16+

Волонтерлар күңел кушканга булыша

Коронавирус вакытында табиблар, социаль хезмәткәрләр, кибетчеләр, кешеләр белән элемтәдә булып, игелекле хезмәт күрсәтүчеләр арасында волонтерлар да бар.

Волонтерлар күңел кушканга булыша

Коронавирус вакытында табиблар, социаль хезмәткәрләр, кибетчеләр, кешеләр белән элемтәдә булып, игелекле хезмәт күрсәтүчеләр арасында волонтерлар да бар.

Татарстанда коронавирус пандемиясе вакытында 800ләп волонтер табибларга ярдәмгә килгәннәр. Алар Казанның 7нче шәһәр хастаханәсендә, 21нче сырхауханәдә һәм Республика клиник хастаханәсендә эшлиләр. “Волонтер-медиклар” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан бүлегендә төбәк координаторы Анна Макарова әйтүенчә, волонтерлар үзләренең медицина хезмәткәрләренә кирәк булганнарын тоеп, күңелләре кушканга, вирустан куркып та тормыйча ярдәм итәргә алынганнар. Республикада волонтер хезмәтләре ун медицина оешмасында кабул ителә. “Татарстанда барлыгы 2360 волонтер исәпләнә. Бу Казан дәүләт медицина университеты студентлары, Дәүләт медицина академиясе ординаторлары, республиканың медицина колледжлары студентлары. Алар шәфкать туташларына, өлкән курсларда укучылар табибларга беркетелә”,– ди Анна Макарова.

Сүз уңаеннан, Татарстан Президенты карары белән сырхауханәләрдә кизү торучы табиблар шимбә генә түгел, якшәмбе көннәрендә дә эшләячәк. Шушы көннәрдә табибларга дәүләт хезмәтләре порталы аша да язылып булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading