16+

Агрессив фанатлар футбол абруена тап төшерә

Мисырның Порт-Сәет шәһәре стадионында футбол фанатлары арасында булган канлы бәрелеш бөтен гавамны аякка бастырды. Президент Хөсни Мөбарәк «гарәп язы» революциясе ташкыны белән хакимияттән төшерелгәннән соң, болай да инде елдан артык тынычлык күрмәгән ил әлеге канлы вакыйгадан соң яңа бер көч белән «кайный» башлады. Бәрелеш Порт-Сәет каласының «Әл-Манси» һәм Каһирәнең «Әл-Әһли»...

Агрессив фанатлар футбол абруена тап төшерә

Мисырның Порт-Сәет шәһәре стадионында футбол фанатлары арасында булган канлы бәрелеш бөтен гавамны аякка бастырды. Президент Хөсни Мөбарәк «гарәп язы» революциясе ташкыны белән хакимияттән төшерелгәннән соң, болай да инде елдан артык тынычлык күрмәгән ил әлеге канлы вакыйгадан соң яңа бер көч белән «кайный» башлады. Бәрелеш Порт-Сәет каласының «Әл-Манси» һәм Каһирәнең «Әл-Әһли»...


Моны «Әл-Әһли» җанатарларының мыскыллы транспаранты китереп чыгарган диләр. Бәрелеш уен тәмамлангач, трибуналарга гына сыешмый, стадионга да күчкән. Уенның хокук тәртибен саклаучылар белән тиешенчә тәэмин ителмәве бәрелешнең фаҗига белән тәмамлануына китергән. Бу фаҗига Мисыр футболының киләчәген шик астына куйды. Премьер-лига матчлары билгесез вакытка туктатылды, җирле футбол федерациясе таркатылды.
Футбол, спорт төрләре арасында дөньяда иң популяры булуы белән генә түгел, кызганыч, иң агрессив фанатлары белән дә аерылып тора. 70тән артык кешенең үлеменә китергән һәм меңләп кеше яраланган әлеге фанатлар сугышы футбол тарихына иң аяусыз бәрелешләрнең берсе булып кереп калды. Тарих битләренә күз салсаң, моннан да хәтәррәк бәрелешләр хакындагы хроникалар белән дә очрашабыз.

Эйзель фаҗигасе
1985 елның 29 маенда Брюссельдә булган Эйзель фаҗигасе Европа футболы тарихында иң канлы бәрелеш дип санала. Англиянең «Ливерпуль» командасы белән Италия «Ювентус»ы арасында «Эйзель» стадионында Европа чемпионнары кубогының финалы барганда була ул. Италия һәм Британия фанатлары арасында каршылыклар матчка кадәр үк башланган була. Монда матчны оештыручыларның да зур гаебе бар. Алар фанатлар төркемнәрен бер-берсеннән тиешенчә аерып утыртмыйлар. Нәтиҗәдә, «Ювентус» җанатарларының бер өлеше Британия фаннары утырган сектор янәшәсенә туры килә. Бәрелеш башлануга, итальяннар паникада йөгерә башлый, секторда этеш-төртеш башлана, «Эйзель»нең иске диварының бер өлеше моңа түзми җимерелеп төшә. Хәрабәләр астында калган 39 кеше үлә, 600гә якын кеше яралана. Шуңа да карамастан, оештыручылар финал матчын туктатмый, тиешенчә үткәрүне таләп итә. Бәрелешләрдә ике якның фанатлары катнашуга карамастан, бары Англия футболы гына җәзага тартыла. Англия клублары алдагы 5 елда Европа кубогы ярышларында катнашудан мәхрүм ителә. Бу бәрелешне кайсы як фанатлары беренче булып башлавын әлегә кадәр ачыклый алмаганнар: яклар бер-берсен гаепләүне дәвам итә.

Грециядәге фанатлар сугышы
1981 елның 8 февралендә «Олимпиакос» белән АЕК матчы вакытында ике якның фанатлар төркемнәре арасында чыккан бәрелеш исә 20дән артык кешенең үлеме һәм 96 кешенең имгәнүе белән тәмамлана. Аз санлы полиция кордоны агрессив «Олимпиакос» фанатлары юлында киртә була алмый.
Әлеге фаҗига бөтен Грецияне шок хәлендә калдыра. АЕК фанатлары бер атнадан «Олимпиакос» фанатларыннан үч алуга ирешә: лидерларының берсен үтереп, өстен АЕК флагы белән каплый. Әлеге фаҗига корбаннары истәлегенә Грециядә һәйкәл куелган.
Грециядә, гомумән, футбол фанатлары дөньядагы иң дуамал фанатлардан санала. «Олимпиакос», АЕК, ПАОК, «Панатинаикос» тарафдарлары арасында һәрдаим сугыш чыга. Фанатлар бара торган автобус яки электричкага ташлар, яна торган катнашмалар тутырылган шешәләр ыргыту - анда гадәти күренеш. 1981 елдагы бу инцидент ничә елларга сузылган шул сугышның бер эпизоды гына. Кайбер мәгълүматларга караганда, клублар бандит фанатларын ачыктан-ачык булмаса да яклый: аларга салынган штрафларны түләүне дә еш кына клуб үз өстенә ала икән.

10 ел эчендәге ике фаҗига
Көньяк Африка чемпионатында «Орландо Пайретс» белән «Кайзер Чифс» командалары очрашуы Африка кыйтгасындагы иң куркыныч футбол матчлары санала. Бу командаларның һәр очрашуы фанатлар бәрелеше белән тәмамлана. 1991 елда арбитр «Орландо» капкасына кертелгән бәхәсле тупны дөрес дип санаганнан соң, трибуналарда көчле тукмашу башлана. Нәтиҗәдә 42 кеше үлә, 50 дән артыгы яралана.
10 елдан соң тарих янә кабатлана. 2001 елның апрелендә бу командаларның Йоханнесбургта узган очрашуы вакытында трибуналарда кабат сугыш чыга. Монысында да корбаннар саны дүрт дистәдән артып китә.

Буэнос-Айрестагы бәрелеш
1968 елның 23 июнендә «Ривер Плейт» һәм «Бока Хуниорс» командаларының Аргентина башкаласында узган очрашуы җанатарларның кораллы бәрелеше белән тәмамлана. Бу канкойгыч бәрелеш 74 кешенең гомерен өзә, 200дән артык җанатар яралана.

1969 елгы футбол сугышы
Көньяк Американың күрше дәүләтләре Сальвадор белән Гондурасның футболдагы каршылыгы исә ике ил арасында авиация һәм бронетехника кулланган чын сугышка әверелә. Хәрби хәрәкәтләр вакытында, төрле чыганакларга караганда, 2 меңнән 6 меңгә кадәр кеше һәлак булган.

«Максимер»дагы үлем матчы
«Максимер» стадионында 1990 елның маенда хорват һәм серб фанатлары оештырган коточкыч канлы бәрелеш Хорватиядә сугыш башлануга этәргеч бирә. Нәтиҗәдә, 20 меңгә якын кеше үлә.
Күңелсез исемлекне 2001 елда Гана чемпионаты матчларының берсендә 127 кешенең үлеменә китергән фаҗига, 1964 елда Лима шәһәрендә Перу һәм Аргентина командалары очрашуы вакытында 318 кешенең һәлак булуы белән тәмамланган фанатлар сугышы дәвам итә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading