16+

Россиялеләргә “престижный” эш кенә кирәк...

Кыш – ул әле мандаринлы-оливьелы Яңа ел гына түгел, ә буран, бозлавык, кар көртләре дә. Авыл халкы капка төбен, ишегалдын һәрчак үзе көрәп-чистартып торса, шәһәрнекеләр нишләр бетәр инде?

Россиялеләргә “престижный” эш кенә кирәк...

Кыш – ул әле мандаринлы-оливьелы Яңа ел гына түгел, ә буран, бозлавык, кар көртләре дә. Авыл халкы капка төбен, ишегалдын һәрчак үзе көрәп-чистартып торса, шәһәрнекеләр нишләр бетәр инде?

Суыклар башлануга килеп җитәргә тиешле мигрантлар быел килә алмый – пандемия аларның юлын бикләп куйды. Коронавирус китәргә җыенмый, эшче кулларга кытлык, шул ук вакытта эшсезлек тә кимеми.

Эшсезлеккә китергән сәбәпләрнең берсе – күп кенә җитештерү өлкәләрендә икътисади кризис башлангач, аларның туктап калуы, икенчесе – элек күренмәгән эшсезләрнең ачыклануы. Дәүләт халыкка ярдәм итү йөзеннән эшсезләргә төрле пособиелар түли башлады, шуңа өстәп балаларга түләүләр булдырылды. Бу пособиеларны алу өчен мәшгульлек үзәгенә исәпкә басарга кирәк. Эш тапканчыга хәтле авыр вакытларда яхшы ярдәм булды бу. Мигрантларның күпләп китүе һәм җирле халык арасында эшсезлекнең үсүе кайбер өлкәләрдә бушлыкны тутыру өчен бик җайлы мөмкинлек иде кебек. Берәүләргә – эшче куллар, икечеләренә эш һәм керем кирәк. Саннарга күз салсаң, хезмәт биржасында торучылар мигрантларны тулысынча алыштыра алачак. Эш бирүче белән эш эзләүче уртак телне тиз табар дип уйланылса да, болай барып чыкмады. Россиялеләрне мигрантларга яраган хезмәт хаклары һәм вазифалар канәгатьләндерми. Белгәнебезчә, бу күп очракта төзелеш, торак-коммуналь хезмәтләре күрсәтү өлкәсендәге авыр физик эшләр. Биредә чагыштырмача күп түләнми, карьера ясау мөмкинлеге бөтенләй диярлек юк, ә россиялеләргә “престижный” эш кенә кирәк. Бәлки әлеге өлкәдә нәрсәдер үзгәрсен өчен хәлиткеч ноктага килеп җителмәгәндер?

Эш бирүчеләр хәлнең кискен торуын үзләре генә беләдер, юкка гына төзелештә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары ике тапкырга диярлек артмаган. Төзелеш министрлыгы мигрантларны илгә кертүне оештыруның гадиләштергән ысуллары буенча тәкъдимнәрен хөкүмәткә җиткергән. Бүгенге көндә үз илләренә кайтып, кире килә алмаган мигрантлар саны 1 миллионга якын, яки элек биредә булганнарның дүрттән берсе.

Хәлне мигрантлар килеп үзгәртә алмаса, аннан чыгуның башка юллары да бар, ди белгечләр. Беренчесе – хезмәт хакларын җирле халыкны канәгатьләндерерлек дәрәҗәгә җиткерү, икенчесе – эре шәһәрләрдән бик еракта яшәүчеләрне җәлеп итү. Беренчесе, мөгаен, барып чыкмас, эш бирүчегә үзенекен эшкә алып, аның өчен взнослар түләп, өстәмә чыгымнар ясауның бернинди файдасы юк. Алар өчен чикләүләр бетерелеп, мигрантларның килүен көтү отышлырак.

Мегаполислардан бик читтә яшәүчеләр дә мигрантларны алыштырып бетерә алмый – аларның китәсе инде элегрәк китеп урнашкан, калганнары да йә шул ук пособиега яши, йә шабашкага йөри, җае булганда. Җирле халыкка көтәсе кала – йә биржадан булачак “яхшы” тәкъдим, йә мигрантка яраган хезмәт хакы. Сайлау мөмкинлеге дә әллә ни күп түгел, ә яшәргә кирәк... Үз җилкәнен киереп зур йөзүгә дип кереп киткән мигрантлар да бер килеп, бер китеп йөреп мәшәкать тудырып йөрмәсә инде...
Ә кар яумый калмас ул, карны барыбер көрисе була...

Дамир Бәдриев фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading