16+

Кредитка батсак батабыз, әмма машина алабыз...

Россия халкы кешенең яшәү дәрәҗәсен, гадәттә, утырып йөргән автомобиле маркасына карап бәяләргә күнеккән. Күршесенең яңа машина алып кайтуын күпчелек халык корвалолсыз кабул итә алмый...

Кредитка батсак батабыз, әмма машина алабыз...

Россия халкы кешенең яшәү дәрәҗәсен, гадәттә, утырып йөргән автомобиле маркасына карап бәяләргә күнеккән. Күршесенең яңа машина алып кайтуын күпчелек халык корвалолсыз кабул итә алмый...

Чажылдап капка төбенә килеп туктаган егетне акылга сайрак җилкенчәк-кызлар черегән бай дип уйласа, акыллыраклары – “машинасы өчен кредит түләп бетерергә ничә елы калды микән?” дип чамалый башлый...
Һәм дөрес чамалый! Дөресен әйтик, кредит булмаса, безнең илдәге автоһәвәскәрләрнең 90 проценты бүген җәяү йөрер иде... Менә сезнең машинагыз кредитка алынмаганмыни?

Россия авто базары безнең кебек, өчләтә арттырып түләү юлы белән булса да,  ялтыравык машина алырга атлыгучы “ыштансызлар” җилкәсендә басып тора. Югыйсә, йөрер идең микән бабаңнан калган “запарай”ыңда!

Рәсми чыганакларга күз салсак, Казан юллары буйлап кына да бүген 500 меңгә (ярты миллионга!) якын автомобиль җилдертә. Моның өстенә, тәгәрмәчләр саны ел саен 10-15 процентка артып тора, диләр. Машиналар саны буенча да башкалабыз Мәскәү белән Питердан гына калыша. Бензин бәяләренә дә, штрафларга да, салымнарга да безнең кешенең исе китми, теләгенә кергән икән, алып кайта ул яңа машинаны.

Ләкин! Автомобиль базары соңгы елларда, заманча тел белән әйтсәк, тискәре динамика күрсәтә. Ватан горурлыгы саналган, бөтен дөньяга даны таралган ВАЗ, ГАЗ, УАЗ автомобильләрен сату быелның  10 аенда 10-25 процентка кимегән. Бераз текәрәк “безнекеләр” арасында популяр йөргән Хюндай, Ниссан, Тойота, КИА автомобильләрен сату – 10-15 процентка төшкән. Ә менә баераклар яратып ала торган премиум маркаларга исә бәяләр артык үзгәрмәгән. Порше, Лексусларны ничек алганнар, шулай ук алуларын дәвам иткәннәр, бары тик Кадиллаклар гына үз популярлыкларын икеләтә югалткан.

Ә хәзер бу язманың иң кызык урыны!
Моңарчы без “фу, китайский!” дип йөз чөергән Кытай машиналары базар тота! Джили автомобильләрен сату – 62%ка, Хавал маркасыныкы 55%ка арткан, Черилар – 60%ка, ФАУлар – 97%ка, ә Чанганнар 227%ка (!) күбрәк сатылган. Менә сиңа “Кытай”! Менә сиңа “ширпотреб”... Булдымы?!

Бәяләр турында. Россия рубле ел башыннан башлап якынча 20 процентын югалтты. Ел азагына кадәр нәрсә күрсәтер, билгесез, тик бу “тирбәлүләр” автомобиль базарын тынычлыкта берничек тә калдыра алмый иде. Сизгәнсез микән, юк микән, беренче “күтәрелеш” инде сентябрь аенда ук булып узды. Ул чакта авто бәяләре уртача 6-10 процентка артты...

Яңа автомобильләрдән бигрәк, “икенчел”, ягъни тотылган автомобильләр  базарында ажиотаж күзгә бәрелә. Яңа машиналарга сорау кимүнең төп сәбәбе дә тотылган машиналарга ихтыяҗның артуындадыр, бәлки. Тотылган Мерседес, Ауди ише кыйммәтле машиналарга бәяләр 12-13 процентка арткан булса, уртакул кредит колларына да бәяләрне катырып куймаганнар, без яраткан популяр модельләрдән: Форд Фокус – 8,1%ка, Киа Рио 6,8%ка, Хюндай Солярис 6,2%ка кыйммәтләнгән.

Бәя арта икән, димәк, сорау бар... Һәрхәлдә, кредитка батсак батабыз, әмма, күрше ишегалдында яңа машина басып торганда, без генә “иске калай” кисәгендә йөрмәбез, шулай бит?!

Ә минем икенче бер теләгем бар: кайчан да булса “бәяләр төшә!” дигән бер кечкенә генә язма язарга насыйп булыр микән? Булсын иде...
Шушы теләк белән янучы мине – Әмир Исламов дип белерсез.

Анна Арахамия фотолары

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ашамым, эчмим, квартплата түләмим ә машинаны кредитка алам!

    Мөһим

    loading