16+

 “Ак Барс” Гагарин кубогы өчен көрәшә башлады

Икенче ел рәттән “Ак Барс” КХЛның даими чемпионат җиңүчесенә бирелә торган Континент кубогын яулый алмады. “Ак Барс” даими чемпионатка Казанда ЦСКага оттырып (0:1) нокта куйды.

 “Ак Барс” Гагарин кубогы өчен көрәшә башлады

Икенче ел рәттән “Ак Барс” КХЛның даими чемпионат җиңүчесенә бирелә торган Континент кубогын яулый алмады. “Ак Барс” даими чемпионатка Казанда ЦСКага оттырып (0:1) нокта куйды.

ЦСКА Континент кубогын үз тарихында һәм соңгы җиде ел эчендә 6нчы тапкыр яулады.

16 җиңү җитми

“Кызганыч, әлегә Континент кубогын яулый алмадык. Әмма иң кызыгы башлана гына”, – дип бәя бирде “Ак Барс”ның баш тренер Дмитрий Квартальнов әлеге җиңелүдән соң. Әмма “Ак Барс”ның соңгы 5 уенның 4сендә оттыруын исәпкә алсак, кызык көтеп тә, кызганыч хәлдә калуыбыз да ихтимал. Моны җитәкчелек тә яхшы аңлый.

– Сез – безнең команда, сез – җиңүчеләр. Нидер без теләгәнчә барып чыкмаса да – сезнең белән. Җиңелсәк – бергә еларбыз, әмма, әлбәттә, бергә шатланасы иде, – дип фатиха бирде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хоккейчыларга плей-офф алдыннан. – Чемпионатны лаеклы уздык, теләк булганда теләсә кайсы команданы да җиңә алабыз.

Әлеге очрашуның Президентның туган көнендә – 1 мартта узуы да игътибарга лаек. Хоккейчылар Миңнехановка “Мин яратам сине, Татарстан” дип язылган кием дә бүләк иттеләр. Плей-офф уеннарына хоккейчылар үзләре дә нәкъ менә шундый киемнән киләчәк икән.

– Тулы бәхет өчен 16 гына җиңү җитми, – диде клуб президенты Наил Мәганов җавап сүзе алып, Гагарин кубогын яулауның төп максат икәнлегенә ишарәләп. – Плей-офф – республика өчен бу чордагы иң зур бәйрәм. Халыкка бәйрәм рухын кайтарырга кирәк.

Данис, Данис син кайда?

Соңгы уеннарда команда капитаны Данис Зариповны күреп булмады. Җиңелүләрне бозда әйдаман хоккейчы булмау белән дә бәйләп аңлатучылар булды.

– Үземне яхшы хис итәм, – дип сөендерде Данис плей-офф алдыннан матбугат вәкилләре өчен уздырылган ачык күнегүләр вакытында. – Бераз гына җәрәхәтем бар иде, ял бирделәр, барысы да артта калды. Плей-офф алдыннан команданың җиңелүләреме? Дөресен әйтим, берни борчымый. Яхшы көндәшләр белән уйнадык. Аларга плей-оффка эләгергә кирәк иде. Җитешсезлекләребезне беләбез. Бары тик алга!

...“Ак Барс” плей-оффның беренче раундында Көнчыгыш конференциядә 8нче урында урнашкан “Торпедо” командасы белән очраша. Данис Зарипов көндәшенә җитди карарга чакыра.

– “Торпедо” тәвәккәл адымнар ясарга ярата һәм бу уңай нәтиҗә дә бирә. Әмма плей-офф – башка уен. Көндәшне өйрәндек. Үзебезнең план бар, – диде Данис.

Данис Зариповны әле 3 март көнне үк бозда күрмәвебез дә бар. “Атна дәвамында беренче тапкыр бозга чыкты. Әзер булу белән уйнаячак”, – диде аның турында команданың баш тренеры Дмитрий Квартальнов.

“Беренче раунда әзербез”

“Ак Барс”ның баш тренеры командасының әзерлегенә тамчы да шик белдерми булып чыкты.

– Команда яхшы әзерлектә. Моңа сезон дәвамында килдек. Без беренче раундка әзер, – диде Дмитрий Квартальнов. – “Торпедо” составында һөҗүмдә һәм сакта да креатив уенчылар җитәрлек. Иң мөһиме – көндәшне дөрес бәяләү. Көндәшләр – бик яхшы команда.

Баш тренер сүзләренчә, соңгы уеннардагы начар нәтиҗәләргә артык игътибар итмәскә кирәк. Хәтта аны командасының һәр унынчы уен саен (сезон дәвамында 6 матч!) гол кертә алмавы да артык борчымый булып чыкты. Гәрчә ЦСКА һәм “Авангард” кебек командаларның “коры” матчы бердән дә артмаган.

– Аклану түгел, әмма соңгы уеннарда плей-оффка әзерләндек. Әмма барысы да артта, яңа турнир башлана, анда инде барысы да башкача булачак, – ди Квартальнов.

Баш тренер тагын бер серне ачты: беренче уенда капканы Адам Рейдеборн саклаячак. Аннарымы? Анысын күз күрер...

Көнбатыш конференция:

ЦСКА-“Спартак”

СКА-“Динамо” (Минск)

“Динамо” (Мәскәү)-“Северсталь”

“Локомотив”-“Йокерит”.

Көнчыгыш конференция:

“Ак Барс”–“Торпедо”

* “Авангард”-“Автомобилист”

“Металлург”-“Барыс”

“Салават Юлаев”- “Трактор” *

“Ак Барс”-“Торпедо” командалары арасында уеннар 3, 5, кирәк булса 11 һәм 15 мартта Казанда уза. Түбән Новгородта уеннар 7, 9 һәм кирәк булса 13 мартка билгеләнгән. 

Белеп тору артык булмас Даими чемпионаты нәтиҗәләре буенча, “Татнефть” системасындагы барлык командалар да плей-оффка чыкты. “Ак Барс” – КХЛның Көнчыгыш конференциясе җиңүчесе. Әлмәтнең “Нефтяник” командасы

Югары лига чемпионатын 2нче урында төгәлләде, Казанның “Барс”лары шул ук лигада 10нчы булды. Яшьләр хоккей лигасында “Ирбис” (Казан) белән “Спутник” (Әлмәт) командалары да плей-оффта уйнаячак – Харламов кубогы өчен көч сынашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X