16+

Зөя утрау-шәһәрчегенә керү түләүле буламы әллә?

Зөя утрау-шәһәрчегендә билетларны тикшерә торган махсус терминаллар урнаштыр­ганнар. Бу утрауга керү түләүле булачак дигән сүзме? Марат Алимов, Яшел Үзән. Зөя утрау-шәһәрчегендә чынлап та алты мобиль терминал урнаштырганнар. Алар, билет тикшерүдән бигрәк, беренче чиратта, утрауга килүчеләрне исәпләп барачак. Билетларны акчага сатарга, истәлекле урынны түләүле итәргә җыенмыйлар. Әлегә бу терминаллар тест режимында...

Зөя утрау-шәһәрчегендә билетларны тикшерә торган махсус терминаллар урнаштыр­ганнар. Бу утрауга керү түләүле булачак дигән сүзме?

Марат Алимов, Яшел Үзән.

Зөя утрау-шәһәрчегендә чынлап та алты мобиль терминал урнаштырганнар. Алар, билет тикшерүдән бигрәк, беренче чиратта, утрауга килүчеләрне исәпләп барачак. Билетларны акчага сатарга, истәлекле урынны түләүле итәргә җыенмыйлар. Әлегә бу терминаллар тест режимында эшли икән. Зөянең үзендә яшәүчеләргә терминал аша керү өчен махсус электрон карталарны ел дәвамында бирергә җыеналар. Башка кешеләр исә билетларны кассаларда, «Электрон Татарстан» инфоматларында алырга мөмкин.
Сүз уңаеннан, кунакларны исәп­ләү өчен, мондый җайланманы Болгар тыюлыгында да куярга уйлыйлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading