16+

Мускуллар да «киреләнә»

Ат арыса, тәртәгә тибә башлый, дигәндәй, уңайсыз шартлар тудырылса, кешенең дә мускуллары «киреләнә» - алар тартыша (көзән җыера). Аяк-кулларны көзән җыеру белән бер тапкыр да очрашмаган кеше бармы икән?! Ул көтмәгәндә-уйламаганда гына тотып ала. Әйтерсең лә мускул җепселләрен төенләп бәйләп куйганнар да алар таш булып каткан. Ә чынлыкта исә бу...

Мускуллар да «киреләнә»

Ат арыса, тәртәгә тибә башлый, дигәндәй, уңайсыз шартлар тудырылса, кешенең дә мускуллары «киреләнә» - алар тартыша (көзән җыера). Аяк-кулларны көзән җыеру белән бер тапкыр да очрашмаган кеше бармы икән?! Ул көтмәгәндә-уйламаганда гына тотып ала. Әйтерсең лә мускул җепселләрен төенләп бәйләп куйганнар да алар таш булып каткан. Ә чынлыкта исә бу...

Аяк киеме дә гаепле
Сәламәт кешеләрдә көзән җыеру физик эш артык күп булганда һәм эшли торган мускуллар җитәрлек күләмдә кислород һәм туклыклы матдәләр ала алмаганда күзәтелә. Шулай ук җайсыз яткан яки утырган вакытта яисә артык туңып китсәң дә көзән җыерырга мөмкин. Аз хәрәкәт итү, бер урында озак вакыт утыру, дәвамлы бертөрле эш эшләү - болар да аяк-кулларны көзән җыеруга китерә. Мондый төр көзән җыерулар күп очракта мускулларга артык көч килү белән бәйле булса, аның икенче сәбәбе дә бар: ул - атеросклероз, шикәр диабеты, кан тамырларының варикоз киңәюе, бавыр авыруы, калкансыман бизнең үзгәреше билгесе һ.б. була ала. Төнлә белән еш була торган көзән җыеруларның сәбәбе исә организмга магний, калий, кальций җитмәүгә бәйле. Әгәр дә аяк киемен салганда көзән җыера икән, моның сәбәбен шул аяк киеменнән эзләгез. Биек үкчә, тар аяк киеме - бу вакытта көзән җыеруның төп сәбәпләре шул. Төп киңәш - җайсыз аяк киемен ике сәгатьтән дә артык киеп йөрмәгез. Ә өйгә кайткач исә, аякларга ял оештырыгыз, яланаяк күбрәк йөрергә тырышыгыз.
Чеметеп-чеметеп ал!
Аякларны көзән җыерган вакытта, аларны аска каратып утырырга һәм авырткан урынга массаж ясарга кирәк. Көзән җыерган урынны сыпырыгыз, чәбәкләп алыгыз һәм берничә тапкыр чеметкәләгез. Массажны ясап бетергәч, аякларны 60 градус чамасы өскә күтәреп ятарга киңәш итәләр. Массажны исә эфир майлары ярдәмендә ясау файдалы. Контраст ванналар да булыша. В, С, РР төркеме витаминнары, кальций һәм магний тозлары көзән җыеруга каршы яхшы чаралар булып тора. Болар барысы да яшелчә һәм җиләк-җимештә, сыер бавырында, солы һәм карабодайда, сөт ризыкларында күп. Көзән җыера торган кешеләргә каһвә эчәргә киңәш ителми. Әгәр дә көзән җыерулар еш кабатлана икән, кичектермичә табибка барыгыз.
Халык медицинасына мөрәҗәгать итсәк, ул табан астына лимон суын сөртергә яки горчичник мае белән майларга киңәш итә. Лимон суы кипкәч тә, оекбаш киеп куегыз.
Кулларны көзән җыерса, сургыч (сургуч) таякчыгын тотыгыз: көзән җыеру берникадәр вакыттан соң бетәчәк. Кайбер кешеләргә исә кулларына тимер кисәге алсалар да ярдәм итә.
Игътибар!
Су коенганда көзән җыеру очраклары еш күзәтелә. Нигездә, балтырлардагы мускулларны көзән җыера. Кызганыч ки, ул күп вакытта аяныч нәтиҗәләргә дә китерә. Су коенганда аякны көзән җыерса, иң мөһиме - паникага бирелмәү. Бу вакытта аякның баш бармагын үзеңә таба тартырга кирәк. Әгәр дә булса, очлы әйбер яки һич югы тырнак белән аякка каты итеп кадагыз яки чеметеп алыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading