16+

Пандемиягә рәхмәт!..

Пандемия сәяхәтләргә дә үз төзәтмәләрен кертте. Коронавирустан саклану өчен ил халкының күбесе ялларын үзебездә генә уздыра башлады. Бу исә эчке туризмның үсешенә китерде. Әмма камиллекнең чиге юк.

Пандемиягә рәхмәт!..

Пандемия сәяхәтләргә дә үз төзәтмәләрен кертте. Коронавирустан саклану өчен ил халкының күбесе ялларын үзебездә генә уздыра башлады. Бу исә эчке туризмның үсешенә китерде. Әмма камиллекнең чиге юк.

Бу исә эчке туризмның үсешенә китерде. Әмма камиллекнең чиге юк. Алга таба да үсү өчен яңа максатлар куярга кирәк. Киләсе елларда туризмның кайсы тармагы үсештә булачак? Яңа туристлык объектлары барлыкка килсен өчен нәрсә эшләргә? Казанда узган “Киләчәк ориентиры” форумында катнашучылар киләчәк туризмы турында сөйләште.

Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Елена Лысенкова сүзләренчә, туристлык продуктының төп максаты – туристта җылы якты тәэсирләр калдыру. Шуның белән ул ешрак сәяхәт итә башларга тиеш.   

Форумда катнашкан Татарстанның Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева да, бүгенге көндә туризмның төп тренды – вакыйга, стихиялелек һәм бәхет эзләү, дип билгеләп үтте. Хәзерге тормыш ритмында кешеләр алдан нәрсә дә булса планлаштырмый, гаилә, дуслар белән тиз генә җыелышып кая да булса чыгып китеп ял итә.  

TUI Россия генераль директоры урынбасары Александр Сирченко үзенең чыгышында пандемиягә кадәрге чорга караганда да уңышлырак эшләүләрен билгеләп үтте. Элек эчке туризм нибары 2-3 процентны гына тәшкил итсә, хәзер бу күрсәткеч 20-23 процентка җиткән. Аныңча, хәзер иң мөһим тренд – эчке туризмны үстерү.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге генераль директоры Валерий Федоров халык арасында узган сораштыруларның нәтиҗәсе белән таныштырды. “Коронавирус эпидемиясе тәмамланып, бөтен чикләүләр бетерелгәннән соң, сезнең өчен кайсы туризм кызыклы булып калыр иде: Россия буйлап сәяхәтләрме, әллә чит илме?” дигән сорауга респондентларның 58 проценты эчке туризм, дип җавап биргән, ягъни алар ил буйлап сәяхәт итәргә әзер. Ә 33 проценты чит илләргә бару ягында. “Кайсы туристлык объектлары сезгә күбрәк ошый?” дигән сорауга 63 процент табигать объектларын атаган. 34 проценты – архитектура, 31 проценты мәдәни мирас объектларына өстенлек биргән. 25 проценты тыюлыкларны сайлаган.   

Шул ук вакытта Россиядәге ялның финанс белән бәйле “авырткан” урыннарын да атаганнар. Бәянең сыйфатка туры килүен алар бик начар дип бәяләгән. Димәк, бу өлкәдә эшлисе эшләр әле шактый.

Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов форумның төп максаты туристлык өлкәсендәге яңа технологияләрдән файдалану мөмкинлеген алу, яңа проектлар булдыру. Туристларның агымы арту белән туристлык предприятиеләр кереме дә артсын иде, диде ул.

Фото архивтан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading