Шәһри Казан

Әннә, мәм-мәм!

«Балама бер яшь тулып китте, ә мин шул вакытка кадәр сөт кухнялары турында белми йөргәнмен. Әнә икетуганым бер ай элек кенә бәби алып кайтты, ул инде хәзердән үк документлар җыя башлаган. Кызлар, безгә дә тиеш микән соң ул? Сез дә аның өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген беләсездер инде?»

Балалар мәйданчыгында танышып, аралашып киткән яшь әни әле берничә ай элек кенә башкалага килеп урнашкан икән. Шуңа күрә дә ул аз керемле гаиләләргә күрсәтелә торган ярдәм турында белеп бетерми. Белгәнне аңлатып бирүе читен түгел анысы, кая, ничек мөрәҗәгать итәргә кирәклеген сөйләп бирдек бирүен. Аның кебек белмәүчеләр тагын бардыр дип, Казанның сөт кухнялары турында тәфсилләбрәк язуны кирәк таптык.

Кемгә тиеш?

Реклама

Мәгълүм булганча, сөт ризыкларын бушлай алу хокукы өч төркем балага бирелә. Беренчедән, аңа өч яшь тулмаган булырга тиеш. Икенчедән, гаиләнең уртача айлык кереме яшәү минимумыннан азрак булуы кирәк. Бүген ул Татарстан Республикасы буенча кеше башына 6 988 сумны тәшкил итә. Өченчесе исә баланың медицина күрсәткечләренә таянып билгеләнелә. Казанның 9 нчы балалар сырхауханәсенең югары категорияле шәфкать туташы Рәйлә Фәйзуллина аңлатуынча, бушлай сөт ризыклары баланың кандагы гемоглобин күрсәткече 90 г/л нан азрак һәм сабыйның авырлыгы нормадан 20 процентка түбәнрәк булганда гына бирелә. Шунысын да искәртеп китәргә кирәк, күпләр баласына сөт, сөт катнашмасы (смесь), кефир, эремчек кебек ризык­ларны бушлай алу белән бергә «Ак Барс» банкында ачылган исәп-хисап счетына ай саен 249 сум акча күчеп барганын белми дә. Аз булса да, җыела барганда ярап куя. Мәсәлән, ике яшь тә тугыз айлык Камилнең әнисе Айгөл дә әлеге мәгълүматтан хәбәрдар булмаган. Үзенең исәп-хисап счетын барып тикшергәч, анда алты мең сумга якын акча барлыгы ачыкланган. Көтелмәгән һәм күңелле сюрприз!

Кая мөрәҗәгать итәргә?

Әгәр сезнең гаиләнең айлык кереме аз дип табылса, белешмә алыр өчен яшәү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аның өчен түбәндәге документлар кирәк.
1. Ата-ананың паспортлары (төп нөсхәсе, күчермәсе).
2. Гариза.
3. Баланың туу турындагы таныклыгы (төп нөсхәсе, күчермәсе).
4. Никахны теркәү (яки аерылышу) таныклыгы (төп нөсхәсе, күчермәсе).
5. Ата-ананың өч айлык керемнәре турында белешмә (хезмәт хакы, алиментлар, балага 1,5 яшькә кадәр түләнә торган пособиеләр, йөклелек һәм бала табу буенча бирелә торган больничныйлар).
6. Йорт кенәгәсеннән язу (төп нөсхәсе).

Ә инде белешмәне педиатрга илтеп тапшырыр­га кирәк булачак. Алар исә тиешле ризыклар исемлеге язылган рецепт бирә. Шуның белән сырхауханәгә караган сөт кухнясына барырга кирәк. Сөт ризык­лары биш көнгә бер тапкыр бирелә. Шунысын да искәртеп узабыз, социаль яклау бүлегеннән алынган белешмәне алты ай саен яңартып тору зарур.

Казандагы сөт кухнялары түбәндәге адреслар буенча урнашкан:

1. Ю. Фучик урамы, 135 йорт
2. Ю. Фучик урамы, 72 йорт
3. Октябрь урамы, 23 йорт
4. Адоратский урамы, 30 А йорт
5. Четаев урамы, 11 А йорт
6. Ф.Әмирхан урамы, 71 йорт
7. Г.Баруди урамы, 21 йорт
8. Журналистлар урамы, 9 йорт.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: