16+

30 уенга – 35 очко: "Рубин" сезонны төгәлләде

Роман Шаронов белән ярыйсы гына башладык, аннары түбән тәгәрәдек һәм ярдәмгә Леонид Слуцкийны чакырдык... “Рубин” сезонны шулайрак узды. Шөкер, Россия җыелмасын җитәкләү тәҗрибәсе булган Слуцкий белән Казан командасы премьер-лигада урынын саклап кала алды.

30 уенга – 35 очко: "Рубин" сезонны төгәлләде

Роман Шаронов белән ярыйсы гына башладык, аннары түбән тәгәрәдек һәм ярдәмгә Леонид Слуцкийны чакырдык... “Рубин” сезонны шулайрак узды. Шөкер, Россия җыелмасын җитәкләү тәҗрибәсе булган Слуцкий белән Казан командасы премьер-лигада урынын саклап кала алды.

“Зенит” – чемпион!.. Россия премьер-лигасында бу сезонның төп яңалыгы шул. Хәер, анысы ике атна элек үк ачыкланган иде. Аннан килеп, берничә көн элек “Локомотив” та “көмеш”не үзенеке итте. Шуңа да 22 июльдә төгәлләнгән футбол чемпионатының соңгы туры бронза медаль иясен ачыклау һәм калган урыннарның ни рәвешле бүленүе белән генә кызык иде.

10нчы – начар түгел
Роман Шаронов белән ярыйсы гына башладык, аннары түбән тәгәрәдек һәм ярдәмгә Леонид Слуцкийны чакырдык... “Рубин” сезонны шулайрак узды. Шөкер, Россия җыелмасын җитәкләү тәҗрибәсе булган Слуцкий белән Казан командасы премьер-лигада урынын саклап кала алды.

Соңгы турда Казанда Мәскәүнең “Спартак” командасына оттырган (1:2) “Рубин” футболчылары чемпионатны 10нчы урында төгәлләде: 30 уенга – 35 очко. Әле пандемия сәбәпле игълан ителгән тәнәфестән соң чемпионатның кабат җанланган вакытында гына ФНЛга төшеп калу ихтималы зур булган команда өчен турнир таблицасының бу баскычы да начар түгел. “Рубин”ның чемпионатны 12нче, былтыр, мәсәлән, 11нче урында төгәлләгәне дә булды.
– Турнир таблицасының финал нәтиҗәсе сезон дәвамында ничек уйнавыбызның чагылышы. Узган елдан югарырак булуны максат иттемме, дисезме? Юк, мин башка төрлерәк максатлар куярга гадәтләнгән, – диде баш тренер Леонид Слуцкий сезонга йомгак ясап.

...Чемпионат тәмам. Аның нәтиҗәләре буенча, ФНЛга “Оренбург” белән “Крылья Советов төшеп калды. Аларны “Ротор” белән “Химки” командалары алмаштырачак.
Югарыга күз салсак, Чемпионнар лигасында “Зенит” белән “Локомотив”тан тыш бронза медаль иясе – “Краснодар” командасы да уйнаячак. Европа лигасында Россия данын ЦСКА белән Ростов та яклаячак...

Көчәясе иде
Футболчыларга “авыр инде”: чемпионаттан соң шампаннар арттырып бәйрәм ясарга, диңгез буенда арт шәрифләрне кыздырырга вакыт юк – премьер-лигада яңа сезон 2 августта ук старт ала. Димәк, сезон алды әзерлеге өчен бирелгән атна-ун көн ялгышларны төзәтү өчен нәтиҗәле файдаланырга тиеш.

“Рубин” командасы һөҗүмне ничек яхшырту турында баш ватадыр. Шулай булмый ни: 30 уенга 18 гол кертеп муенга медаль тагып булмый шул. Бу – сезонда иң начар күрсәткеч. Әнә, “Зенит” футболчылары көндәшләре капкасына 65 (!) туп керткән. Хәтта иң соңгы урындагы “Оренбург” исәбендә дә 28 гол бар.

Сүз уңаеннан: сезон уртасында Казанга күченгән һөҗүмче Иван Игнатьев “Спартак” белән уенда “Рубин” өчен беренче голын кертте. Тәүге уңышы өчен аңа 11 уенда кырга чыгып, 1049 минут туп куарга туры килде. Мондый шартларда яңа һөҗүмче белән килешү төзү иллә дә кирәкле гамәлдер.

“Оренбург” димәктән, бу атнада “Рубин” клубы әлеге командасының элеккеге футболчысы, Сербия һөҗүмчесе 28 яшьлек Джордже Деспотович белән өч елга килешү төзеде. Бу сезонда командасы өчен голларның сигезен керткән ул. Футболчыны үзендә Европадан һәм Кытайдан берничә клуб күрергә теләгән, ди. Димәк, “Рубин”га мондый уенчы комачау итмәскә тиеш.
– Деспотович – Россия чемпионатына яраклашкан, сыйфатлы һөҗүмче. Сезон башында аннан нәтиҗәле уен көтәбез, – дип белдергән клубның генераль директоры Рөстәм Сәйманов. 

...“Рубин” футболчылары дүрт көнлек ялдан соң яңа сезонга әзерлекне башлый. Баш тренер уеннан соң журналистларга шулай диде. Аңа кадәр арендада булган һәм килешү вакыты чыккан кайбер уенчылар китеп тә барырга мөмкин. 
– Максатлар үтәлде, премьер-лигада калдык, бюджет җайланды. Шуңа да киләсе елга мөмкин кадәр югарырак күтәрелүне максат итәбез. Акча эшләү өчен бер уенчыны да сатмыйбыз. Бәлки ике уенчы белән көчәербез генә”, – дип белдерде клубның генераль директоры Рөстәм Сәйманов.

Фото: https://rubin-kazan.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading