16+

Татарстанлыларны 1 нче декабрьдән нинди үзгәрешләр көтә?

Кышның соңгы аенда социаль яктан мөһим булган кануннар үз көченә керәчәк. Бала туганнан соң аларны теркәү, дәүләт порталларына бушлай керү – шуларның кайберләре генә.

Татарстанлыларны 1 нче декабрьдән нинди үзгәрешләр көтә?

Кышның соңгы аенда социаль яктан мөһим булган кануннар үз көченә керәчәк. Бала туганнан соң аларны теркәү, дәүләт порталларына бушлай керү – шуларның кайберләре генә.

Финанс пирамидалары белән көрәш
Финанс пирамидаларын рекламалый торган сайтларның суд карары чыкканчы ук эшчәнлеген туктатачаклар. Белгечләр мондый рекламалар кешеләрнең аңын бутый, шуңа да аларны оператив рәвештә блокка кую таләп ителә, дигән фикердә.
Ә социаль яктан мөһим булган сайтларга киресенчә, бушлай кереп булачак. Бу исемлектә дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, Россия Федерациясенең бюджеттан тыш фондлар дәүләт органнары, Дәүләт хезмәте порталы һәм башка сайтлар бар.

Ялганга кызыкма
Товарларны маркировкалау канунын бозганнарга административ җаваплылык кертелә. Ә ялган сертификатлы товарны җитештергән, сатып алган, саклаган яисә кая да булса алып барган кешене җинаять җаваплылыгына тартачаклар. Мондый канун бозулар өчен 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
23 декабрьдән сертификатлаштыру турында канун гамәлгә керә. Мәҗбүри сертификатлаштыру процессына аудиторларны җәлеп итәчәкләр. Алар бу өлкәдә белем алган булырга һәм товарны махсус реестрга кертергә тиеш була.

Янгын куркынычсызлыгы, сазлыклар һәм ау
9 декабрьдән алып, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын проектлау хокукына аттестация үткәрә ала башлый. Бу вакытта ведомствоның лицензияләү органы кагыйдәләрне берничә тапкыр бозган яки бер мәртәбә тупас бозган өчен лицензияне туктатып тора алачак.
Шул ук көннән сазлыкларны файдалы казылмалар чыгару өчен куллану белән бәйле канун да көченә керә. Сазлыкларны хәзер файдалануга алмыйча гына да файдалы казылма чыгарырга рөхсәт ителәчәк. Әмма аларны пычрату тыела.

Аучылык өлкәсендә дә яңалыклар бар. Аучылык өлкәсендә хуҗалык эшчәнлеге алып барырга килешү төзегән юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр аны яңа срокка аукционсыз төзи ала. Шул ук вакытта, бу эш белән намуссыз шөгыльләнгән затларның реестры алып барылачак.

Бармак эзләре һәм ЗАГС
Россиягә 90 көннән дә күбрәк вакытка килергә планлаштырган чит ил гражданнарының бармак эзләрен алачаклар, фотога төшерәчәкләр һәм медицина тикшерүе уздырачаклар. Аерым алганда, ВИЧ һәм башка төрле куркыныч авыруларга тикшерү күздә тотыла.
Гражданлык хәле турында актларны хәзер теләсә кайсы ЗАГС бүлегендә теркәргә мөмкин булачак. Беренче чиратта бу бала туу белән бәйле теркәүләргә кагыла.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading