16+

Тукай бүләген ала алмый китте...

Рафаэль Ильясов узган ел “Болгар радиосы”ның Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында “Татар эстрадасы легендасы” исеменә лаек булган иде.

Тукай бүләген ала алмый китте...

Рафаэль Ильясов узган ел “Болгар радиосы”ның Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында “Татар эстрадасы легендасы” исеменә лаек булган иде.

Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясовка 81 яшь иде. 1939 елның 28 апрелендә Чүпрәле районының Түбән Чәке авылында туган ул.

Бик иртә әнидән калган. “Унбер яшемннән ятим калдык. Әниебез бик яшьләй бездән аерылып бакыйлыкка күчте. Әти исән булса да, яңа хатынын көйләүдән бушамады. Безнең үги ана белән күргәннәрне Аллаһы Тәгалә беркемгә дә күрсәтмәсен инде. Мин авылдашларым киңәше белән Казанга китеп котылдым. Башка оланнарыбызга үги ана ачысы бик нык тәтеде. Шәхсән үземә моң әткәй-әнкәйдән күчкәндер. Әти, мәрхүм, гармунда бик шәп уйнап, җырлый торган иде. Әгәр без - балалары күп булмаган булсак, тормыш сынауларына сыгылмаса, Рәшит Ваһаповка шактый зур көндәш булган булыр иде, дип искә алам мин аны. Ләкин аңа сәхнәләргә чыгып, халыкка сәнгать шатлыгы өләшергә язмыш насыйп итмәде. Ишле гаиләсен туйдыру өчен көне-төне эшләде, пенсиясенә дә чыга алмыйча дөнья куйды”, – дип сөйләгән булган Рафаэль ага әңгәмәләрнең берсендә.

Бу әңгәмәне ул танылган журналист Мөршидә Кыямовага биргән булган.

– Рафаэль абый Ильясов элекеге буын җырчылар арасында кабатланмас моң иясе... иде... Профессиональ музыкаль редактор. Кыскасы “Татарстан” радиосын озак еллар җыен шушарадан саклап килде. Эфирга чүп җырлар кертмәде... Татар зәвыгын кулыннан килгәнчә саклап килде. Үзенең тенор тавышы белән моңлы, озын көйләрне күңелләргә сала белде. Әңгәмәләргә сирәк ризалаша иде. Радиодан китәр алдыннан очрашып, язма әзерләгән идем. Шундый сөенде. Бөтен җирдә мактап сөйләп йөрде. Журналистка шулай рәхмәт әйтә белгәннәр сирәк бит әле ул, – ди Мөршидә Кыямова халык артисты хакында.
Җырчының вафаты уңаеннан, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров кайгы уртаклашты. “Зур артист арабыздан китте, аның тырышлыгы белән татар мәдәнияте хәзинәсе үз традицияләрен саклап калды һәм сәнгатьне яратучыларга тагын да баеды”, — дип искәртте Сәфәров.

Үз карьерасы дәвамында Ильясов татар халык музыкаль мәдәниятен пропагандалау буенча зур эшчәнлек алып барды – 45 елдан артык сәхнә тотты, 40 ел радио һәм телевидениедә хезмәт куйды. Үз эшчәнлеге өчен ул “Фидакяр хезмәт өчен” медале һәм “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале белән бүләкләнде, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе.
Кызганыч, татар җәмәгатьчелегендә иң зур бүләк – Тукай премиясен Рафаэль абый ала алмыйча китте. Гәрчә 2014 елда ул бу бүләккә тәкъдим ителгән булса да.
Танылган продюсер Рифат Фәттахов та шул хакта борчыла.

– Рафаэль абыйга Рәшит Ваһапов исемендәге милли-иҗтимагый премия тапшырдык. Татар җыр сәнгатен үстерү юлындагы милли каһарманлык өчен. Аллага шөкер, Рафаэль абыйга үз хөрмәтебезне күрсәтеп өлгердек. Ә менә Тукай премиясен, ни кызганыч, аңа бирмәделәр. Гәрчә бик тә лаек иде. Рәшит Ваһаповның дәвамчысы булып, Илһам Шакиров белән бер сәхнә тоткан легендабыз бит ул безнең! – ди Рифат әфәнде.

Лилия Локманова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading