16+

Олылар алмаган сабак... Безнекенә бер ел була. Инде менә Ульяновск

Казанда булган кайгылы хәлләргә тиздән бер ел булачак. 2021 елның 11 мае күпләрнең тормышын астын-өскә китерде. Кояшлы яз иртәсендә автомат тоткан 19 яшьлек егет 9 кешенең гомерен өзде. Әлеге җинаять буенча гаепләнгән Илназ Галәвиевка каршы 4 маддә буенча җинаять эше ачылган.

Олылар алмаган сабак... Безнекенә бер ел була. Инде менә Ульяновск

Казанда булган кайгылы хәлләргә тиздән бер ел булачак. 2021 елның 11 мае күпләрнең тормышын астын-өскә китерде. Кояшлы яз иртәсендә автомат тоткан 19 яшьлек егет 9 кешенең гомерен өзде. Әлеге җинаять буенча гаепләнгән Илназ Галәвиевка каршы 4 маддә буенча җинаять эше ачылган.

Аннан соң моңа охшаш хәл Пермь өлкәсендә кабатланды. 20 сентябрь көнне Тимур Бикмансуров университетка килеп, 6 кешенең гомерен өзде. Бу хәлләр безгә дәрес булырга тиеш кебек. Әмма...

Әле дә хәтерлим, Казан гимназиясендә булган хәлләрдән соң барлык мәгариф учреждениеләре сак астына алыначак, диделәр. Балалар бакчаларына да, башка ишекләрне бикләп куеп, бер ишектән генә кертә башлаганнар иде. Тик бу саклык чаралары озакка бармады. Һәм менә нәтиҗәсе!
26 апрель көнне Ульяновск өлкәсендә 26 яшьлек ир-ат балалар бакчасына кереп, кече тәрбияче булып эшләүче 35 яшьлек хатын-кызны, аннан соң 2016 елда һәм 2017 елда туган ике баланы атып үтерүе хакында хәбәр таралды. Атыштан соң ир-ат үзенә кул салган. 

Соңрак ачыкланганча, Руслан Әхтәмов исемле бу егет балалар бакчасына йокы вакытында килгән. (Болай да үз-үзләрен яклый алмаган сабыйларның изрәп яткан чагында аларга ничек кулы күтәрелгән дә, ник менә бакчага килгән икән ул?!) Бакчаны берәү дә сакламаган.

Инде эш узгач, җирле хакимият тә “гөж” килеп гаеплене эзли башлады. Мәгариф учреждениеләренең ничек саклануын өлкә губернаторы Алексей Русских та тикшерергә фәрман биргән. Әмма 35 яшьлек ханымның гаиләсенә һәм алма бөртеге кебек ике сабыйның әти-әнисенә моннан гына салкын да, җылы да булмаячак инде.

Әлеге фаҗига булырга бер көн кала Россия Президенты Владимир Путин Россия Генераль прокуратурасының коллегиясендә чыгыш ясады. Чыгышы вакытында ул илебездә танылган тележурналистка карата һөҗүм оештырырга планлаштыруын, ФСБ вәкилләренең бу җинаятьне булдырмый калуын белдерде.
Путин чыгышыннан соң ук ФСБның матбугат хезмәте Мәскәүдә кылынасы җинаятькә кагылышы булган 6 кешенең тоткарлануы хакында хәбәр итте. Һөҗүм Владимир Соловьевка каршы оештырыласы булган.

Алай гына да түгел, Россия гражданнары саналып, Украина Хәрби көчләре файдасына эшләгән бу кешеләр террорчылык оешмасына кергән. Алар медиатормышта яхшы таныш булган Дмитрий Киселев, “RT” җитәкчесе Маргарита Симоньян һәм башкаларга һөҗүм оештырырга планлаштырулары хакында сөйләгән. Моннан тыш, Украинадагы махсус хәрби операцияне яклап, автомобильләренә “Z” символлары ябыштыручыларның машиналарына ут төртү ниятләре дә булган.

Нинди зур эш башкарганнар! Ничә кешенең гомерен саклап калган алар! Күпме кешенең мөлкәтенә зыян саласы булган террорчылар! Тик бер нәрсә генә йөрәкне тырный. Без шундый зур, бай, куәтле, кодрәтле, көчле ил! Бездә әллә нинди зур җинаятьләрне булдырмый калырлык мөмкинлекләр, матди һәм техник байлык бар! Ә менә балалар бакчасында йоклап яткан сабыйларны якларлык, парта артында утырган үсмерләрне үлем тырнагыннан сакларлык батырлыгыбыз да, уяулыгыбыз да юк! Ә бәлки битарафлыгыбыз артык зурдыр...
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ииии балакайлар иртән сөенә, сөенә садикка килгән булганнар, урыннары җәннәт түрләрендә булсын инде, әти_әнисенә сабырлык, түземлек.

    Мөһим

    loading