16+

Социаль ярдәм акчасын түләү тәртибе

«ШК»ның «кайнар элемтә»сенә Чистайдан Габделхай абый Хәйретдинов шалтыратты. «80 яшенә җиткән кешеләрне караучыларга ай саен 1200 сум күләмендә социаль ярдәм түләнә, тик моның бер зур шарты бар икән: 80 яшькә җиткәннәрне беркайда да эшләмәүче һәм бернинди кереме булмаган кешеләр генә карый ала. 1200 сумлык ярдәм алу өчен ай саен бик...

Социаль ярдәм акчасын түләү тәртибе

«ШК»ның «кайнар элемтә»сенә Чистайдан Габделхай абый Хәйретдинов шалтыратты. «80 яшенә җиткән кешеләрне караучыларга ай саен 1200 сум күләмендә социаль ярдәм түләнә, тик моның бер зур шарты бар икән: 80 яшькә җиткәннәрне беркайда да эшләмәүче һәм бернинди кереме булмаган кешеләр генә карый ала. 1200 сумлык ярдәм алу өчен ай саен бик...

«ШК»ның «кайнар элемтә»сенә Чистайдан Габделхай абый Хәйретдинов шалтыратты. «80 яшенә җиткән кешеләрне караучыларга ай саен 1200 сум күләмендә социаль ярдәм түләнә, тик моның бер зур шарты бар икән: 80 яшькә җиткәннәрне беркайда да эшләмәүче һәм бернинди кереме булмаган кешеләр генә карый ала. 1200 сумлык ярдәм алу өчен ай саен бик күп документ сораталар, һәр пенсионер җыеп бетерә дә алмый», - диде.
Төгәл нинди социаль ярдәм турында сүз барганын һәм нинди документлар җыярга кирәклеген ачыклау өчен, без Татарстан буенча Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать иттек. Анда аңлатуларынча, беркайда да эшләмәүче, әмма хезмәткә яраклы кеше хезмәткә яраксыз кешене (I төркем инвалид, дәвалау учреждениесе карары нигезендә даими күзәтүгә мохтаҗ дип табылган һәм 80 яшенә җиткән кешеләр) караса, аңа ай саен 1200 сум түләнә. Караучы хезмәткә яраксыз кеше белән бергә тормаска да, аның гаилә әгъзасы булмаска да мөмкин. 1200 сум хезмәткә яраксыз кешенең пенсиясенә өстәп түләнә.
Компенсациягә ия булу өчен, Россия Пенсия фондының пенсионер яши торган бүлекчәсенә барып, тиешле документлар тапшырырга кирәк. Пенсия фондында әйтүләренчә, документлар караучы кеше буенча гына һәм бер генә тапкыр тәкъдим ителә. Әгәр карау­чы эшкә урнашса, пенсия ала башласа яки башка төрле даими керемгә ия булса, ул биш көн эчендә Пенсия фондының җирле бүлекчәсенә хәбәр итәргә тиеш. Хезмәткә яраксыз кешенең караучысы алышынса, яңасы буенча документлар шулай ук тапшырылырга тиеш. Аңлашылганча, пенсионерларны чаптырмыйлар, алар гариза гына язып бирә, документ җыю эше тулысынча караучы өстендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading