16+

Яз көне мәче уянганны, кеше аннан киммени?

Табиблар, белгечләр язгы һәм көзге кәефләр турында шактый сүз алып бара. Янәсе, бу вакытта кешенең кәефе китә, психологик ярдәмгә мохтаҗлар арта.

Яз көне мәче уянганны, кеше аннан киммени?

Табиблар, белгечләр язгы һәм көзге кәефләр турында шактый сүз алып бара. Янәсе, бу вакытта кешенең кәефе китә, психологик ярдәмгә мохтаҗлар арта.

Белгечләр сөйләгәч, хаклык бардыр, әлбәттә. Баш авыртулар, кояшның яктырак (яз көннәрендә) һәм сүлпәнрәк (көзләрен) януы белән бәйле эмоцияләр арту һәм кимү – табигый факторлар. Әйе, яз көнендә өметләр туа. Яктылыкка, матурлыкка, мәхәббәткә, яңача яши башлауга... Өметләр шул дәрәҗәдә зур була ки, психологик яну барлыкка килергә мөмкин. Күпне көтәсең, аз аласың – анысы да булырга мөмкин.

Ни әйтсәң дә, яз – яз инде ул. Мәхәббәт дигәннән, юкка гына мәчеләр дә уяна дип әйтмиләр бит (быел әле әнә Казан циркында филләр дә котырып алды). Мәче уянганны, кеше аннан ким мени? Юк. Кызык: мачо дигән сүз дә мәче сүзеннән килеп чыкмадымы икән? Адәм баласының – хатын-кыз һәм ир-атның икесе турында да бара сүз – мәхәббәткә, назга сусавы да бик табигый. Кояш яктырак янган саен, икесе дә өметләнә башлый: мәхәббәткә, назга... Хатын-кыз бу чорда үзен тагын матуррак, сөйкемлерәк, нәфисрәк итеп күрсәтәсе килә (олы яшьтәге апаларга кадәр әнә кыска итәккә күчә башлады, аякларымны күрегез, янәсе!), ә ир-ат исә чыннан да мәче-мачо роленә керә.

Ләкин... Күп очракта өметләр акланмаска да мөмкин. Әнә шундый вакытларда инде язгы депрессия, күңел төшенкелеге килеп чыга. Психологик халәт физик халәткә күчә: организм да “кәефсезләнә” башлый. Яз озын кышның дәвамы буларак кабул ителә башлый.

Нишләргә? Елмаерга киңәш итәм. Елмаеп яшик. Сәбәбе булмаса да. Башкалар синең турыда ни генә уйласа да. Мәҗбүр итеп булса да. Әйтте диярсез, кәеф күтәрелә. Сүз уңаеннан, кайф сүзе дә кәеф сүзеннән килеп чыкмадымы икән әле. Яки киресенчә. Бу урында күпләр елмаеп куяр. Ышанмыйча елмайсагыз да, мин шатмын: кәефегез күтәрелде бит!
Кайфлы кәеф телим барыбызга да!

Фото:http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading