16+

Сабыйларын үтергән ата-аналарны аклап буламы?

Кайбер өлкән кешеләр нигә шуны аңламыйлар икән?

Сабыйларын үтергән ата-аналарны аклап буламы?

Кайбер өлкән кешеләр нигә шуны аңламыйлар икән?

Узган шимбә иртәсе тетрәндергеч хәбәрдән башланды. Уфаның “Речные зори” шифаханәсеннән ерак түгел, Караидел елгасында, бала гәүдәсе табылган. Ул узган елның 26 октябрендә әтиләре белән бергә югалган бертуган Мазовларның берсе булырга мөмкин. Берничә сәгатьтән Дим районы территориясендәге Агыйдел елгасында балыкчылар янә бала гәүдәсенә юлыкты. Башкортстан буенча Тикшерү комитеты судан табылган балаларның 8 яшьлек Илья һәм 5 яшьлек Слава Мазовлар булуын раслады. Башлангыч фаразлар буенча, балаларны әтиләре үтергән, әмма зур фаҗиганең барлык нечкәлекләрен тикшерүчеләр ачыклаячак. Гаилә башлыгы — 37 яшьлек Артем Мазовны әлегә кадәр таба алмыйлар...

Бу вакыйганы башыннан ук күзәтеп барган һәркемнең йөрәгендә әлегә кадәр өмет чаткысы яшәп килде. Озак көттерми генә балаларның исән булулары турында хәбәр килеп ирешер дә бу мәхшәргә нокта куелыр төсле иде. Ләкин ир белән хатын арасындагы гауганың ахыры 8 ай дигәндә иң куркыныч кинолардагы төсле тәмамланды. Шунысы аяныч — ике яшь кешенең гаилә мөнәсәбәтләрен саклап кала алмавы өчен бер гөнаһсыз сабыйлар гомерләре белән түләде.

Гаилә конфликтларын, аерылышуны аек акыл белән кичерә белү, үзара уртак тел табу бик сирәкләргә генә хас. Күпчелек очракта ул гауга, күз яшьләре, милек бүлү, балалар өчен тарткалаш, хәтта үч алуга кадәр барып җитә. Соңгысына, әлбәттә, акланмаган өметләр, чынга ашмаган хыяллар өчен ярсуы, нәфрәте ярларыннан ташкан кешеләр бара. Ә үч алу чарасын ерак эзләп барасы түгел. Менә ул — балалар...
Мазовлар гаиләсендә дә әти кешенең ике баласы белән чыгып китүе һәм гаип булуы — ул аерылышырга карар кыл­ган хатыннан шул рәвешле үч алу. Янәсе, үкенсен, гомере буена хәсрәт утында янсын. Монда балалар турында уйлау, аларны кайгырту юк, билгеле. Иң мөһиме, аларга карата явызлык аша хатынның йөрәгенә мәңге төзәлмәслек яра салу.

Бер-береңнән бала аша үч алу — хәзерге җәмгыятьтә бик еш күзәтелә торган күренеш. Тормышта мондый мисаллар бихисап. Әйтик, узган елның октябрь аенда Саратов шәһәрендә 30 яшьлек ир, хатыны белән ачуланышканнан соң, кечкенә ике баласының һәм ахыр чиктә үзенең гомерен өзгән. Күп­катлы йорт балконыннан башта балаларын ташлаган, аннары үзе сикергән ир селфи яздырып калдырган. Анда ул барысында да хатынын һәм аның әнисен гаепләгән. Коточкыч адымга барыр алдыннан ир язманы хатынына җибәргән. Бу гаилә дә имин яшәгән, уңай яктан гына бәяләнгән.

Шундый ук фаҗига узган елның маенда Ульяновск өлкәсендә булды. Анда 37 яшьлек ир белән хатыны арасында җәнҗал чыга. Хатын баланы алып, аерылып китәчәген әйтә. Шактый кызмача гаилә башлыгы кинәт кул баласын эләктереп ала һәм аны кыйный башлый. Хатын полиция чакырту өчен күршеләренә чыгып йөгерә. Кызганыч, сабыйны коткарып кала алмыйлар. Ул алган тән җәрә­хәтләреннән вафат була.
Агымдагы елның февраль аенда җан өшеткеч хәл Липецк шәһәрендә булды. Гаи­ләдә чыккан низаг вакытында ир пычак белән хатынына, ә аннары 11 һәм 4 яшьлек ике баласына ташлана. Кечкенә сабый фаҗига урынында ук үлә. Табиблар хатынның һәм аның үсмер улының гомер­ләрен саклап кала.

Гаилә конфликтлары вакытында бала гомеренә башлыча ир-егетләр кул суза. Шулай да үз сабыеның гомерен кыюдан хатын-кызлар да тарсынып тормый. Әйтик, узган елның көзендә Яр Чаллы шәһәрендә булган тетрәндер­геч вакыйга шуңа ачык мисал. Көнләшү нигезендә 32 яшьлек хатын белән ире арасында гауга чыга. Төн уртасында ир өйдән чыгып китә. Ярсыган хатын пычакка үрелә һәм ике яшьлек улына үлемечле яра сала. Аннары 2013 елгы улына һәм үзенә пычак кадый. Каты яраланган ана белән малай исән кала.

Кызганычка каршы, бу исемлекне әле бик озак дәвам итеп була. Мондый очраклар көннән-көн арта гына бара. Статистика мәгълүматларына караганда, Русиядә 18 яшькә кадәрге балаларга карата җинаятьләрнең 80 проценттан артыгы туганнары һәм якын кешеләре тарафыннан кылына. Балаларны газаплауда, кыйнауда яисә үтерүдә гаеп­ләнүче башлыча үз ата-анасы, бабасы, үги әтисе, әнисе йортка керткән ир булып чыга. Мондый җинаятьләрнең яртысын өлкәннәр исерек хәлдә кыла.

Психологлар фикеренчә, гаиләдә бала гомеренә кул сузуның нигезендә еш кына өлкәннәрнең бер-берсеннән гап-гади үч аласы килү тойгысы ята. Ә бала, бу очракта, алар кулында уенчык кына. Нибары мөнәсәбәтләр ачыклау, һәркемнең үз проблемасын чишү, нәрсәдер исбат итәргә тырышу, куркыту, үкендерү чарасы. Үз тормышларында килеп чыккан конфликтлар аркасында ир яисә хатын баланы газаплый, кыйный, үтерә, урлап алып китә. Соңгысына килгәндә, бала урлау моннан дистә еллар элек байларга, танылган кешеләргә генә хас булса, хәзер ул гади гаиләләр арасында да киң таралды. Кызганыч, әтисен дә, әнисен дә тигез яраткан баланы бер-берсеннән йолкып алып, чит җирләрдә тилмертеп үстерүне геройлыкка тиң күрүчеләр җитәрлек хәзер. Бигрәк тә әтиләр арасында. Андыйларны җавапка тарттыру да мөмкин түгел.

Гаилә кодексына ярашлы, ата-ана балага икесе дә тигез хокукта. Шуңа да мондый очракларда хокук саклау органнары хезмәткәрләре еш кына берничек тә ярдәм күрсәтә алмый. Ә кайвакыт ярдәм итәргә тиешле урында да, “бу сезнең гаилә проблемасы, конфликтны үзегез хәл итегез”, дигән дежур сүзләр белән чикләнүне хуп күрә. Тиран, эчкече ирләре тарафыннан үзләре дә, балалары да җәберләнеп, изелеп яшәүче, яклауга өметләнеп төрле инстанцияләргә сугылучы хатыннарга аеруча таныштыр мондый сүзләр...

Тигез гаиләдә, пар канатлы үскән балалар — бәхетле, аларга өйдә бернинди куркыныч янамый, дип уйларга күнеккәнбез. Ләкин сабыйлар­ның гомерен кыйган ата-аналар турында ишетеп шаккаткан саен гаиләләрдә әхлакый кыйммәт­ләрнең югала баруына ина­насың. Хәзер әти-әниле балалар да яклауга мохтаҗ. Һәр көнне, ә бәлки, сәгате-минуты беләндер дә әле... Һәм бу инде җәмгыятьнең күптән игътибар, ярдәм итәргә тиешле “авырткан җиренә” әйләнгән...

Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.

http://kiziltan.rbsmi.ru

Фото: pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading