаган да бугай. Әйтик, 6 майда 67 мең кеше өйдән эшләсә, хәзер аларның саны 60 мең тирәсе. Бигрәк тә иминиятләштерү, бухгалтерия, офис эшчеләре өчен бу алым отышлы икәне ачыкланган. Шуңа да Дәүләт Думасында дистанцион эшләү режимын законлаштыру мәсьәләсен карарга җыеналар. Хезмәт кодексында дистанцион эшләүнең кагыйдәләрен норматив актлар белән беркетү мөһим.

Коронавирус пандемиясе вакытында “Ярдәм янәшә” республика акциясе дә уңай нәтиҗәләр күрсәткән. Ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган гаиләләргә азык- төлек җыелмасы тапшырылган.
– Бер җыелма 1200 сумлык. Аны акчалата да бирергә мөмкин булыр иде. Әмма, кайбер өлкән яшьтәге пенсионерлар акчаы була торып та кибетләргә чыгып йөри алмады. Аларга ризыкларны нәкъ менә өйләренә китереп бирү мөһим иде. Яшь буынның игелек кылырга омтылулары сокландырды. Коронавирус пандемиясе барыбыз өчен дә сынау булды, –  диде Эльмира Зарипова.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading