Шәһри Казан

«Ак барс» җиңеп кайтты

Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы матчында «Ак Барс» Мытищида кунакта булды. Ярославльдә җиңелгәннән соң, «барс»ларга, җанатарлары күзенә туры карар өчен, бары тик җиңү генә кирәклеге көн кебек ачык иде. Шөкер, бу матчта алар көтелгән җиңүгә ирештеләр - «Атлант»ны 2:1 исәбе белән оттылар.

Алдагы матчлар белән чагыштырганда, казанлылар составында өч алыштыру булган иде. Янне Песоненны - Денис Голубев, Николай Беловны Александр Осипов алыштырса, капка саклау эше Эмиль Гариповка тапшырылды. Беренче периодта бер капкага да алка кертелмәде, ә икенче периодта, «барс»ларның күпсанлы җанатарларын хәвефкә салып, «Атлант» казанлылар капкасына алка очырды. «Атлант» капкасына җавап алкасы исә өченче периодта гына кертелде әле. Уен өчен бирелгән төп вакыт, шулай итеп, уртак исәпкә - 1:1гә тәмамланды. Кем җиңәчәген овертайм хәл итәргә тиеш иде. Матчтагы «Ак барс»ларга җиңү китергән алканы каршы як капкасына Илья Никулин кертте. Узган матчтагы уены өчен күп тәнкыйть эләккән уенчының бу матчтагы гамәлләре, ахыр чиктә җиңү китергән алкасы белән, үзен тулысынча аклады дияргә кирәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: