16+

Яңа елга күпме премия көтәсез?

Декабрь аенда һәр хезмәткәр дә үз эшенә югары бәя көтә. Яңа ел алдыннан бирелә торган премияләр хакында сүзебез.

Яңа елга күпме премия көтәсез?

Декабрь аенда һәр хезмәткәр дә үз эшенә югары бәя көтә. Яңа ел алдыннан бирелә торган премияләр хакында сүзебез.

Ул суммалар кулга кергәч күңелләр тагын да күтәрелеп китә, бәйрәм исе тагын да тәмлерәк кебек тоела башлый. Дөрес, бу бәхет һәркемгә дә тәтеми үзе. Шулай да, премия алган туганың, якының өчен булса да сөенәсең инде һичьюгы.

Мисал өчен, узган елгы сораштыруларда катнашучыларның 28 проценты өметләнгән премиягә ия булган. Сораштыруда 5 меңләп кеше катнашкан.
Узган ел өстәмә бонуска ия булучыларның күпчелегендә (63 процент) 15 мең сумнан да азрак түләгәннәр. Ә менә 16 процентына уңыш күбрәк елмайган дияргә була. Чөнки аларның премиясе 15-50 мең тәшкил иткән. Сорауларга җавап бирүчеләрнең 7 процентына 50 мең сумнан да артыграк премия эләккән. Яңа ел “күчтәнәч”еннән канәгать калмаганнар 40 процент тәшкил иткән.

Быел премиягә өметләнәсезме дигән сорауга җавап бирүчеләрнең төгәл саны да, аларга биреләчәк премия күләме дә әлегә билгеле түгел.
2020 елда сораштыруда катнашучыларның 37 проценты премиягә өметләнә (узган ел мондыйлар 30 процент кына булган). Аларның бер өлеше өстәмә акчаны бүләккә тотарга, 11 проценты ял һәм күңел ачуларга туздырырга планлаштыра. Ун проценты бу акчага Яңа ел өстәленә азык-төлек алачак. Үзләренә нәрсәдә булса алырга теләүчеләр 8 процент булган.

Сүз уңаеннан, бүләкләргә һәм Яңа ел табынына 10 меңнән дә азарак акча тотарга теләүчеләр сораштыруда катнашучыларның өчтән бер өлешен тәшкил иткән. Ә 38 процент респондент 10-15 мең сум акча туздырачакбыз, дигән. Ун процент җавап бирүче 20 меңнән дә артык акча туздырырга планлаштыра.
Премия дигәннән, Татарстанда мондый бүләк, гадәттә бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә бирелә. Аларга әле “13нче” хезмәт хакы да эләккәли. Шәхси оешмаларда эшләүчеләрне дә кайбер хуҗалар сөендергәли. Дөрес, ул премияләрнең кайберләренең күләме ипи-тозлык кына шул. Ә менә нефть өлкәсендә эшләүчеләрнең зарланырлыклары юк дип беләм...

P.S. Бу язма җитәкчеләр кулына эләгер дә, көтмәгәннәргә дә Яңа ел “күчтәнәчләре” карталарына килеп төшәр дип өметләнәсе килә! Яңа ел бит могҗизалар тудыра. Без дә яхшыга өметләник!

Лилия ЛОКМАНОВА.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading