16+

Социаль хезмәткәрләренең эше артты

15 елның гыйнварыннан "Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтү нигезләре турында" федераль закон гамәлгә керде. Әлеге закон нигезендә социаль хезмәтләр яңача күрсәтелә башлый. Әлегә кадәр социаль хезмәткәрләр идән юып, кибеттән ипи алып кайта торган булсалар, хәзер үзләре карый торган гаиләләрнең башка бик күп проблемаларын чишә торган белгечләргә әвереләчәкләр. Татарстан Республикасы...

Социаль хезмәткәрләренең эше артты

15 елның гыйнварыннан "Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтү нигезләре турында" федераль закон гамәлгә керде. Әлеге закон нигезендә социаль хезмәтләр яңача күрсәтелә башлый. Әлегә кадәр социаль хезмәткәрләр идән юып, кибеттән ипи алып кайта торган булсалар, хәзер үзләре карый торган гаиләләрнең башка бик күп проблемаларын чишә торган белгечләргә әвереләчәкләр. Татарстан Республикасы...

15 елның гыйнварыннан "Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтү нигезләре турында" федераль закон гамәлгә керде. Әлеге закон нигезендә социаль хезмәтләр яңача күрсәтелә башлый. Әлегә кадәр социаль хезмәткәрләр идән юып, кибеттән ипи алып кайта торган булсалар, хәзер үзләре карый торган гаиләләрнең башка бик күп проблемаларын чишә торган белгечләргә әвереләчәкләр.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, 2015 елның 1 гыйнварыннан социаль ярдәмне авыруы, җәрәхәт алуы, яше яки гариплеге аркасында үз-үзен карау сәләтен тулысынча яки өлешчә югалтучылар; даими тәрбиягә мохтаҗ бер яки хәтта берничә инвалид (шул исәптән балалык яшендәге) яшәгән гаиләләр алачак. Әлбәттә, социаль яраклашуда кыенлыклар кичерүче бала булган гаиләләр, гадәттән тыш хәлләрдә яки милләтара конфликтлар нәтиҗәсендә зыян күргән, эше һәм яшәү өчен акчасы, билгеле бер яшәү урыны булмаган, балалар йортыннан чыккан кешеләр дә бар исемлектә. Социаль хезмәткәрләр өйдә агрессия хакимлек иткән гаиләләргә һәм хатын-кызлар белән балаларга карата көч куллану очраклары теркәлгәндә дә ярдәмгә киләчәк. Наркоманнар, исерекбашлар, психик авырулы, уен бәйлелегендәге кешеләре булган гаиләләр дә игътибардан читтә калмаячак.

Социаль хезмәтләрнең төрләренә килгәндә, яңа законда язылганча, социаль-көнкүреш, социаль-медицина, социаль-психологик, социаль-педагогик, социаль-хокукый хезмәтләр, яшәүләрендә чикләүләр булган затларның аралашу потенциалын арттыру да каралган.

Бу закон, гомумән, социаль хезмәт күрсәтү системасын камил­ләш­терүне күздә тота. Социаль оешмалар тарафыннан хезмәт күр­сәтелүче һәр кешегә шәхси программа төзелә. Анда социаль хезмәтнең төре, күләме, ешлыгы, аларны күрсәтү шарты, вакыты, тәкъдим ителүче хезмәткәрләр исемлеге языла. Урын өстендә ятучыларга ярдәмнең бер төре, үз аягында йөреп торучыларга икенче төре булачак. Аның нигезендә гражданнарга, кирәге чыкканда, социаль ярдәмнән тыш, медицина, психологик, хокукый ярдәм дә күрсәтеләчәк. Алар хакында да кешенең шәхси программасына языла.

Элекке законнан аермалы буларак, түләүсез хезмәтләр яшәү минимумыннан азрак керем булганнарга (әйтик, пенсионерлар һәм инвалидлар өчен пенсионерның яшәү минимумы - 5709 сум) күрсәтелсә, хәзер аларның планкасы арттырыла. Беренчедән, балигъ булмаган балаларга, икенчедән, гадәттән тыш хәлләрдә яки милләтара кораллы конфликтларда зыян күргән кешеләргә, өченчедән, җан башына уртача керемнәре яшәү минимумының бер ярым күләменнән азрак булган гражданнарга бушлай ярдәм итәчәкләр. Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, республикада бүген яшәү минимумының бер ярым күләменнән азрак пенсияне 158,6 мең кеше, шул исәптән пенсия яшендәге инвалидлар да, шулай ук хезмәткә яраклы яшьтәге 60,2 мең инвалид ала.

Яңа законда "Ашыгыч социаль хезмәтләр" дигән пункт та бар. Гражданнарга андый төр ярдәм күрсәтү үз эченә түләүсез кайнар ризык һәм продуктлар, кием-салым һәм башка мөһим әйберләр белән тәэмин итү, вакытлыча торак алырга булышу, хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау максатыннан юридик ярдәм, ашыгыч психологик ярдәм күрсәтүне ала. Аң һәм физик үсешендә төрле тайпылышлары булган, мәгариф учреждение­ләренә йөри алмаган балалары булган гаиләләргә дә булышачаклар. Бүген шундый биш меңнән артык бала бар.

2015 елдан социаль хезмәт күрсәтүгә шәхси эшмәкәрләр дә катнаша ала. Алар республика реестрына кертелгәч социаль хезмәтләр белән тәэмин итеп торучыга гражданин мөрәҗәгать иткән очракта аның социаль ярдәм күрсәтүгә киткән чыгымнарын компенсацияләячәкләр. Социаль хезмәт күрсәтүчеләрнең барысына да дәүләт контроле оештырылачак, шулай ук иҗтимагый күзәтчелек тә каралган. Ул Россия кулланучылар хокукын яклау турындагы закон нигезендә иҗ­тимагый оешмалар тарафыннан башкарылачак. Министрлыкның рәсми сайтында гражданнар социаль хезмәт күрсәтү учреж­дениеләре эшчәнлеге хакында фикерләрен калдыра ала.
Любовь Ушатик, Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге директоры урынбасары:

- Яңа закон буенча, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең исемлеге артты. Элек өйдә социаль хезмәтләр пенсиясе яшәү минимумыннан артып китмәгән пенсионерларга, ялгыз яшәүчеләргә, ялгыз яши торган сугыш ветераннары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан инвалидларга, чернобыльчеләргә бушка күрсәтелә иде. Ә хәзер бу исемлеккә җан башына уртача керемнәре яшәү минимумының бер ярым күләменнән әзрәк булган гражданнар да керде. Законга үзгәрешләр кертелүе аркасында, элек түләгән казанлыларның ун процентына хезмәтләр бушка күрсәтелә. Әлегә кадәр социаль хезмәткәрләр ялгыз кешеләр янына гына йөрсә, хәзер инвалид бала тәрбияләнә торган гаиләләр дә ярдәм алачак. Пенсияләре югарырак булганнарга хезмәт күрсәтү тарифы да артты. Шунысын да әйтергә кирәк, соңгы биш елда алар бер тапкыр да үзгәрмәгән иде.

Тагын бер яңалык - һәр кешегә адреслы якын килү. Элек түләмәүчеләр категориясенә керемнәре 6 420 сум булганнар керсә, хәзер ул 8 563 сум. Яңа закон хезмәтләр бәясен яңа формула буенча исәпли. Мисал өчен, әгәр дә кеше 10 мең сум пенсия ала икән, әлеге суммадан бер ярым "минималка"ны, ягъни 8563 сумны алабыз. Килеп чыккан сумманы икегә бүләбез. 719 сум килеп чыга. Кеше шул суммага үзенә кирәкле хезмәтләр пакетын сорый ала.

Фото: m.kalitva.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading