16+

Студентлар эшләп кайта. Акча да сорамыйлар

Татарстан студентлары каникул вакытларында җир җимертеп эшлиләр, уку барышында да гаҗәп үзенчәлекле проектлар гамәлгә ашыралар.

Студентлар эшләп кайта. Акча да сорамыйлар

Татарстан студентлары каникул вакытларында җир җимертеп эшлиләр, уку барышында да гаҗәп үзенчәлекле проектлар гамәлгә ашыралар.

Киләчәк һөнәреңне җентекләп сайла

— Республиканың студентлар төзелеш отрядлары штабы белән берлектә яшьләрне эшкә урнаштыру буенча “Работа молодым” проектын эшләтеп җибәрдек. Бу портал яшьләр өчен махсус төзелде. Һөнәрләрне пропагандалау максатында, апрель аенда республиканың 10 шәһәрендә һәм районында Work-тур үткәрелде. Язгы чараларда 1290 укучы-яшьләр катнашты, 103 предприятие һәм оешма вәкилләре чыгыш ясады. Студентлар уку белән эшне бәйләп алып барырга теләсәләр, хәзер дә 200 вакансия бар, - диде яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева.

Көзге Work-турга “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә 14 октябрьдә узачак “Образование. Карьера” чарасында старт бирелә. Алла Кондратьева әйткәнчә, укучы яшьләр ярминкәдә үзләре хыялланган һөнәрдә эшләп карый алачак. Һөнәр сәфәрләрен 21 югары һәм урта һөнәри белем учреждениеләренә оештыру планлаштырылган. Әлеге танышу сәфәрләре 24 ноябрьдә Казан федераль университеты белән йомгаклана.

Кырым да, Камчатка да - безнеке!

 Узган җәйдә республикадан 10 меңнән артык егет һәм кыз студентларның төзелеш отрядларында эшләгән.
— Студентлар укудан аерылмыйча Яшел Үзәндәге “POZIS” заводында, Чаллыдагы “КАМАЗ” җәмгыятендә эшли. Медицина отрядлары студентлары Татарстаннан тыш, Петрозаводск, Новосибирск һәм Новокузнецк хастаханәләрендә хезмәт куйды. Ике меңнән артык студент республикадагы сәүдә челтәрендә, шулай ук Кырым Республикасындагы һәм Краснодар краендагы кунакханәләрдә эшләде, - диде “Россия Студентлар Отрядлары” иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Шамил Якупов.

Камчаткадагы балык эшкәртү предприятиеләренә 120 егет белән кыз эшкә барган. Татарстан төбәк бүлеге “Камчатка-2021” хезмәт проекты оештырып, әле Россиянең 11 төбәгеннән дә студентларны Камчаткага җибәреп, акча эшләп алу мөмкинлеге тудырган.
— Студентларның төзелеш отрядлары “Безнең ишегалды” республика программасы буенча ишегалларын, шулай ук балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларын ремонтлауда катнашты. Авыл хуҗалыгы отрядлары республиканың Кукмара, Зәй, Тукай һәм Балтач районнарында урып-җыю эшләрендә булышты. Педагог отрядлары студентлары Татарстандагы, Кырымдагы һәм Краснодардагы балаларның җәйге лагерьларында әйдаман, физкультура инструкторы, оештыручы вазифаларын башкарды. Казаннан Адлер һәм Санкт-Петербург юнәлешләрендәге пассажир поездларында 450 студент вагоннарны озатучы булып йөрде. Студент отрядларына язылырга теләүчеләргә, мәсәлән, төзелештә эшләүчеләргә бушлай ташчы һөнәренә өйрәтү курслары үткәрелә. Студент отрядларын оештыруда, эш белән тәэмин итүдә ярдәмнәре өчен Татарстан һәм муниципаль районнар җитәкчеләренә зур рәхмәт!-диде Шамил Якупов.

 Чү, урамнан кемнәр килә?..

 Совет заманнарында “Чү, урамнан кемнәр килә, пионерлар түгелме?!.” - дигән шигырь юллары популяр иде. Бүген пионерлар юк инде, ләкин тимурчылар һәм хәтта тимурчы-студентлар бар.

— 1 октябрьдән 7 октябрьгә кадәр “Игелекле эшләр десанты” (“Десант добрых дел”) акциясе үткәрәбез. Студентлар укуларына зыян китермичә авылларга барып өлкән яшьтәгеләргә йорт-җир эшләре башкаруда булыша, һәйкәлләр тирәләрен җыештыра, авылларда концерт та куеп китә. Бу эшләр бушлай башкарыла, - диде “Республика студентлар төзелеш отрядлары үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасары Алия Адиева.

— ”Игелекле эшләр десанты” проекты 2019 елдан башланды, анда инде 400 дән артык студент катнашты. Студентлар авылларга эш кораллары белән тупланган махсус машинада бара. Бу социаль эшчәнлек Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә алып барыла,-дип, өстәп әйтте республиканың яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.

Авыл урамыннан себеркеләр, тырмалар тотып килүче таныш түгел егетләр белән кызларны күрсәгез, шикләнмәгез. Игелекле эшләр “десантчылары” булыр алар.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading