16+

ВИЧлылар кимергә уйламый

«5 нче сыйныфка кадәр гел «биш»леләргә генә укыдым. Хәтерем дә яхшы иде. 14 яшькә кадәр җиңел атлетика белән уңышлы гына шөгыльләндем. Ә соңыннан... Соңыннан болар барысы да туйдырды мине, берсен дә эшлисем килми башлады. Күп вакытымны дуслар белән үткәрә идем. Алар белән күңеллерәк тә, рәхәтрәк тә иде. Күңел ачулар көндәлек...

ВИЧлылар кимергә уйламый

«5 нче сыйныфка кадәр гел «биш»леләргә генә укыдым. Хәтерем дә яхшы иде. 14 яшькә кадәр җиңел атлетика белән уңышлы гына шөгыльләндем. Ә соңыннан... Соңыннан болар барысы да туйдырды мине, берсен дә эшлисем килми башлады. Күп вакытымны дуслар белән үткәрә идем. Алар белән күңеллерәк тә, рәхәтрәк тә иде. Күңел ачулар көндәлек...

Кызганычка, көндәлек тормышта моңа охшаш очраклар бер генә түгел. «Иман-фильм» продюсерлык үзәге быел ВИЧ инфекциясеннән кисәтү өчен шундый 7 видеоролик төшергән. Югарыда сөйләнгән очрак шуның берсенең эчтәлеге иде. Аны безгә «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә күрсәттеләр. Конференция ел саен 1 декабрь көнне билгеләп үтелә торган Дөньякүләм СПИДка каршы көрәш көненә багышланды. ВИЧ/СПИД - дөньяда иң куркыныч авыруларның берсе. 30 ел эчендә, СПИД эпидемиясе башланганнан бирле, бу инфекция 25 миллион кешенең гомерен алып киткән, аны барлыгы 60 миллион кеше йоктырган, 16 миллион бала әти-әнисез калган. Көн саен 7 меңнән артык кеше бу авыру кармагына килеп эләгә. Кызганычка, вирусны җиңә торган бер генә чара да һаман уйлап табылмаган. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов әйтеп узганча, 2011-2015 елларда СПИДка каршы көрәш көне «Ноль билгесенә ирешү: яңа ВИЧ-инфекцияләр ноль. Дискриминация ноль. СПИД нәтиҗәсендә үлемнәр дә нольгә тигез» шигаре астында үтә. «21 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда ВИЧ инфекциясенең 15 мең 206 очрагы билгеле. 3000 авыру ВИЧтан үлгән, шул исәптән СПИдтан үлүчеләр 503кә тигез. ВИЧ авырулы аналардан барлыгы 1663 сабый туган. Балаларның 79ына ВИЧ-инфекция диагнозы куелган», - диде Сергей Осипов. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең территорияләрне санитар саклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Савицкаяның әйтүе буенча, вирусны йоктыруның төп сәбәбе наркотиклар куллану булса (Татарстанда алар 60,3 процентны тәшкил итә), икенче урында җенси юл тора (36,6 процент). «Соңгы елларда хатын-кызлар арасында да ВИЧ йоктыручыларның саны арта бара. Риск төркеменә кермәүчеләр дә бик күп. Нигездә, инфекцияне җенси юл аша йоктыралар», - дип аерым басым ясап әйтте ул. Авыруны күбрәк 30-40 яшьлекләр йоктыра, әмма соңгы вакытта 50 яшьлекләр арасында да ВИЧлыларның артуы күзәтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading