16+

Яшьләр креативрак фикерли

«Элек шәһәрдә төзекләндерү эшләрен башлаганда, безнең күзаллау буенча сквер - эскәмиясе, чүп савыты, яктырткычлары булган зона иде. Бүген яшь архитекторлар тагын да киңрәк, креативрак фикер йөртә», - Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектура һәм дизайн институтының өлкән курс студентлары тәкъдим иткән проектларның эскизлар күргәзмәсен караганда шәһәр мэры Илсур Метшин әнә шулай...

«Элек шәһәрдә төзекләндерү эшләрен башлаганда, безнең күзаллау буенча сквер - эскәмиясе, чүп савыты, яктырткычлары булган зона иде. Бүген яшь архитекторлар тагын да киңрәк, креативрак фикер йөртә», - Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектура һәм дизайн институтының өлкән курс студентлары тәкъдим иткән проектларның эскизлар күргәзмәсен караганда шәһәр мэры Илсур Метшин әнә шулай дип белдергән.
Шәһәрнең 25 парк һәм скверын төзекләндерү өчен 54 вариант тәкъдим итә студентлар. Әлбәттә, бу территорияләр очраклы гына яки аларның үз белдекләре белән сайланмаган. Төзекләндерүгә мохтаҗ урыннарны район хакимиятләре һәм башкарма комитетның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе сайлап алган һәм университетка җибәргән.
IV курс студенты Камилә Миңнуллинаның Түбән Кабанның яр буйларын төзек­ләндерү проекты күпләрнең игътибарын җәлеп иткән. Әлеге проектта декоратив үсемлекләр генә түгел, кошлар да, җәяүлеләр өчен күпер дә, Кабан күле тарихына багышланган музей, су трамвайлары, велоюллар, су өстендә эшләүче театрлар һәм башкалар каралган. Болотников һәм Фрунзе урамнары киселешендәге сквер проекты да игътибардан читтә калмас дияргә тулы ышаныч бар. «Бу территория - Мәскәү ягыннан шәһәргә керә торган капка. Ашык­мыйча гына, скверны проектлауны башларга кирәк. Шәһәргә керүче кунаклар аларны бай традицияле Татарстан башкаласы каршылаганын белеп торсын», - дип, шәһәр башлыгы бу эшкә үзенең фатихасын биргән.
Кайбер эшләрне хәзердән үк тормышка ашырырга була, дип саный шәһәр башлыгы. Студентларның хыяллары тормышка аша калса, шәһәрнең һәр районында диярлек берәр яңартылган парк булачак, диләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading