16+

Россия Президентының “фронтовиклары” уяу

Татарстанда "Россия өчен" халык фронты" гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең республика төбәк бүлеген таный һәм сүзенә колак сала башладылар.

Россия Президентының “фронтовиклары” уяу

Татарстанда "Россия өчен" халык фронты" гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең республика төбәк бүлеген таный һәм сүзенә колак сала башладылар.

Узган елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясаганда, республика төбәк бүлегенең рәистәше Александр Лаврентьев әнә шулай дип белдерде. "Халык фронты" вәкилләре, мәсәлән, Казан хореография училищесына тулай торак төзүдәге бюрократия киртәсен "җимергән". Училище директоры Татьяна Шахнина төзелешне башлау өчен ике ел дәвамында хакимият органнарына һәм төзелеш оешмаларына йөгереп аргач, "Халык фронты"на килеп зарланган. "Витарус" базары җитәкчелеге яңа корылмаларын файдалануга рөхсәт ала алмыйча тилмергәч, шулай ук республиканың төбәк бүлегеннән ярдәм сораган. Хәзер яңа корылмада 450 кеше эшли.

Нинди кодрәткә ия соң алар? Җавабы бик гади. "Халык фронты" иҗтимагый хәрәкәтенең әйдаманы, ягъни башлыгы - Россия Президенты Владимир Путин. "Фронтовиклар" урыннардагы бөтен мәгълүматны Мәскәүдәге үзәк штабка җиткереп тора. Эшлексезлегең турындагы хәбәр ил Президентына барып ирешсә, җылы кәнәфиеңнән колак кагуың да бар.

Докладчы республика иктисадының тотрыклы үсешен игътибарга алды.- Бу беренче чиратта Татарстан Президентының зур тырышлыгы нәтиҗәсе. Рөстәм Миңнеханов - республика өчен олы табыш. Эре предприятиеләргә, урта һәм кече бизнеска да ярдәм кулы сузарга әзер тора, кешене тыңлый һәм яклый белә, - диде Александр Лаврентьев.

"Халык фронты" республика төбәк бүлеге рәистәше Игорь Бикеев Кырымның Россиягә кушылуы уңаеннан теләктәшлек митинглары оештырулары, Россия Президентының башлангычларын халык арасында пропагандалаулары турында сөйләде.

- Хәзер "Геройлар исемнәрен - мәктәпләргә" диган шигарь астында эшчәнлек җәелдердек. Бу яшь буында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүдә мөһим роль уйный, - диде Игорь Бикеев.
"Халык фронты" торак-коммуналь хуҗалык, медицина хезмәте күрсәтү өлкәләренә, ятим балаларга фатир бирүдәге законнарның үтәлешенә, "Уңайлы мохит" программасын гамәлгә ашыруга, авыл яшьләренең мәнфәгатьләрен яклауга, республикада авария хәлендәге йортларда яшәүчеләргә күзәтчелекне һәм хокукый ярдәмне көчәйтәчәк.

Фото: onf.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading