16+

Татарстан башкаласында быелның 10 августында “Курган” җирләү комплексы ачыла

Мэриядә 20 июльдә узган киңәшмәдә моны шәһәр Башкарма комитетының Ритуаль хезмәт күрсәтүләр идарәсе җитәкчесе Марат Ишкин әйтте.

Татарстан башкаласында быелның 10 августында “Курган” җирләү комплексы ачыла

Мэриядә 20 июльдә узган киңәшмәдә моны шәһәр Башкарма комитетының Ритуаль хезмәт күрсәтүләр идарәсе җитәкчесе Марат Ишкин әйтте.

– “Курган” җирләү комплексы М-7 автотрассасы янында урнашкан. Татарстан Президенты тарафыннан узган ел әлеге зират-комплексны төзеп бетерү өчен өстәмә рәвештә 98 миллион 325 мең сум акча бирү турында карар чыгарылган иде. Бүген төп эшләр башкарылды, – диде Марат Ишкин.
Шушы зират төзелеше өчен 2018 елны республика бюджетыннан 263 миллион сум бирелгән булган инде.

“Курган” 26 июньдә файдалана башлау өчен рөхсәт документы алган инде. 2020-2021 елларда эчке территориядә юллар сузу эшләре дәвам итә әле. Марат Ишкин сөйләгәнчә, яңа комплекста ике җәмәгать зираты була, алар 147,5 мең урынга исәпләнгән. Мәчет һәм часовня төзелеше өчен махсус кишәрлекләр калдырылган. Мәрхүмнәр белән хушлашу өчен ике бина сафка бастырыла. Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарын җирләү өчен аерым урын билгеләнгән. Яңа комплекста каберләргә рәшәткә куярга рөхсәт бирелмәячәк.
Зират янында 593 машина сыйдырышлы мәйданчык булдырыла.
– “Курган” комплексында урыннар 30 елга җитәр дип уйланыла. Ләкин, барыбер дә, Казанда крематорий төземичә булмастыр, – диде Марат Ишкин.
 Җир кытлыгы килеп туачагын алдан фаразлап, “Курган” комплексында җирләү йорты төзү планлаштырылган, аның эченә кремация (мәетне яндыру) миче дә урнаштырыла.

 Башкала мэры Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртаклашканда казанлыларның яңа зират булдыруны сорап бик күп мөрәҗәгать иткәнлекләрен ассызыклап үтте.
- Җирләү өчен яңа комплекс ачылу зур һәм мөһим эш, – диде мэр Илсур Метшин. – Казанлылардан күп мөрәҗәгатьләр алдык. Бу, кызганыч ки, барыбыз өчен дә тормышыбызның мөһим бер өлеше. Туганнарын, якыннарын, өлкән буынны озатканда һәркем моның белән очраша. Яңа комплекста лаеклы шартлар тудырылган.

Фото: http://kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading