16+

«Лампочка янмаса да, президентка язалар»

Чаллыдан Мисбах бабай, коммуналь хезмәтләр өчен түләп барсам да, бурычларым җыела, дип шалтыраткан иде. Баксаң, укучыбыз торак-коммуналь хезмәтләр өчен счет-фактурада күрсәтелгән сумманы түгел, ә үзе теләгәнчә түли булып чыкты. Шуңа да аның бурычлылар исемлегенә эләгүе гаҗәп түгел. Мондый «ничек телим, шулай түлим», дип яшәгән кешеләр бер Мисбах бабай гына түгел...

«Лампочка янмаса да, президентка язалар»

Чаллыдан Мисбах бабай, коммуналь хезмәтләр өчен түләп барсам да, бурычларым җыела, дип шалтыраткан иде. Баксаң, укучыбыз торак-коммуналь хезмәтләр өчен счет-фактурада күрсәтелгән сумманы түгел, ә үзе теләгәнчә түли булып чыкты. Шуңа да аның бурычлылар исемлегенә эләгүе гаҗәп түгел. Мондый «ничек телим, шулай түлим», дип яшәгән кешеләр бер Мисбах бабай гына түгел...

Әлеге Иҗтимагый контроль үзәге республикада 2014 елдан бирле эшли. Гозерләрне җиткерү өчен махсус «кайнар элемтә» номеры бар, шулай ук атнага биш тапкыр халыкны кабул итәләр. Ел саен үзәктә теләгән кешеләргә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә белем бирәләр. Былтыр гына да шул рәвешле 800 кеше укып чыккан. Идарә итү компаниясенең вазифалары, милек хуҗасына куелган таләпләр, торак-коммуналь хезмәтләр нәрсә ул - барысын да җентекләп аңлаталар. Укуларның файдасы да юк түгел, кеше барысына да төшенгәч, вакытында түләп бара башлый ди.

- Бурычлыларның исемлеге һәрчак йорт подъездларында эленеп тора. Хәтта 200 мең сумга кадәр бурычлары җыелган кешеләр бар. Кеше акча юклыктан түләмиме?
- Алай димәс идем. Бурычлы кешеләрнең бик азы гына авыр шартларда яши. Күбесенең эш урыны, акчасы бар. Еш кына идарә итү компаниясе белән аңлашылмаучанлыклар, счет-фактурадагы мәгълүматны аңламаулары аркасында, ОДН түләргә теләмичә, исәпләнгән суммадан канәгать булмыйча, түләүдән баш тарталар. Яки акчасы булып та, үз белдекләре белән теге яки бу хезмәт өчен түләргә тиеш түгелмен дип, тулы сумманы күчермиләр. Бу Торак кодексын белмәүгә бәйле. Идарәче компанияләр белән фатир хуҗалары арасында килешүләр булмау да эшне катлауландыра.

- Нинди килешүләр турында әйтүегез, алар закон нигезендә төзелергә тиешме?
- Әйе. Торак кодексында әйтелгән закон буенча, идарәче компанияләрнең вазифалары, фатир хуҗаларына куела торган таләпләр төгәл күрсәтелгән килешүләр булырга тиеш. Бу документны һәр идарәче компания­гә сайтларында урнаштыру таләбе дә куелды.

- Кешеләргә коммуналь хезмәтләргә түләүләрне аз булса да киметү өчен нинди киңәшләр бирә аласыз?
- Беренче чиратта, исәпләү җайланмалары куйдырсыннар. Бу чыгымнарны шактыйга киметә. Һәр төбәк коммуналь хезмәтләргә тарифларны үзе билгели. Шуңа да бездә болай, сездә тегеләй, дип чагыштырырга кирәкми. Аңлашылмаучанлыклар килеп чыкканда, идарә итү компания­ләренә, безгә мөрәҗәгать итәргә була. Алайса кешеләрнең күбесе, лампочка янмаса да, тизрәк президентка хат язарга тотына. Югыйсә проблеманы башкача да хәл итеп була.

- Түләмәгән өчен нинди җәза каралган?
- Фатирдан куып чыгармыйлар. Аның каравы, теге яги бу хезмәттән файдалануны туктатырга мөмкиннәр. Әйтик, бәдрәфкә килә торган торбага подъезд аша махсус җайланма куеп, суны туктату алымын еш кулланалар.

Редакциядән. Әлеге теманы газетабызның киләсе саннарында да дәвам итәрбез. Торак-коммуналь түләүләргә кагылышлы сорауларыгыз булса, 562-50-03 телефоны аша редакциягә юллый аласыз. «Шәһри Казан» сезне тыңлый.

Торак-коммуналь хезмәтләргә бурычы булганнарның чит илгә чыкканда проблемалары килеп туарга мөмкин. Быелның 1 гыйнварыннан кергән закон нигезендә, коммуналь хезмәтләр өчен 90 көн эчендә түләмәгән кешеләрнең бурычына өстәлә торган пени 17 процентны тәшкил итә. Моңа кадәр ул 8 процент иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading