16+

«Салават күпере»ндә сәфәрдәшчеләр барлыкка килгән. Казанга тизрәк бару өчен...

Салават Күперенә ике автобус йөри, икесе дә иң пик сәгатьләрдә (иртән һәм кичен) шыгрым тулы, алма төшәрлек тә урын юк, кайбер пассажирлар аларны «консерв банкалары» дип атап йөртә.

«Салават күпере»ндә сәфәрдәшчеләр барлыкка килгән. Казанга тизрәк бару өчен...

Салават Күперенә ике автобус йөри, икесе дә иң пик сәгатьләрдә (иртән һәм кичен) шыгрым тулы, алма төшәрлек тә урын юк, кайбер пассажирлар аларны «консерв банкалары» дип атап йөртә.

Мәскәүдә яшәүче туганым телефон аша сөйләшкәндә,  «Без эшкә бөкеләрдә 4-5 сәгать утырып, 11 гә генә барып җитәбез», ди. Ә Казанда исә, бу бөкеләрдә сарыф ителгән вакыт- 2-3 сәгать тәшкил итә. Мәсәлән, Салават Күпере микрорайонында яшәүчеләр мине бик яхшы аңлар. Эш урынына сәгать сигезгә барып җитү өчен, иртәнге 6дан торып чыгарга, 9дагысына - 7дә тукталышка чабарга кирәк. Ике сәгатьлек юл, бу бөкеләрне исәпкә алынып әйтелә.

Осиново урамында, Горький шоссесында бөкеләрдә утыруларның «күңеллелеген», «рәхәтлелеген» сүз белән генә дә әйтеп бетереп булмый. Моны үзләрендә татыган кеше генә белә. Менә шул факторларны, (транспорт кытлыгы, бөкеләр) исәпкә алып, Салават Күперендә яшәүчеләр ватс апп мессенджерында «Сәфәрдәшчеләр» төркемнәрен булдырганнар.

Уңайлы. Бирегә кем (машина йөртүчеме, җәяүлеме), кая, кайчан баруы хакында яза. Әйтик, тимер атта булганнар пассажир эзли, җәяүлеләр - утырып бару өчен машина. Әлбәттә, «рәхмәт» өчен генә түгел, әлеге «үзара ярдәм»нең бәясе - 50сум. Үзеңә кирәкле урынга барырга  теләүчеләр өчен бу сумма зур түгел, чөнки ике транспорт белән барган очракта, 60 сум түләргә кирәк булачак бит. Җитмәсә, машина белән тизрәк тә әле.

Эхх, өстәге түрәләрне менә шулай йөртәсе иде дә бит. Шул чакта Салават Күперендә яшәүчеләрне аңларлар, кичекмәстан метроның, өстәмә юллар булдыруның  кирәклеге турында уйлана башларлар иде. Без әлеге юлларны шулай ук Казан мэриясе, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына юллыйбыз һәм аларның җавапларына өмет итеп калабыз.

Лилия Гайнуллина
Автор фотолары.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading