Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов: "Кешеләрне авылда яшәтү мөмкинлекләрен табарга кирәк"

Мондый күргәзмәне күптән күргән юк иде. Сүзем борын эчен кытыклаган тәмле исле казыл­ыклар, чуклы кәнфитләр, баллар, майлар турында түгел. IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында оештырылган күргәзмәнең мохите үк башка иде. Катнашучылар бер-берсен сыйлыйлар, ул арада җанлы әңгәмәгә күчәләр, кунакка чакырышалар, телефон номерларын алышалар. Җыен үзе дә бик эшлекле...

- Җыенда беренче тапкыр гына катнашуым, - ди Удмуртиядән килгән Фәрит Хәмитов. - 20 гектар мәйданда бәрәңге үстерәбез. Татарстан турында күп ишетәбез, үз күзләрем белән күреп, танышып кайтасым килде. Авыл хуҗалыгы тармагы өчен федераль үзәктән бирелә торган программалар ничек эшли, Татарстан үзе нинди ярдәм күрсәтә? Болар турында да күбрәк беләсем, үзебездәге белән чагыштырып карыйсым да килә.

Ракеш Хафаев Актаныштан. Алар үз эшләрен 2011 елда каз бәбкәләре алып үстерүдән башлаганнар, 2012 елда гаилә фермасы төзеп, терлекчелеккә күчкәннәр. Бүгенге көндә 14 савым сыерларының сөтеннән эремчек, каймак ясап саталар.

- Гаилә фермабызны да, сөт эшкәртү цехын да киләчәктә зурайтырга уйлыйбыз. Теләгебез - авылны саклап калу, халыкны эшле, ашлы итү, - ди ул.

Күргәзмәне караганда, республика җитештерүчеләре белән фикер алышып, Рөстәм Миңнеханов сату өчен товарның кыяфәте кызыктыргыч булырга тиешлегенә басым ясады.

- Сәүдә үзәкләре бәя һәм сыйфатка гына түгел, ә продукциянең тышкы кыяфәтенә дә зур игътибар бирә, - диде ул.

Беркемгә дә сер түгел: бүген авыллар картаеп бара. Авылларны ничек саклап калып була, аларны яшәтү, яшәртү өчен ни эшләргә? Форумның пленар утырышында башлыча сүз шул хакта барды.

- Без шуны аңларга тиеш: бүген авыл кешесе беркемгә дә батрак булып эшләргә теләми. Үз эшеңне булдыру мөмкинлеге бигрәк тә яшьләрне авылга тарта, аларның үз илендә хуҗа булып яшисе килә, - диде утырышта беренче булып сүз алган Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров. - Кече эшмәкәрлек үсеш алган авылларда тормыш кайный, яшьләр авылда кала, балалар туа, йортлар салалар.

Төбәкләрдән килгән эшмәкәрләр дә үз мисалларында авылларны саклап калу, аларны үстерү юллары турында сөйләделәр, фикер алыштылар.

- Биш ел элек авылыбызның хәле бик мөшкел иде, - диде Чувашиянең Озын Куак авылының «Тормыш» агрофирмасы директоры Рәшит Сәнҗапов. - Бүген 289 хуҗалыкта 1200 кеше яши, авылыбызда 90 эшмәкәр эшли. Алар 2 мең гектар җир генә эшкәртеп калмыйлар, терлекчелек, тимерчелек, агач эшкәртү белән шөгыльләнәләр. Биш ел элек авылда 200 савым сыер булган булса, бүген аларның саны 800 башка җитә. Ике яңа урам барлыкка килде.

Реклама

Рәшит Сәнҗапов интернетта бизнесменнар үзара фикерләшә-аралаша, яңалыклар белә һәм төрле килешүләр төзи алырлык сайт булдыру идеясе белән чыкты. Рөстәм Миңнеханов бу фикерне хуплады. Татарстанлылар Башкортстанның Туймазы районында яшәүче Фәнир Галимовны җырлары аша беләләр.

- Балачактан хыялым артист булу иде. Авыл хуҗалыгы тармагына ничек кереп киткәнемне үзем дә сизми калдым, - ди ул.

2006 елда туган авылы Төмәнәктәге колхоз банкротлыкка чыккач, җирле җитәкчеләр аның ярдәм итүен сорыйлар. Авыл бүген үсештә. Иген игәләр, 200 баш кортлары бар, кымыз ясыйлар. Хуҗалык кайчандыр авыр йөк атлары үрчетү белән шөгыльләнгән була, бу тармакны да кабат аякка бастырганнар. Сатып алырга теләүчеләр дә бик күп икән. Үз хисапларына узган ел ук инде тыл батырлары хөрмәтенә һәйкәл салдырганнар. Архивларда эзләнеп, авылның тарихын өйрәнгәннәр. Беренче китап чыкканнан соң халыкның үз нәселе, тарихы белән кызыксынулары арткан. Материаллар туплап, инде икенче китапны да бастырганнар. Әлеге авылда уздырылучы Шәҗәрә бәйрәме турында без дә язып чыккан идек.

- Шәҗәрә бәйрәменә Төркиядән, Латвиядән, Англиядән, Россия төбәк­ләреннән кунаклар килде. Рөстәм Нургалиевич, сез дә безнең якларга бер килеп китсәгез иде, - дип, Президентны да кунакка чакырды Фәнир Галимов.

Татарстан Президентын үз төбәкләрендә күрергә теләүчеләр күп. Мәскәү, Үзәк регион һәм Чувашия мөфтие Әлбир Крганов та шуңа басым ясады.

- Сезнең килүегез һәр төбәк өчен зур вакыйга. Сез зур җитәкче, абруйлы кеше. Килүегез төбәкләрдә яшәп ятучы татарлар өчен яңа сулыш биргәндәй була. Берничә ел элек Марат Әхмәтов Чувашиягә килгәч: «Татарстанда терлек сую цехлары ачабыз», - дип, халыкның йокысын качырган иде. Бездә халык күбесенчә терлек суеп сата, әлеге сүзләр көндәшлеккә, тагын да тырышып эшләргә бер сәбәп булды, - диде ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, чыгыш ясаучыларның һәркайсына югары бәя биреп, премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка төбәкләргә тәҗрибә уртаклашырга баруны оештырырга кушты.

- Татар эшмәкәрләрен, җаваплы һәм үз эшенә бирелгән кешеләр буларак, Россиянең барлык регионнарында да беләләр. Үз проектларыгызны үстереп, сез ватандашларыгызга да ярдәм итәргә онытмыйсыз: мәчетләр салдырасыз, авылларны төзекләндерүдә ярдәм итәсез. Бүген масштаблы глобализация процесслары авыл җиренең киләчәген, димәк, татар милләтенең үзенчәлеген дә: телен, мәдәниятен һәм традицияләрен шик астына куя. Шуңа күрә кешеләрне авылда яшәтү мөмкинлекләрен табарга кирәк.

Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыены быел дүртенче тапкыр уздырылды. Элек тә шактый зур аудитория җыйган чара быел бөтенләй яңа киңлеккә чык­ты: төрле төбәкләрдән 500 эшмәкәр килгән иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: