Шәһри Казан

Владимир Путин: «Казан Париждан яхшырак!»

Бу көннәрдә Казанда World Skills International оешмасы вәкилләре эшли: Казанның 2019 елда Һөнәри осталык буенча халыкара ярышлар уздырырга әзерлеген тикшерә. Өченчекөн Мәскәүдә алар Россия Президенты Владимир Путин белән дә очрашты. Очрашуда вакытлыча Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Россия 2015 елның гыйнварында Владимир Путин кушуы нигезендә Һөнәри осталык буенча халыкара ярышлар уздыру хокукына гариза биргән иде, шул чакта Ольга Голодец җитәкчелегендә оештыру комитеты да төзелде. Откан очракта, ярышлар Казанда уздырылачак.

World Skills International вәкилләре белән очрашуда Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, 2019 елда Казан World Skills турнирын уздыру шәһәре итеп сайланса, дәүләт башлыгы анда, һичшиксез, катнашачак. Владимир Путин сүзләренчә, Казан чараны уздыру урыны итеп сайланса, чарага илебез бик җитди әзерләнәчәк.

Реклама

- Эшче һөнәрләренең абруен күтәрү, һичшиксез, икътисад үсешенә турыдан-туры бәйле, ә бу исә - безнең иң төп һәм өстенлекле бурычларыбыздан берсе, - дип ассызыклады илбашы.
Казанның үкчәсенә ике көндәше басып килә: берсе - Бельгиядәге Шарлеруа шәһәре, икенчесе - Франциянең Парижы.

Казан, Бельгия шәһәреннән дә, Париждан да яхшырак. Беренчедән, Казан чаралар белән чамадан тыш тулмаган. Икенчедән, анда дөньякүләм дәрәҗәдәге инфраструктура булдырылган, - диде Владимир Путин.

Кичә WorldSkills International президенты Саймон Бартли җитәкчелегендәге делегация һәм республика лидеры Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында WorldSkillsArena күргәзмә үзәгенең нигез ташын салуда катнаштылар. Аннан Ратушада Казанны WorldSkills башкаласына кандидат буларак тәкъдим иттеләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: