Шәһри Казан

Көтүчесе нинди – көтүе дә шундый

Кешелек җәмгыяте гомер-гомергә көтү инстинктына буйсынып яши. Шулай булырга тиештер дә инде ул. Кайсы гына чорны, кайсы гына сәяси форманы алсак та, аның һәрчак әйдаманы, үзе артыннан башкаларны ияртүчесе булган.

Безнең буынга шундый бәхет елмайды ки, без берничә дистә еллар эчендә генә дә әллә нинди үзгәрешләрнең шаһиты булдык. Бүген кичә яшәгән җәмгыятьтә яшәмибез. Бүген кичә ашаган ризыкны кулланмыйча, башка төрле тәгамнәргә күчтек. Бүген кичә йөргән машиналарыбызга гаҗәпләнеп карап торабыз. Бүген кичә генә 100-200 сумны бәхет дип санаган кешеләр дә түгел инде без. Киемнәребез дә башка, җиһазларыбыз да. Хәер, үзебез дә башка хәзер. “Җәмгыяте нинди – кешесе шундый” дигән фикер чыннан да дөрес. Без җәмгыятькә иярәбез.

Иң кызыгы, җәмгыятьнең нинди булуын да кемнәрдер хәл итә бит. Кемнәр икәнен аңлыйбыз. Димәк, җәмгыятьтән дә алдарак әнә шул кемнәр дигәнебез бара. Димәк, кешелек аерым адәм балалары артыннан иярә дигән сүз. Бар – көтү, бар – көтүче. Кешелек – ул көтү. Кешене җәмгыять дип күзалласак, җәмгыяте дә көтү психикасына буйсынган.

Көтүче көтүен оста көтә ул. Кирәк чакта чыбыркылый, кирәк чакта сызгыра, кирәк чакта тынычландыра да белә. Көтү исә үзенең асылын югалтмый: “кая барра!” дигәнне ишетүгә, барыбер хуҗасы күрсәткән юнәлешкә атлый. Әлбәттә, көтүдәге аерым берәүләр кирәкмәгән җиргә борынын да тыга, тыелган җимешне дә татып карый, кайберәүләр күрше биләмәгә кереп, тамагын туендыра. Андыйларга әллә ни сүзе дә булмый әле ул. Чыбыркының катысы барыбер гаепсезләргә, башын иеп тыныч кына утлап йөрүчеләргә эләгә. Көтүчесе андыйларга вакыт-вакыт тәмле ризык та биреп куя әле. Маңгаеннан сыйпап, матур гына сүзләр әйтергә, иркәләргә дә мөмкин. Үзеннән-үзе ышана башлыйсың аңа. Теләмәсәң дә, карышмыйсың, иярәсең, сүзеннән чыкмыйсың. Көтүченең үзенә дә җиңел түгел, анысы. Әле кигәвене, әле җил-яңгыры була, дигәндәй. Ләкин ул түзә. Чөнки көтүче булуның көтүдә йөрүдәгеләрдән яхшырак эш икәнен белә шул.

Реклама

Көтүчеләрдән уңарга язсын!

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: