16+

Мөселман эшмәкәрләре Шәрыкка «тәрәзә ярачак»

Бу атнада Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Татарстан бүлеге ачылды. Чарада берләшмә җитәкчесе Марат Кабаев та (танылган спортчы Алинә Кабаеваның әтисе) катнаш­ты. Р оссиянең мөселман эшмәкәрләре берләшмәсенең вице-президенты Радик Абдрахманов әйтүенчә, аларның максаты - эшкуарларны туплау, бизнес-проектларын таныту, инвестицияләр җәлеп итү, хакимият органнары белән хезмәттәшлек итү. Берләшмәнең Татарстан бүлегендә эшмәкәрләрне бизнес...

Бу атнада Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Татарстан бүлеге ачылды. Чарада берләшмә җитәкчесе Марат Кабаев та (танылган спортчы Алинә Кабаеваның әтисе) катнаш­ты. Р оссиянең мөселман эшмәкәрләре берләшмәсенең вице-президенты Радик Абдрахманов әйтүенчә, аларның максаты - эшкуарларны туплау, бизнес-проектларын таныту, инвестицияләр җәлеп итү, хакимият органнары белән хезмәттәшлек итү. Берләшмәнең Татарстан бүлегендә эшмәкәрләрне бизнес нигезләренә дә укытачак­лар.

Бүгенгә ассоциациягә 150ләп физик һәм юридик зат кабул ителгән, алар арасында җырчы Алсуның абыйсы, «Лукойл»ның элеккеге президентының улы Марат Сафин да бар. Быел Россия буенча 50ләп һәм Татарстанның барлык шәһәр-районнарында вәкиллекләр ачылырга тора.

Россия мөселман эшмәкәрләре берләшмәсенең беренче вице-президенты Айдар Шаһимәрданов аңлатканча, алар мөселманнарны гына кабул итә, партнерлары исламда тыелмаган эш белән генә шөгыльләнергә тиеш. Берләшмәгә керү өчен физик затлар биш мең түләп, ай саен бер мең сум кертеп барачак, ә юридик затлар - 50 мең түләп, ай саен биш мең сум бирәчәк.

- Без, мөселманнар буларак, башка кешеләргә һәм халыкларга үзебезнең нинди икәнлегебезне, нинди юлдан барганыбызны һәм ничек яшәгәнебезне күрсәтергә телибез, - диде Марат Кабаев.

Якын киләчәктә берләшмә халыкара ифтар үткәрергә ниятли. Шулай ук яшьләргә аерым игътибар биреләчәк, Татарстан Диния нәзарәте белән дә иңгә-иң куеп эшләячәкләр. Чарада катнашкан Иран консулы Рәсүл Шаян Иранның да Татарстан белән ныклы элемтәләр булдыруын тели. Шулай итеп, Петр беренче Европага «тәрәзә ярган» булса, Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциа­циясе Шәрык илләренә күз атачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading