16+

2020 елгы спорт: җиңү һәм җиңелүләр

Тагын бер елны төгәлләдек. Спорт дөньясында 2020 ел ни белән истә калды? Безнең күзлектән игътибарга лаеклы вакыйгалар.

2020 елгы спорт: җиңү һәм җиңелүләр

Тагын бер елны төгәлләдек. Спорт дөньясында 2020 ел ни белән истә калды? Безнең күзлектән игътибарга лаеклы вакыйгалар.

Коронавирус эшне бозды. Пандемия сәбәпле спорт ярышлары шактый вакытка туктатылып торды, яңадан башланганнарының да күбесенә тамашачылар кертелмәде. Әлеге афәт хәтта Олимпиаданы да бер елга күчерде – Токиодагы җәйге Уеннар 2021 елда узачак. Футбол буенча 2020 елгы Европа чемпионатын да бер ел узгач тамаша кылачакбыз. КХЛда Гагарин кубогы да быел хуҗасы калды – плей-оффның беренче раунды төгәлләнү белән чемпионатны төгәлләргә булдылар.

НХЛда. Ә менә НХЛда Стэнли кубогы өчен уеннар азакка кадәр үткәрелде. Җиңүче – “Тампа-Бэй Лайтнинг”. Аның составында чыгыш ясаучы Түбән Камада туып-үскән 22 яшьлек хоккейчы Михаил Сергачев Стэнли кубогын откан Татарстанның беренче хоккейчысы булып тарихка керде.

Китү. Россия сугышчысы Хәбиб Нурмагомедов карьерасына нокта куйды. “Әти үлгәннән соң башка сугышмаска әнигә вәгъдә бирдем”, – дип аңлатты ул карарын. Хәбиб карьерасындагы 29 очрашуның барысын да җиңү белән төгәлләде.

Югалту. 2020 елда танылган спортчылар – 83 яшендә совет футболчысы Виктор Понедельник, 60 яшендә Аргентинаның легендар футболчысы Диего Марадона, Американың 41 яшьлек баскетболчысы Коби Брайант, Чехиянең хоккей тренеры Милош Ржига, татар көрәшчесе, 43 яшьлек Ильяс Галимов вафат булды...

Хурлык. Россия футбол командалары Чемпионнар лигасыннан төшеп калды. 2015-2016 елда “Зенит”ның уңышлы чыгышыннан соң Россия клублары турнирның плей-оффына чыга алганы юк. Быел Чемпионнар лигасында Россия клублары – “Зенит”, “Локомотив” һәм “Краснодар” өчесенә 18 уен уздырып, 1 генә җиңү яулый алды.

Күчеш. Капкачы Эмиль Гариповны “Авангард” клубы Мәскәү “Динамо”сына озатты. Гарипов “Авангард”ка былтыр 1 декабрьдә күчкән иде, быел 8 уенда 28 алка керттерде. Ә менә “Ак Барс” командасы капитаны Данис Зариповның улы, 17 яшьлек Артур Зарипов Казан клубы белән килешү төзеп, “Ирбис” составында уйный башлады. Зенит” командасы баш тренеры Владимир Алекно исә Иранның ир-атлар җыелмасына баш тренер итеп билгеләнде.

Зур җиңү. "Дакар" ярышларында "КАМАЗ-мастер"ның (Андрей Каргинов экипажы) чираттагы җиңүе, "Динамо-Казан" хатын-кызлар волейбол командасының һәм "Синтез" ватерпол клубының ил чемпионы булып танылуы – республиканың 2020 елдагы төп җиңүләредер.

Ә зуррак җиңүләрне ил һәм дөньякүләмендә барласак... Теннисчыларның йомгаклау турниры финалында Россия теннисчысы Даниил Медведев Австрия спортчысы Доминик Тимны отты. 2009 елда Николай Давыденконың җиңүеннән соң Россия теннисчыларының хәтта финалда да уйнаганы булмады.

Ике еллык җәза. Швейцариянең Спорт арбитраж суды Бөтендөнья допингка каршы агентлыгының Россия спортчыларына карата дәгъвасын канәгатьләндерде – Россия спортчылары ике ел дәвамында (2022 елның 16 декабренә кадәр) халыкара ярышларда үз әләме астында катнаша алмаячак. Шулай итеп, киләсе җәйдә Токиода узачак җәйге Олимпиада, 2022 елда Пекиндагы кышкы Уеннар һәм шул ук җәйдә Катардагы дөнья чемпионатында Россия спортчылары нейтраль статуста гына чыгыш ясый алачак. Россиянең үзендә дә халыкара ярышлар үткәрелми.

Иң-иңнәр. Татарстанның Спорт министрлыгы Ел спортчыларын ачыклады. Әлеге исемгә Ирек Ризаев (велосипед спорты) белән Евгения Косецкая (бадминтон) лаек булды. Ел командасы – “КАМАЗ-мастер”, иң яхшы тренер – Ришат Гыйләҗетдинов (“Динамо-Ак Барс” волейбол командасы).

Фото: minsport.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading