Укытучылары шул темага инша язарга кушкан икән. Кырык эшем кырык якта кырылып ятса да, икесен ике ягыма утыртып, томаннар артында калган балачагым турында хикәятемне башладым. Сөенә-сөенә сөйләдем. Сөйләрлек эшләребез күп иде шул безнең. Барысын да бәйнә-бәйнә тезеп, пионерларның ни икәнен дә белмәгән бүгенге тинейджерлар да аңларлык итеп сөйләдем.
...Отрядыбызның 11 яшьлек батыр пионер Валя Котик исемен йөртүен һәм безнең аның өчен укуыбызны да сөйләдем. Монысына тәфсилләбрәк тә тукталдым әле.
Бөек Ватан сугышы башланганчы дүртенче сыйныфны гына тәмамлап калырга өлгергән украин малае Валя Котикның безнең сыйныфта махсус көндәлеге бар иде. Ул көндәлеккә атна саен беребез үз билгеләрен куйдырып бара идек. Билегеле, көндәлек башта әйбәт укучылар кулында була, аннары чират бүтәннәргә дә килеп җитә. Батыр малай начар билге алырга тиеш түгел, шуңа һәркем тырыша иде. Фәннәрне әйбәт үзләштерү өчен никадәр стимул булган бит ул.
Тимурчылар булып, ялгыз әби-бабайларга өй эшләрендә ярдәм итүебезне дә сөйләдем. Никадәр рәхмәт, изге теләкләр алганбыз бит.
Үзем сөйлим, үзем сиздермичә генә балаларымның күзләренә карыйм. Алар инде уйлары белән минем балачакта йөриләр. Кызым шунда: “Әни, пионерлар галстук тага иде, дидең, галстугыңны да күрсәт әле”, – димәсенме. Мин тиз генә җыеп куйган җирдән алып ал комач галстукны кызыма суздым. Көяз кызым аны муенына бәйләп тә куйды. Килешә!
Дөрес, бу галстук минем балачагым ядкаре түгел иде. Ул сакланмаган, дөресрәге, үземнең галстугымны пионерга керергә җыенган күрше кызына бүләк иткән идем. Ә бу балаларыма күрсәткән галстукны миңа әле быел гына башкалабызның 68нче мәктәбендә бирделәр. Ул көнне бу мәктәптә пионерия тарихына багышланган махсус музей ачтылар.
Мәктәп-гимназияләрдә соңгы елларда музейлар күпләп ачыла хәзер. Кайберләре икешәр-өчәр тарих өе белән дә мактана ала: туган якны өйрәнү музейлары, язучыларга, батырларга багышланганнары да бар. Ә менә биредә пионерия тарихына багышланганын оештырырга булганнар.
Әлеге мәктәпнең директоры, муенына кызыл галстук бәйләгәнгә күбрәк пионервожатыйга охшаган, Энҗе Ибәтуллинадан: “Мондый музей оештыру бик зур тәвәкәллек, кыюлык инде ул. Нинди максатларны күздә тоттыгыз?” – дип сорамый кала алмадым.
– Бүгенге заман балаларына әти-әниләренең, әби-бабайларының пионер булып, кызыл галстук тагып йөрүләрен аңлавы авыр. Менә шушы буыннар бәйләнешен ныгыту өчен мәктәбебездә пионер бүлмәсе, дөресрәге, пионер оешмасы музее ачарга булдык. Быел Артекның 90 еллыгы да бит әле. Үзем дә дружина председателе, комсомол оешмасы секретаре булган актив кыз идем. Балачагым истәлеге дә бу музей. Әле киләчәктә мәктәбебездә пионер друҗинасы да оештырырга уйлап торабыз, – диде ул җавапка.
Кызыл лента бәйләнгән ишек төбендә уң кулларын күтәреп кунакларга салют биреп басып торган малай һәм кызларның да муеннарында кызыл галстук. Ак күлмәккә бигрәк килешә ул. Йөзләре алсу. Әллә галстук кызыллыгы, әллә дулкынланудан. Балалардан: “Пионер булу нинди хисләр уята, рәхәтме?” – дип сорыйм. “Әйе! – диләр бертавыштан кызлары да малайлары да. – Гел яхшылык кына эшлисе килә”. Сүзләренә ышандым, чөнки үзебез дә шулай идек бит.
Кызыл лентаны кисеп, музей бүлмәсенә үтәбез. Биредә танышымны, балачак дустымны очраттым – батыр пионерлар стендыннан миңа тыйнак елмаеп Валя Котик карап тора иде. Аны күргәч, күңелемдә бу музейны оештыручыларга карата хөрмәтем тагын да арткандай булды.
Комментарийлар