16+

Ришвәт бирергә ашыкма, җавап бирерсең

Тормыш-көнкүрештә теге яки бу мәсьәләне хәл иткәндә каршылыкларга юлыксак, “майламыйча” булмас ахырысы, дип төшенкелеккә биреләбез. Ришвәт алучы гына түгел, бирүче дә канун бозучы икәнлеген онытмыйк. Моның ахыры күңелсез тәмамланачак.

Ришвәт бирергә ашыкма, җавап бирерсең

Тормыш-көнкүрештә теге яки бу мәсьәләне хәл иткәндә каршылыкларга юлыксак, “майламыйча” булмас ахырысы, дип төшенкелеккә биреләбез. Ришвәт алучы гына түгел, бирүче дә канун бозучы икәнлеген онытмыйк. Моның ахыры күңелсез тәмамланачак.

 -Хокук саклау органнарына, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Иҗтимагый палата ай саен җәмәгатьчелекне кабул итү чаралары оештыра,-диде Иҗтимагый палатаның җәмәгатьчелек контроле комиссиясе рәисе Артур Мустаев.
 Иҗтимагый палатада 24 мартта җирдән файдалану өлкәсендә ришвәтчелек мисаллары буенча җәмәгатьчелекне кабул итү үткәрелде. Үзеңне борчыган сорауны килеп әйтергә яки телефоннан шалтыратырга мөмкин.

 -Җәмәгатьчелекне кабул итүдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы коррупциягә каршы тору мәсьәләре буенча идарәсе, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, шулай ук Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы вәкилләре катнашты. Кешеләрдән 9 мөрәҗәгать керде. Бу мөрәҗәгатьләрнең һәммәсе тикшереләчәк һәм чара күреләчәк,-диде Артур Мостаев.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы социаль яклау, медицина хезмәте, коммуналь тармак һәм башка темаларга җәмәгатьчелекне кабул итүне даими үткәрә. Хәбәрләшү өчен рәсми сайтларында электрон адрес һәм телефон күрсәтелә.  

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading