Һәр кешенең тормышы бер китап диләр. Ә менә Гөлсинә Мөрәдимованың гомер юлы, күргән-кичергәннәре кирпеч калынлык өч китапка гына сыеп бетәр иде микән?
“Балаларга әни кирәк!”
Бер генә язучының да, никадәр генә талантлы булса да, хыял-фантазиясе җитми торган язмышлар бар. Алар ничек языла да, ничек кара-кәгазьләре җитә икән? Ә күргәнннәрнең ничек сабырлык канаты сынмый диген.
Әлки районы Татар Мулласы авылында дус-тату зур гаиләдә туган кыз да бик бәхетле булырга, тормыш юлы да келтерәп кенә барырга тиеш кебек, юкса.
Гөлсинә дә бик бәхетле булырга теләп, яраткан кешесенә Пенза ягы егетенә кияүгә чыга. Ләкин мең газаплар белән баласын дөньяга китергән, әни булган көнне үк, ун ай гына бергә яшәп тол кала. Яңа гына әти булган ире әллә инде кыз тәпие юганнан соң руль артына утыра (юк тәкъдире шулай була!) юл һәлакәтенә очрый. Тугыз ай буе көткән кызын күрми дә кала. 26 яшендә тормыш белән хушлаша. Бу яшь хатын өчен язмыш әзерләгән сынауларның башы гына була әле.
...Кызын кочагын кысып, кайчак елап, кайчак җырлып үстереп ятканда, кызына 4 яшь ярым булганда башка бер гаиләгә күтәрә алмаслык кайгы килә. “Ике сабыең бар, аларны карарга кирәк!” – дип тормый, тәкъдир яшь хатынны төзәлмәс чир белән урын өстенә егып сала. Бернинди дә өмет калдырмый торган, көннән-көн хәлен авырайта торга яман чир була ул.
Авыр язмыш каршында калган ир Гөлсинәнең ишеген кага. “Балаларга әни кирәк! Зинһар, ризалаш!” - ди. “Юк! – ди Гөлсинә ханым, кызын кочагына ныграк кысып. “Кеше ни дияр?” – дип курка бу алдымны зур гөнаһ дип санаган тол хатын.
Ләкин хатынның уңганлыгын, тырышлыгын һәм сабырлыгын белгән ир икенче юлы әти-әиниләре белән килә аның өенә.
Язмышын тамырдан үзгәрткән бу көнне Гөлсинә ханым бик яхшы хәтерли.
– Табын артында утырганнарның кайсына гына карасам да, барсының да күзләрендә яшь күрдем. Шунда инде киреләнеп торуның урынсыз икәнлеген аңладым. Бигрәк тә, сабыйлар киләчәге өчен борчылдым. Үзенең әти әниләре дә фатихасын бирә. Монысы иманлы гаиләдә үскән кыз өчен иң мөһиме була. Шушы карардан соң бер кыз гына үстерегән яшь хатын күп балалы әнигә әйләнә дә куя.
Кызга – дүрт, малайга ике яшь була бу чакта. Яшьтәш кызларын игезәкләр итеп үстерә: бер үк төрле күлмәкләр кидереп, бер үк бантлар тагып бакчага йөртә.
Белмәгәннәр: “Игезәкләрме?” – дип сорыйлар. Шулай 22 елның җәен-көзен бергә каршылап-озатып яшәп ятканда язмыш тагын бер сынау әзерли. Балаларны тома ятим калдырып, әтиләре вафат була. Ул да юл фаҗигасендә.
– Инде үлгәненә дә сигез ел. Балаларны ташламадым, бергә үстеләр, – ди Гөлсинә ханым бу авыр вакытларын искә алып. Уртак кызлары Сөембикә дә туган була бу чакта. Әйе, ышанып, тормыш итәрлек кеше була ул: эчми-тартмый, балаларын ярата.
Өмет кояшы сүнгәч...
Икенче тормыш иптәшен дә җир куенына илтеп салгач, Җир шары әйләнүдән туктагандай, кояш сүнгәндәй була аңа. Әниләренең хәлен аңлап, балалары төрлесе төрле яктан көч биреп, терәк булырга тырышалар. Ләкин кара кайгы сөреме күңел күген ныклап каплап алган була бөтен нәрсә соры, гөлләр дә корыган кебек күренә башлый аңа. Өмет сүнү шулай аяныч була шул.
Менә шундый нишләргә, кемнән ярдәм көтәргә белмәгән бер вакытында, идәндә үксеп елап ятканда телевизордан бер тапшыру күреп алар. Аны башта күзләре йомык килеш кенә тыңлый. Ә күзләрен ачса, ни күрсен кулы-аягы юк казах егете тормышның матурлыгы, үзенең бәхете турында сөйләп утыра. Үзен хөрмәт иткән кеше белән гаилә төзегән, балалар үстерә. Бу хакта ишеткәч тә Гөлсинә ханым башта кулларына, аннары аякларына карап куя. Аннары торып утырып: “Вәт җүләр мин, дүрт саным төгәл килеш, шулай төшенкелекккә бирелеп ятам...” – дип, үз-үзен орыша, битәрли башлый. Аннары торып, битләрен юып, яңа күлмәген киеп, белгән догаларын укып, урамга чыга. Юк шөкер, кояш сүнмәгән икән бит! Гөлләр дә матур булып чәчәк атып утыралар икән. Ә иң мөһиме – тормышының чәчәкләре – балалары исән! Барысы да!
Хакыйкать юлыннан
Аннары үзенә көч яшәргә дәрт бирә торган иман ислам юлына кереп китә ул. 1992 ел була бу. Авылларында мәчет сала башлыйлар. Билгеле инде, Гөлсинәнең оста куллы балтачы әтисе ярдәменнән башка гына булмый бу эш. Рамазан аенда авылны иман нурына төреп мәчет ачыла. Коръән укырга өйрәтә башлыйлар.
– Баштарак иманыбыз бик нык булмаган шул инде, – ди Гөлсинә, ханым бераз үкенеп. Яулыкны да бер яптык, бер салдык. Хәзер генә тормышның мәгънәсе иманда, “Бисмилла”ның бик зур көч икәнен төшендек.
Иң сөендергәне, үзе аңлаганын Гөлсинә ханым башкаларга да өйрәтә. Бервакыт бер сыйныфташы килеп: “Хатынны ничек дин юлына кертим икән?" – дип киңәш сорый.
– Үзең шул юлдамы соң? – ди Гөлсинә ханым, сорауга сорау белән җавап биреп.
– Юк шул, – ди ир, башын түбән иеп. Аннары өйләренә кунакка чакыра. Бергәләп намаз укыйлар. Сыйныфташы да белгән догаларын кабатлый, сәҗдәгә китә. Хәзер ул мәчеткә йөри, өйдә дә намазын калдырмый, сыйныфташына рәхмәт әйтеп туялмый.
Үз гомерендә рәхмәтне бик күп ишеткән инде ул. Тәмле пирог-бәлешләре белән сыйланган һәркем рәхмәтле аңа. Хәтта Төркиянең Анталия шәһәрендәге Сабан туе бәйрәменә килгәннәр дә татар сыеннан авыз иткәч, рәхмәт әйттеләр. Гөлсинә ханым Морадимова белән без дә Анталиядә шул Сабан туенда очрашкан идек. Кырык градуслы эсселектә татар милләтен матур, уңган һәм сабыр-тырыш итеп күрсәтергә теләп, ул чигүле камзуллар, сәйләнле калфаклар киеп, тәмле бәлешләр белән сыйлап торды. Апасы Халидә белән (ул Анталиядә яши, балаларга якшәмбе мәктәбендә татар теле өйрәткән) төне буе бергәләп бисмилла әйтеп пешергәннәр татар ризыкларын. Ул чакта ук якыннанрак танышасым килеп калган иде үзе белән. Инде менә Базарлы Матакта яшәү, үтелгән еллар-юллар йомгагын сүтә-чорный язмыш турында сөйләшеп утырабыз.
Чәчәк апа – Әни
Әйтәм бит, тәкъдирнең үз кануны аның: Гөлсинә ханымның игелекле шәфкатьле икәнен белгәч, тагын бер ятимәне аның җылы канаты астына сала ул. Монысы – 49 яшендә каты авырудан вафат булган бертуган сеңелесенең кызы Гөлия. Ул да Чәчәк апасыннан сабырлыкка, тырышлыкка, иманга өйрәнеп үсә. Быел сигезенчедә генә укыса да, зурлар кебек фикер йөртә. “Әниемә хәзер дога гына кирәк инде!” – дип, намазга да баскан.
Гөлсинә ханымның иң зур теләге: “Бу дөньяда ятимнәр булмасын иде!” Аның үзе өчен үги дигән төшенчә юк. Йөрәген дүрткә бүлеп яшәгән ана ул гомер буе. Ә хәзер бишкә һәм ун оныкка да бүләргә туры килә әле. Оныклары да кайда гына яшәсә дә, дәү әниләрен сөендереп, туган телләрен дә, догалар да беләләр.
“Пәйгамбәрләр нәселеннәнме әллә сез?!”
Әле менә күптән түгел генә авылларында чишмә ачканнар. Гөлсинә ханым идеясе, тырышлыгы һәм ярдәме белән. Бу туган авыл чишмәсенең корып, чүпкә батып ятуын күреп өч ел йөрәге әрни аның, яңа тормыш бирәсе килә . Уй-теләген абыйсына да әйтә. Аның да фикере шундый икән. Улына да шалтырата, ул да риза була. Авылдашлар да кушыла. Шулай итеп, уртак тырышлык, бердәм теләк белән чишмә яңа тормыш белән яши башлый. Суга дип килгәннәр күңел матурлыгы да алып китсеннәр дип, тирә-юненә агачлар, чәчәкләр дә утырталар. Табыннар әзерләп, пылау пешереп, самавырлар куеп, матур милли бәйрәм ясап ачалар чишмәне. Бик күп авылдашлар кайта. Менә шундый бәйрәмнәр туган туфрак, туган җир белән бәйли ич инде адәм баласын.
Гөлсинә ханымның төп ярдәмчесе сеңелесенең, хәзер инде үзенең кызы Гөлия була. Ул апасы кебек үк милли киемнәр киеп, килгән кунакларны сыйлап йөри.
Гөлсинә ханым мөселман товарлары кибете хуҗасы үзе сата да. Калфак-түбәтәйләрен үзе чигә. Никах туйлары алдыннан кәләшләргә озын гомер, бәхет теләп яулыклырын да бәйләтә. “Яхшылык эшләсәм, рәхмәт ишетсәм, җанымда бәйрәм була”, – ди ул.
Быел чишмә ачканнар. Бер бала хәтта: “Сез пәйгамбәрләр нәселеннәнме әллә?” – дип тә сораган, барысының да дога кылганнарын күргәч. Гөлсинә ханымның шәфкатьле күңелендә әле тагын ниндидер яңа проектлар туып ята. Ул аларны тормышка ашырып булмаса, дип әлегә әйтми торырга булды. Ярар, исән булсак, күрербез, белербез, язарбыз да. Яхшылык хакында, яхшы кешеләр турында язарга яратабыз. Сез дә андыйлардан үрнәк алып укырга яратасыздыр дип ышанабыз.
Комментарийлар
0
0
Й.Шэрэповага зур рэхмэт. Бик кочле рухлы, булдыклы ханым турында белдек. Янэшэбездэ булган шундый кешелекле,унган ханымнар доньяны тартып бара, башкаларга яхшы урнэк курсэтэ.
0
0
0
0
Зират тирәсен 400 метр койма белән әйләндергэн кеше - минем Этием - Шакиров Фарит Гарифж,ан Улы!!! Ул узе эшлэгэн акчасына hэм эшлэгэн компания ярдэме белэн бик куп Авыл очен эшлэр эшлэде! Минем этием эшлэгэн эшлэрне Ботен Авыл белэ. Сез дорес язмагансыз!
0
0
0
0
Кызганычка каршы минем этием мэрхум . Ул исэн булса, Анын, эшлэгэн эшлэрен узлэре эшлэгэн эш итеп курсэтэ алмаслар Иде !!!
0
0
gulnara-79
0
0
Иң башта газетабызга игътибарлы булганыгыз өчен зур рәхмәт әйтәм. Аннары Татар Мулла авылының игелекле җаны Фәрит Гарифҗан улы Шакировның рухы алдында гафу үтенәм. Чынлап та, ялгышлык киткән икән шул. Бәндә хатадан хали түгел. "Иң ансаты - кеше гаепләү" дигән бер акыл иясе. Ләкин Гөлсинә ханымның монда бер генә дә гаебе юк. Ул бу зират коймасын үз өстенә алып сөйләмәде. Аның аннан башка да иткән яхшылыклары шактый һәм бу хакта авыл халкы да белә. Бу, мөгаен, минем, авторның, хатасыдыр. Бу бит төзәтеп булырлык хата. Бик теләсәгез әтиегез турында да язарбыз. Иң мөһиме, зират тирәсе тотылган, караулы. Ә төп хөкемдар безнең Аллаһы Тәгалә. Ул барысын да, күрә белә, гамәлләребезне генә түгел, уй-ниятләребезне дә. Игелекләр кылып яшик. Әтиегезнең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын! АВТОР Йолдыз ШӘРАПОВА
0
0