16+

Су басканны көтеп торма

Биек тау башларына басып, елгада бозлар акканны карап торулары күңелле, әлбәттә. Ләкин, язгы сулар көчле ташкын булып, бөтен корылмаларны вата-җимерә өстеңә килә башласа, бер дә сөенечле күренеш түгел.

Су басканны көтеп торма

Биек тау башларына басып, елгада бозлар акканны карап торулары күңелле, әлбәттә. Ләкин, язгы сулар көчле ташкын булып, бөтен корылмаларны вата-җимерә өстеңә килә башласа, бер дә сөенечле күренеш түгел.

Татарстанда 42 муниципаль районда 216 торак пункт (6910 йорт) үзәнлеккә салынган. Чүпрәле, Буа, Биектау, Арча, Нурлат, Аксубай, Яңа Чишмә, Зәй, Мамадыш, Мөслим, Әлмәт, Бөгелмә һәм Алабуга районнарының кайбер территорияләрен су басу ихтимал. Министрлар Кабинетында шушы атнада узган брифингта Татарстан буенча гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко язгы ташулар чорына әзерлекле булып торырырга чакырды. Республика Хөкүмәте карары нигезендә гидротехник корылмаларны ремонтлауда - 226 миллион 501 мең сумлык, елга ярларын ныгытуда 289 миллион 950 мең сумлык эшләр башкарылган. Тик әле дә 26 буа авария хәлендә, утыз дүрт райондагы 103 буа куркыныч чыганагы булып тора. Әлеге буалардагы һәм 60 елгадагы су биеклеген тәүлек дәвамында тикшереп торучы 202 күзәтчелек пункты оештырылган.

Сөн, Якла, Мишә, Сулица, Свияга, Минзәлә, Ык, Миллә, Кубня, Тойма елгаларындагы, шулай ук 14 күпер янындагы бозлар шартлатылачак.

Республиканың көньяк районнары язгы ташкыннар белән апрельнең беренче яртысында көрәшсә, апрельнең икенче яртысында бу мәшәкатьләр төньяк районнарга күченә. Су басуларның "икенче дулкыны" Чулман, Агыйдел, Нократ елгаларында бозлар киткәндә күзәтелә.

-Республикага антик циклон үтеп керү сәбәпле, һава салкынайтып җибәрде. Бу файдага, вакытны эләктереп, өлгерелмәгән эшләрне башкарып бетерергә кирәк. Казанда Кремль яр буена реконструкция эшләре тәмамланды, - диде Николай Суржко.

Алдан әзер бул!

Су басу сәбәпле вакытлыча күченгән очракта, электр утын, газны сүндерегез, су боргычын ябыгыз. Әйберләрне чормага менгерегез;

Документларыгызны, акчаларыгызны су үткәрмәүче пакетка салып, кечерәк сумкада билегезгә бәйләгез;

Дарулар, берничә тәүлеккә җитәрлек ашамлык, җылы кием алыгыз, аягыгызга резина итекләр киегез;

Терлекләрне биек урынга туплагыз;

Су баскан мәйданнарда калсагыз, чормага яки агач башына менегез. Йорт түбәсенә ак яки игътибарны җәлеп итә торган төстәге "флаг" беркетегез. Бу коткаручылар күреп алсын өчен кирәк;

Су чигенгәннән соң, торак пунктка кайткач, турыдан-туры йортларга һәм подвалларга кереп китмәгез. Чөнки, йорт һәм подвалларга газ тупланган булырга мөмкин, шырпы сызмагыз. Йортны һәм подвалларны яхшылап җилләтегез;

Урамда яки йортта электр чыбыкларына басмагыз, кулыгыз белән тотынмагыз;

Су астында калган ризыкларны ашау, санитар эшкәртелмәгән чишмәдән су эчү катгый тыела.

Шалтырат

Кәрәзле һәм стационар телефоннан: 112 - бердәм коткару хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading