16+

Йорт салу өчен нинди ипотекалар бар?

Статистик мәгълүматлар буенча, Россиядә яшәүчеләрнең 70 проценты шәхси йортта яшәргә тели.

Йорт салу өчен нинди ипотекалар бар?

Статистик мәгълүматлар буенча, Россиядә яшәүчеләрнең 70 проценты шәхси йортта яшәргә тели.

Узган елгы карантинда утырулар, пандемия бу теләкне күпләрдә арттыргандыр. Чөнки Казанда гына да йорт салырга теләүчеләр саны бер ел эчендә өч тапкырга арткан.Төзелеш материалларына бәяләр үсү дә халыкны туктатып кала алмый. Өстәвенә, дәүләт тә ташламалы ипотека программалары тәкъдим итә.
Шәхси йорт салу өчен ипотеканы кемгә бирәләр? Язмада шул сорауга җавап эзләрбез.

Банклар нигә шикләнә?
Күп фатирлы йортлардагы фатирларның – 70, ә икенчел торак базарындагы фатирларның 40 процентын ипотекага сатып алалар. Әмма шәхси йорт төзү өчен алынган ипотека күләме барлык ипотека кредитларының 2 процентын гына тәшкил итә. Проблема беләсезме нәрсәдә? Банкларның йорт салына торган җирне залог итеп санамауларында. Өстәвенә, йорт төзелә башлап, эш тукталырга да мөмкин. Ә андый объектны сату әзер продуктны сатуга караганда кыенрак.
Әмма Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, хәзер шәхси йорт төзер өчен ипотека алырга теләүчеләргә бу процесс җиңеләячәк. Ихтыяҗ барлыгын күреп, банклар да мондый төр кулланучылар өчен аерым программалар әзерли башлаган.

Йортны кая салырга ярый?
Шәхси йортны торак пунктларга караган җир кишәрлекләрендә генә салырга рөхсәт ителә. Моннан тыш, ул кишәрлектә шәхси йорт төзергә рөхсәт булырга тиеш. Бер искәрмә бар. Әгәр дә кеше ул йортта даими торырга ниятләми икән, ә бакчадагы йорт яисә вакытлыча яшәп тору урыны итеп кенә сала икән, ул вакытта хуҗалык алып баруы яисә бакчачылык белән шөгыльләнүе дә җитә. Ә инде “прописка” кирәксә, беренче таләпне үтәргә туры киләчәк.
Авыл хуҗалыгы җирләрендә дә ипотекага йорт салырга рөхсәт. Бер шарт белән. Әгәр дә ул җирләрдә шәхси ярдәмчел хуҗалык эшчәнлеге алып барылса һәм йортта сезонлы гына яшәү күздә тотылса.
Җирнең нинди категориягә кергәнлеген Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры аша ачыкларга була.

Шәхси йорт салу өчен нинди ташламалы программалар бар?
Ипотека программаларының барысы да диярлек бу продуктны шәхси йорт салганда файдаланырга мөмкинлеген искәртә.
Мисалга – гаиләләр өчен 6 процентка кадәр ставкалы ипотека. Ул 2018 ел башыннан гамәлдә һәм балалы гаиләләргә бирелә. Моңа кадәр 2018 елның 1 гыйнварыннан – 2022 елның 31 декабренә кадәр икенче яисә аннан соңгы балалары туган гаиләләр генә бу продукттан файдалана алса, хәзер шартлар үзгәрде.

Бу вакыт аралыгында беренче балалары туган гаиләләр дә мондый ипотеканы куллана ала.
Моннан тыш, 2022 елның 31 декабренә кадәр инвалид балалары туган гаиләләр дә ташламалы ипотекага дәгъва кыла ала.
Әйтелгән вакыт аралыгында туган балаларны гаиләгә тәрбиягә алучылар да ипотеканы 6 проценттан кимрәк ставка белән алырга хокуклы.
Иң мөһиме – үзегезнең җыйган акчагыз кирәкле сумманың кимендә 15 процентын тәшкил итәргә тиеш. Ипотеканы 30 елга кадәр алырга була.

Сүз уңаеннан, бу төр ипотеканы йорт салыр өчен генә түгел, ә салыначак йорт урынын сатып алу максатыннан да бирәләр. Әмма йортны юридик затлар яисә шәхси эшмәкәрләр рәсми килешү нигезендә төзергә тиеш.
Шәхси йортны әзерне генә дә сатып алырга була. Әмма аны юридик зат сатуы кирәк.
Программадан 2023 елның 1 мартына кадәр файдаланырга мөмкин.

Авыл ипотекасы
Бу программа 2020 елдан гамәлдә һәм авыл җирлегендә тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.
Ипотеканы 25 елга, 3 проценттан да кимрәк ставка белән алырга мөмкин. Беренче кертем 10 проценттан да ким булмаска тиеш.
Ипотеканы шәхси йорт салу өчен җир кишәрлеге сатып алырга, яисә шәхси йорт салырга тотарга була. Төзелеш эшләрен компания яисә шәхси эшмәкәр рәсми килешү нигезендә башкарырга. Төзелеш эше 24 айдан озакка сузылмаска тиеш. Вакыт арткан очракта, банк ставкаларны үстерергә мөмкин.
Программаның төгәлләнү вакыты тәгаенләнмәгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading