16+

М-12 трассасында бернинди светофорлар булмый

“Мәскәү – Казан” тизйөрешле М-12 автотрассасын 2024 елда файдалануга тапшыру бурычы куелган.

М-12 трассасында бернинди светофорлар булмый

“Мәскәү – Казан” тизйөрешле М-12 автотрассасын 2024 елда файдалануга тапшыру бурычы куелган.

Татарстанда тракторлар кайнашмагач, эш сүздән ары китмәде ахырысы, дип уйларга мөмкин. Мәскәү тарафларында инде бүген үк эш гөрли, булачак автотрассаның барлык участоклары киләсе елдан җанланачак.

М-12 автотрассасының беренче 80 чакрым өлеше төзелә. Ул А108 “Мәскәүнең зур боҗрасы” (МКАД) киселешеннән М-7 “Волга” федераль автотрассасы киселешенә кадәрге араны тәшкил итә. Мәскәү – Владимир өлешен инде 2023 елга файдалануга тапшыру ниятләнелә.

М-7 автотрассасының үткәрүчәнлеге проект куәтләреннән ике-өч мәртәбәгә артып киткән. Әлеге трасса транспорт чараларының хәзерге ташкынын һәм йөкләр авырлыгын күтәрә алмый башлады. Мәсьәләне алмаш юл төзеп кенә чишәргә мөмкин. Бу – М-12.

Казан белән Мәскәү арасын М-7 автотрассасында “бөке”ләргә бик юлыкмыйча узар өчен дә кимендә 12 сәгать вакыт кирәк. Мәскәүлеләр “ераклык – шартлы төшенчә”, дип сөйләшергә ярата. 729 чакрымны тәшкил иткән М-12 автотрассасы ераклыкны шартлы төшенчәгә әверелдерә – без әлеге араны 6 сәгать 30 минутта уза алачакбыз. М-12 автотрассасында сәгатенә 130 чакрым тизлектә бару рөхсәт ителә, әле рөхсәт чиген 150гә күтәрү турында да фикерләшүләр бара. Мәскәүнең “Автодор” дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко видеоконференциядә сөйләгәнчә, М-12 трассасында бернинди светофорлар булмый: юл киселешләрендә күперләр төзелә. Орехово-Зуево-Лакинск, Лакинск-Муром, Муром-Арзамас, Арзамас-Сергач, Сергач-Канаш чишелешләре була. Өстәмә рәвештә Түбән Новгород-Арзамас һәм Павлово-Мухтолово транспорт-юл чишелеше төзү ниятләнелә.

Мондый “тимер ташкын” аша ничекләр чыгарбыз икән? Проектта барысы да уйланылган. Җәяүлеләр өчен җир өсте һәм җир асты юл кичүләре каралган. Терлекләр һәм кыргый җәнлекләр турында да кайгыртылган – аларга махсус тоннельләр төзелә.

Яңа автотрасса үзенең зонасында автомобиль сәнәгатенең – 70, аэрокосмик һәм оборона сәнәгатенең – 50, металлургиянең – 40, нефть-газ тармагының – 25 һәм авыл хуҗалыгының 20 процентка үсешенә этәргеч бирәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading