16+

“Яңарыш” барыбызны да бер эш тирәсендә берләштерде

"Яңарыш" фонды төрле оешмалар һәм кешеләрне бер уртак эш - тарихны торгызу тирәсендә берләштерде, ул шуның белән уникаль проект. Фондның 5 еллык юбилее уңаеннан оештырылган тантанада Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Тантана фойедан ук башланды дияргә буладыр, чөнки кунакларны оркестр һәм Зөя утрау-шәһәрчеге һәм Болгар тыюлыгындагы объектлар чагылдырылган...

“Яңарыш” барыбызны да бер эш тирәсендә берләштерде

"Яңарыш" фонды төрле оешмалар һәм кешеләрне бер уртак эш - тарихны торгызу тирәсендә берләштерде, ул шуның белән уникаль проект. Фондның 5 еллык юбилее уңаеннан оештырылган тантанада Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Тантана фойедан ук башланды дияргә буладыр, чөнки кунакларны оркестр һәм Зөя утрау-шәһәрчеге һәм Болгар тыюлыгындагы объектлар чагылдырылган...

"Яңарыш" фонды төрле оешмалар һәм кешеләрне бер уртак эш - тарихны торгызу тирәсендә берләштерде, ул шуның белән уникаль проект. Фондның 5 еллык юбилее уңаеннан оештырылган тантанада Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.

Тантана фойедан ук башланды дияргә буладыр, чөнки кунакларны оркестр һәм Зөя утрау-шәһәрчеге һәм Болгар тыюлыгындагы объектлар чагылдырылган стендлар каршы алды. Элек ничек булган да, хәзер ничек? Чагыштырып карасаң, аерма җир белән күк арасы кебек. Чөнки фонд оешкан көненнән башлап үз алдына нәкъ менә Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеген саклау, яңарту, реставрацияләү һәм халык арасында популярлаштыру бурычын куйды. Биш ел тарих күзлегеннән караганда әлләни сизелерлек вакыт аралыгы да түгел, әмма гасырлар буе җил-давыл иркендә булып җимерелгән, кайберләре инде хәрәбәләр хәлендә калган дистәләрчә корылмаларның халык күз алдында яңарыш кичерүе үзе бер могҗиза. "Без булдырабыз!", "Без - бергә!" - бу инде үзалдыңа горурлану буларак кына түгел, ә киләчәк шигаре - мотивация буларак та яңгырый хәзер.

Шуңа күрә дә Рөстәм Миңнеханов "Яңарыш" фондының эшчәнлеген, Зөя утрау-шәһәрчеге һәм Болгар җирендәге масштаблы проектның инициаторы - Дәүләт киңәшчесе, фондның Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевнең әлеге юнәлештәге эшчәнлеген югары бәяләде.

- Берүк вакытта ислам һәм православие мәдәнияте һәйкәлләрен торгызуга тотынып, Минтимер Шәймиев җәмгыятне рухи торгызу лидерына әверелде. Сезнең дәүләт югарылыгындагы җитәкче булуыгыз, шәхси тәҗрибәгез, абруегыз һәм бетмәс-төкәнмәс кешелеклелегез уңышларның нигезен тәшкил итте, - дип басым ясады ул һәм Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды коллективына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. - "Яңарыш" фонды безнең тарихыбызга һәм мәдәни мирасыбызга битараф булмаган бөтен кешене берләштерде. Беренче көннәрдән үк ул Россия Президенты Путинның теләктәшлеген тапты. Бүген Татарстанның тарихи мирасын торгызу - дәүләт югарылыгындагы мәсьәлә.

Әлеге проект янә халыкның зурлыгын, үткәненә хөрмәт белән каравын, зирәклеген, юмартыгын раслады. Бу изге эштә гади халыктан башлап барысы да үз өлешен кертергә ашыкты. Минтимер Шәймиев әйткәнчә, һәйкәлләрне торгызу чын мәгънәсендә бөтенхалык эше булды. Фондның Попечительләр советы Хәйриячеләр китабы булдырган. 2015 ел башына әлеге китаплар саны 5 томга җитеп, барлыгы 38 меңнән артык (!) хәйрияченең исеме теркәгән. Ил төкерсә, күл була - менә шушы инде. Шуңа күрә дә Президент "Яңарыш" фондын төрле оешмаларны һәм кешеләрне берләштерә, әлеге идея тирәсендә туплый алган уникаль күренеш буларак атады. 2014 елда борынгы Болгар шәһәре ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе бу изге җирләр белән кызыксынуны тагын да арттырды. Үткән ел гына да 465 мең кеше әлеге изге җирләгә аяк баскан. Хәзер инде Зөя утрау-шәһәрчегендәге Успения соборы һәм Троица чиркәүләре дә бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүгә дәгъва белдерә.

- Татарстан - аерым миссиягә ия төбәк. Биредә бөтен дөньяның милләтара һәм динара татулык тәҗрибәсе саклана. Татарстанның көче - һәрдаим алга бару белән беррәттән, традицияләрне һәм мәдәниятләрне саклап калуда, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Минтимер Шәймиев тә кемнең кем булуына һәм нинди диндә, кайсы милләттән булуына карамастан, изге эшкә зур өлеш кертүләрен ассызыклады.
- Бу безнең үсешебезнең яңа сыйфаты, бу - башка югарылык. Менә моның белән без чын-чынлап горурлана алабыз. Җиңел чор юк. Шулай да ил катлаулы сәяси һәм икътисадый реформалар юлында булганда, Татарстан, анда яшәүчеләр яңа баскычка күтәрелеп, ни кирәген, рухи яңарыш чоры килүен аңладылар. Без моны сүздә түгел, эштә тормышка ашырдык. Без моны зур горурлык белән барлык мөнбәрләрдән дә әйтә алабыз. Идеянең бөтен җәмәгатьчелек тарафыннан хуплануыннан да зуррак әйбер була алмый. Ә мондый бердәмлекнең нигезе - республика җитәкчелегенә, оешма җитәкчеләренә, бизнеска ышанычта. Бу - безнең бер-беребезгә мөнәсәбәтебез,- дип, һәммә кешегә үзенең рәхмәтләрен җиткерде.

Тантананы яшь композитор Эльмир Низамовның халык шагыйре Ренат Харис либреттосына иҗат иткән «Кара Пулат» опера-риваяте дәвам итте. Болгар дәүләтенең шанлы-данлы үткәне, аның фаҗигасе янә күз алдына килеп басты. Бу опера да, инде язганыбызча, фонд инициативасы һәм аның турыдан-туры фатихасыннан, ярдәме белән куелды.

Сүзен - сүзгә

Мөнир Бушенаки, Бөтендөнья мирасының гарәп бөтендөнья төбәге үзәге директоры:

- Болгарның һәм Зөянең тиңдәшсез үзенчәлеге шунда ки: ислам белән христианлык янәшә тыныч яшәүнең шушындый рәвеше дөньяның бер генә җирендә дә юк. Бу уникаль күренеш төбәк өчен дә, ил өчен дә, халыкара бергәлек өчен дә символик мәгънәгә ия.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading