16+

Утыз ел әзерләнгән сугыш

Соңгы берничә айда бөтен дөнья Донбасста сугыш башланып китәр дип көткән иде, әмма ул әлегә кичектерелә бугай. Ләкин барысы да тыныч кына хәл ителер дип өметләнеп булмас кебек, чөнки кайберәүләр моңа берничә дистә еллар буена әзерләнгән.

Утыз ел әзерләнгән сугыш

Соңгы берничә айда бөтен дөнья Донбасста сугыш башланып китәр дип көткән иде, әмма ул әлегә кичектерелә бугай. Ләкин барысы да тыныч кына хәл ителер дип өметләнеп булмас кебек, чөнки кайберәүләр моңа берничә дистә еллар буена әзерләнгән.

Уйлансаң, ул сугыш инде күптән булган һәм без барыбыз да җиңелгәнбез. Күпләр салкын сугышның коммунизмга каршы түгел, ә чынлап та аларга каршы булганлыгын хәзер генә аңлап җиткергәндер әле. Союз җимерелү аркасында пәйда булган корбаннар, өч дистә ел дәвамында барган низагларның корбаннары – болар барысы да салкын сугышта җиңелү нәтиҗәсе. Бүген менә-менә башланып китә дип куркытып торганына әзерлек 1991 елдан бирле бара. Кимсетелгән, хәерче кешегә шанлы, данлы үткәне турында сөйлә, боларның бөтенсен юк иткән “гаеплене” күрсәт – һәм ул тулысынча синең күзеңә генә карап торачак, чөнки аңа шундый “текә” булырга ошый. Сыналган алым, салкын сугышта җиңүчеләр аны бер тапкыр гына кулланмый, күп очракта үз дигәненә ирешеп тә килә. Ә икенче як моны соңрак аңлап алды.

Бүген хәлләр торышын карасак, кайбер дәүләт эшлеклеләре “Төньяк агым-2” газүткәргечен төзеп (Украинаны әйләнеп узып), Россия сәясәте белән икътисады күршедәге транзит бәласыннан котылыр дип уйлаган иде. Төзелешнең буеннан-буена АКШ аяк чалып килде һәм, нәтиҗәдә, төзелеп беткән газүткәргеч эшләми. Ә АКШ аны эшләтеп җибәрүгә юл куйса – утыз ел дәвамында Украинага керткән кертеме файдасызга чыга. “Төньяк агымы-2” буйлап Европага газ китсә, Россияне Украинадагы тотрыклылык борчымаячак, ә АКШка мондый хәл ошамый һәм ул санкцияләр кабул итә. Алар өчен иң яхшы ысул – Россиянең Украинага бәреп керүенә ирешү һәм моның өчен алар бик кыйммәт түләргә әзер. Башкача булганда, хакимияткә Европныкы булмаган сәясәтчеләр килеп: “Сугыш булмагач, бәлки газүткәргеч краннарын ачарга кирәктер?” - дигән сорау куячак. Шулай итеп, Украина үзе телиме-теләмиме, ә сугыш өчен күптән түләнгән инде.   

Сценарийның бик үк күңелле булмаган варианты тормышка ашса, без - гади халык өчен тормыш ни рәвешле үзгәрәчәк? Россия Донбасска тыгылса, аңа Көнбатыш икътисадында урын калмаячак, диләр белгечләр. Алар үзләре дә Россиядән башка бик күп керемнәрен югалтачак, әмма бушлыкны тутыру өчен башка юллары табылачак. Яңа салкын сугыш чоры башланып китү Европаның ашкынып кораллануына китерәчәк, аларның әле Сүрия белән Әфганстанда сугышасы бар, “бәйсезлек” өчен көрәшеп, көнбатышныкылар Урта Азия илләрен (Үзбәкстан белән Таджикстан) селкетә башлаячак. Ә безне интернеттан мәхрүм итүләре дә бар әле (безгә начарлык эшләүдән бигрәк, безнең хакерлардан арыну теләгеннән чыгып) - кайбер хәлләрне белмичә дә калуыбыз ихтимал. Икътисадта, әлбәттә, Иран белән дә, Кытай белән дә дус булачакбыз. Алар тегеләр ягына кушылмаслар төсле.

Бәлки, бу хәлләр булмый да калыр, кем белгән. Ике як та бер-берсен гаепләп, куркытып-янап, киеренкелек тудырудан берзаман арып туктамаслар микән? Әмма утыз ел буена миләргә ирексезләп сеңдереп килгәннәрдән арыну өчен аз вакыт кирәкмидер шул, шуларны сеңдергән икенче буын үсеп җитеп килгәндә.

Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading