16+

Яшь әти-әниләр исем кушканда астрологларга бара

Байкалның иң борынгы халыклары белән танышуыбызны дәвам итәбез. Бурятларның милли йолалары һәм гореф-гадәтләре турында безгә Бурятиядәге республика мәгълүмат үзәге мөхәррире Дарима Дымчикова сөйләде.

Яшь әти-әниләр исем кушканда астрологларга бара

Байкалның иң борынгы халыклары белән танышуыбызны дәвам итәбез. Бурятларның милли йолалары һәм гореф-гадәтләре турында безгә Бурятиядәге республика мәгълүмат үзәге мөхәррире Дарима Дымчикова сөйләде.

– “Бурят” атамасының килеп чыгышы турында бердәм фикер юк. Фаразларга караганда, рус кешеләре безнең халыкны “туган, кардәш” дип йөрткән, кайсыдыр телдә бу сүз “бүре” дигәнне аңлата. Ә бүре борынгы халыкларда берәр кабиләнең табына һәм олылый торган хайваны санала. Башка фаразлар да бар, тик “монгол-бурят” халкы дип әйтү дөресрәк булыр, чөнки бурятлар чынлап та күпсанлы монгол кабиләсенең берсе санала, – ди ул бурятлар турында.
Әлеге халыкның культурасы милли костюмнарында да чагылыш тапкан. Костюм һәм баш киемнәре формасына дала һәм күчмә тормыш алып барулары тәэсир иткән. Киемнең җиңнәре, итәгенең озын булуы, якасының биеклеге көчле җилләрдән сакланулары турында сөйли. Атта гел йөргәч, халат ике якка ачылмалы итеп тегелгән.  

Бурят-монгол кабиләсе эчендә тагын берничә төркем бар. Аларның киемнәре арасында да аермалыклар күзәтелә. Берләренең формасы белән юртага охшаган баш киеме түгәрәк һәм биек, очына кызыл төстә чук тегелә. Икенчеләрнең баш киеме яссы өслекле.
Россиядә яшәүче бурятлар милли костюмнарны көндәлек тормышта кими, әмма шулай да киемнәрендә төрле милли элементларны кулланучыларның саны арта бара ди.  

Бурят ир-атларының чәчләрен кырып, баш очларында бер чәч толымы йөртүенә игътибар иткәнегез бардыр. Мин дә Даримага бу хакта сорау бирми кала алмадым. Аның бабасы да шундый толым йөрткән икән.

–    Бу гигиена ягыннан да уңайлы. Бөтен чәчне карауга караганда, бер толымны юу ансатрак бит, – ди ул.
Ә менә яшь кызлар бер чәч толымыннан йөрсә, кияүгә чыккан көнендә, борынгы туй йоласы буенча, аны икегә бүлеп үрә. Ә башына кияүдәге ханымнар кия торган баш киеме кидерәләр. Бу йоланы башкарганда, халык җырларын җырлыйлар. Бүген дә бик күп йолалар кире кайта, туйларда "Уусын дуун" җырламый калмыйлар хәзер, ди әңгәмәдәшем.

Туйда кәләшнең бирнәсе булу төп шарт һәм ул бурятларда энжэ дип атала. Туй иң элек кыз йортында уза. Йола буенча, кыз ягындагы кияүдә булган һәм күп балалы хатыннар кәләш яшисе йортны баштан барып күрә. Анда баргач утырып торалар, хәтта яшь ир белән хатынның караватына ятып та карыйлар ди. Бала тәрбияләүдәге төп принцип – аларны үз үрнәгеңдә тәрбияләү. Нәрсә ярый, нәрсә ярамавын алар әти-әнидән күреп үсә. Хезмәт тәрбиясе дә гаиләдән башлана.   
– Балага исемне махсус кеше – лама, ягъни будда рухание биргән, – дип дәвам итә Дарима. – Исем кушканда астрологик фаразларга таянганнар. Соңгы вакытта бу йола кабат популярлаша башлады. Бүген бик күп яшь әти-әниләр, исемнәрдән исемлек төзеп, будда астрологларына йөри. Астролог алар арасыннан иң уңышлысын сайлап бирә. Халыкның ышануынча, уңышлы исем сайлап куелган кеше бәхетле була.

Бурятлар будда динен тота һәм алар өчен үлгән кешенең тәне бернинди кыйммәткә дә ия түгел. Мәетне күммәскә дә мөмкин булган вакытларда яндырганнар яки кыргый кошларга һәм җанварларга ашарга калдырганнар. Зиратлар барлыкка килгәч, баштарак мәетне анда күммәскә тырышканнар.
– Әтием унбиш ел элек үлде, минем аның каберендә бер тапкыр да булганым юк, чөнки зиратка барырга ярамый. Җирләгән вакытта дүрт-биш дусты гына барды, хәзер анда йөрүче юк. Кеше юк һәм аның турындагы хәтирә кабердәге гәүдәсе белән берничек тә бәйле түгел. Бер-ике ай элек Улан-Удэда крематорий барлыкка килде. Гәүдәләрен яндырырга теләүчеләр арасында будда динендәге бурятлар күбрәк дип ишеттем, – ди Дарима.

Буддага хәтле шаманлык киң таралган булган. Хәзер дә кешеләр, катлаулы проблемаларны хәл иткәндә, будда храмына да, шаманнарга да бара. Шаманнар, махсус йолалары ярдәмендә, рухларга вакытлыча үз тәннәренә керергә кушып, киңәш бирүләрен яки күрәзәлек итүләрен сорыйлар икән.

Күчмә халыкның юрталарда яшәвен беләбез. Табигать шартларында яшәү өчен кешеләр тарафыннан уйлап чыгарылган иң яхшы торак ул. Дариманың әйтүенчә, аның ишеге һәрвакыт көнчыгышка карап торырга тиеш булган. Шуның белән алар кояшны иң беренче булып каршы алган.  
– Юрта бик җиңел һәм аны берничә сәгать эчендә җыярга мөмкин. Ул ике өлештән торган: ирләр һәм хатын-кызларныкы. Эссе җәй көннәрендә аның эчендә салкынча һава булган, – ди ул.

Төп милли бәйрәмнәре – җәй көне уза торган сурхарбаан һәм кышын билгеләп үтә торган сагаалган, ягъни ай календаре буенча Яңа ел башлану.  
Сагаалган "ак ай" дип тәрҗемә ителә һәм ул кешенең, табигатьнең яңаруын, уй-ниятләрнең чисталыгын аңлата. Бу бәйрәм алдыннан бурятлылар Дугжууба дигән йола башкара. Моның өчен су һәм оннан гына изелгән камыр кисәге алып, шуның белән тәннәрен ышкып чыгалар һәм аны утка ыргыталар. Бурят халкы ышануынча, камыр “явызлык символы” булган авыруларны, бозымнарны үзе белән алып китә. Шул рәвешле алар бөтен булган авырлыкларны, гөнаһларны, бәхетсезлекләрне иске елда калдырып, яңа елга чистарынып керәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading