Шәһри Казан

Сочи туристларны Казан белән бүлешәчәк...

Россиягә карата кайбер илләр тарафыннан күрелгән санкцияләр, доллар һәм евро курсларының үсүе тышкы туристлык сәфәрләрен сүрелдерде. Бер начарның бер яхшысы, дигәндәй, бу хәл эчке туристлыкка игътибарны арттыруга этәрде.

Сочи мэры Анатолий Пахомов туристлар җәлеп итү максатында, илебез буйлап турне оештырган, хәтта.

-Татарстанда шактый еш булам,- дип сөйләде Анатолий Николаевич "Татар-информ" агентлыгында журналистлар белән очрашуда. - Казан искиткеч матур, горурлык хисләре уята торган шәһәр. Казан төзекләндерү эшләренә иртәрәк кереште. Олимпия уеннарына әзерлек кысаларында Сочи да зур төзекләндерү кичерде. Иң мөһиме - Сочи экологик яктан чиста, шул исәптән Кара диңгез суы да. Биредә табигать соклангыч: аста диңгездә су керәсең, кояшта кызынасың, ә өстә тауда чыңгы шуасың.

Реклама

Спорт корылмалары белән беррәттән, Сочида дистәләгән яңа кунакханәләр сафка баскан. Адлер районында биш йолдызлы отельләрдә номер бәясе көненә 6 мең сум һәм аннан да югарырак. Ике һәм өч йолдызлы кече отельләрдә бәя 1500 сумнан башлап, кунак йортларында бер тәүлек 300 сум.

-Шифаханәләрдә дәвалау да, хезмәт күрсәтү дә бик яхшы. Кунакханәләр арасында да көндәшлек көчле бүген, хезмәт күрсәтү эшчәнлекләре күзәтчелектә тотыла,- диде Анатолий Пахомов. - Казан ул борынгы шәһәр булуы белән үзенчәлекле. Сочи туристларны Казан белән бүлешергә әзер.

Шәһәр башкарма комитетының аппарат җитәкчесе Игорь Сивов һәм Туристлыкны үстерүгә булышлык комитеты директоры Евгения Лодвигова Казан белән Сочи шәһәрләренең туристлык тармагында да актив эшчәнлек алып баруын әйттеләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: