16+

Ялларга “кул сузалар”

Федерация Советының икътисад комитеты җитәкчесе Андрей Кутепов 2021 елда Яңа елдан соң була торган озын-озак каникулларны киметергә тәкъдим итте. Янәсе, пандемия нәтиҗәсендә без болай да күп ял иттек, җитәр, ди депутатлар.

Ялларга “кул сузалар”

Федерация Советының икътисад комитеты җитәкчесе Андрей Кутепов 2021 елда Яңа елдан соң була торган озын-озак каникулларны киметергә тәкъдим итте. Янәсе, пандемия нәтиҗәсендә без болай да күп ял иттек, җитәр, ди депутатлар.

Әгәр дә бу тәкъдим кабул ителә икән, ул очракта, 4-8 гыйнвар көннәрендә эшләячәкбез, 7 гыйнвардан кала, әлбәттә.
Парламент вәкиле күп хезмәткәрләрнең март азагыннан ук тулы булмаган эш көненә күчүен, ә кайберләрнең читтән торып эшләвен, шулай булса да, эш бирүчеләрнең хезмәт хакы түләргә мәҗбүр булуын искәртә. Өстәвенә, эшкә йөрмәгән көннәр ял буларак саналмый һәм кешеләр тагын түләүле ялларга да китә (бу бигрәк тә җәй айларында еш күзәтелә).   

Закон проекты Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына җибәрелгән. Алар ни әйтер бит...
Сүз уңаеннан, 2020 елга булган хезмәт календаренә күз салсак, без быел барлыгы 118 көн ял итеп, 247 көн эшкә йөрергә тиеш булганбыз (бу ялларны һәм бәйрәмнәрне исәпкә алып). Чынлыкта исә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәрелгән Парад һәм 1 июльдәге Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү уңаеннан эшкә чыкмауны исәпкә алсак, ял көннәре 120 гә тула һәм эшләми торган тагын 27 көн өстәлә.
- Шул рәвешле, елның беренче алты аенда ук 147 эшләми торган көн һәм 218 эшли торган көн килеп чыга. 2020 елда эшләми торган көннәр 20 процентка артык була, - ди  Андрей Кутепов.

Халык бу уңайдан ни уйлый икән?
Зөлифә Хөснуллина,  укытучы (Нурлат шәһәре):
- Миңа калса, ялларны шулай ук калдыру кирәк. Адәм баласы гел эшләп кенә яши алмый, аңа ял да кирәк бит.
Гөлшат Ганиева, мөхәррир (Казан):
- Мин үзем кыска яллар яклы. Кыш көне озын яллар минем өчен түгел, җәй көне булса ярар иде әле.
Рөстәм Гайзуллин, К. Тинчурин театры артисты, “Болгар радиосы” алып баручысы:
- Безнең эфирда “Җомга җыры” дигән сәхифә бар. Без анда төрле актуаль темаларга, популяр җырларның сүзләрен үзгәртеп, җырлар башкарабыз. Шундый җырларның берсендә 1 гыйнвардан ук эшкә чыгарга әзербез инде, дип җырлаган идек. Гәрчә үзебез радиода бер генә дә эштән туктап торган юк. Ялларны кыскарту турында тәкъдимне ишеттем. Миңа калса, ничек бар, шулай калдырырга кирәк. Без ил белән ун көнлек каникулга чыгарга күнеккән бит инде. Аннан, пандемия вакытында ял итүләр Яңа елга онытыла ул. Ә организмга көч җыярга, яңа елны башларга ял кирәк.

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading